Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда социологик тикшеренү: 2017 елдан соң тел мәсьәләсендә нәрсә үзгәргән


Cоциология фәннәре кандидаты Лилия Низамова
Cоциология фәннәре кандидаты Лилия Низамова

Татарстанда һәм Казанда телнең гамәли кулланылышы, мәктәптә татар телен өйрәнүгә мөнәсәбәтнең ничек үзгәрүе, башка республикалар белән чагыштырганда Татарстандагы вазгыятьнең нинди булуы һәм башкалар турында әлеге мәсьәләләрне өйрәнүче социолог белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

Татарстанда татарларга бәйле төрле социологик тикшеренүләр даими уздырыла. Телгә мөнәсәбәт, аның кулланылышы, укытылуы, диндарлык, хәтта миграция белән бәйле аспектлар да өйрәнелә. Казан федераль университетының гомум һәм этник социология кафедрасы доценты, социология фәннәре кандидаты Лилия Низамова белән әнә шундый тикшеренүләр, татарларның үсеш потенциалы хакында сөйләштек.

— Лилия ханым, Татарстанда татар теле кулланылышы турында социологик тикшеренүләр еш уздырыламы?

— 1990нчы еллардан бирле бу темага тикшеренүләр социологлар, филологлар, политологлар тарафыннан даими үткәрелә. Мәсәлән, Ләйсән Мөхәрләмованың милли мәктәпләр турында хезмәте бар. Шул ук 1990нчы елларда шәһәрдә татар гимназияләре ачыла башлагач, галимә ул тәҗрибәне үз монографиясендә язып чыкты. 2012 елда тел, милләт, миграция темасына булган зур социологик тикшеренүдә дә татар теле шуның бер өлеше буларак өйрәнелде, 2013 елда "Этничность, религиозность и миграция в современном Татарстане" дигән китап та басылды. 2018 елга кадәр Тарих институтының Этносоциологик тикшеренүләр бүлеге Татарстандагы дәүләт телләре турында өч китап бастырды. Анда да татар теле турында күп мәгълүмат бар. Без Татарстаннан читтә генә татар теле белән бәйле вазгыятьне күзаллый алмыйбыз, бу эштә азмы-күпме җанисәп мәгълүматларыннан гына фикер йөртеп була.

— Сез дә 2018 елда Татарстанда татар теле кулланылышы турында социологик сораштыру уздыргансыз. Бу сораштыру кайда, ничек оештырылды? Авылларга да игътибар иттегезме?

— Без ул социологик тикшеренүне, 2018 елның җәендә, Фольксваген фәнни фондыннан алынган грант хисабына үткәрдек. Яшәгән урыннарында, фатирларда 2000 кеше сораштырылды. Бу кешеләр Татарстанның микромоделе нигезендә сайлап алына. Мәсәлән, безнең республикадагы халыкның өчтән бере Казанда яши, тагын 25 процент өлеше авылларга туры килә, калганы башка шәһәрләрдә көн итә. Шундый ук микромодель кешеләрнең яшенә, җенесенә, белеменә карап та төзелә һәм шулардан чыгып, билгеле бер сайлап алу шартларына туры килгән кадәр кешеләрдән сораштыру уздырыла. Казанда без – 666 кешене сораштырдык. Татарстанның 13 районындагы авылларны алып, аларда 486 кешедән сорау алынды. Калганы Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм башка эреле-ваклы шәһәрләргә туры килде.

— Бу социологик тикшеренүнең нәтиҗәләре нинди булды? Аеруча игътибарыгызны җәлеп иткән яки гаҗәпләндергән саннарны атый аласызмы?

— 2017 елдагы вакыйгалардан соң, мәктәпләрдә татар теле ата-ананың гаризасы белән укытыла башлагач, җәмгыятьнең моңа карата фикерен өйрәнү мөһим иде. Анкетага 70 сорау тупладык. Мәсәлән, телне гаиләдәге тәрбия һәм ата-ана көче белән генә саклап калып буламы, дигән сорауга күпчелек "әйе", ягъни саклап калып була дип җавап бирде. Югыйсә, күпчелек экспертлар гаиләдә генә телне саклап калып булмый дип әйтә.

Балаларыгыз нинди телдә сөйләшүен телисез, дигән сорау да бар иде. Балаларының урыс һәм татар телендә тигез дәрәҗәдә сөйләшүен теләүче татарлар саны – 67 процент, ә урысларныкы – 21 процент. 75 процент урыслар балаларының күбрәк урысча аралашуын тели.

Балаларыгызның нинди телдә белем алуын телисез, дигән сорауга җаваплар да кызыклы. Татарча да, урысча да тигез дәрәҗәдә дип әйтүче татарлар саны 62 процент булса, шундый ук җавап бирүче урыслар 18 процент булды. 80 урыслар һәм 18 процент татарлар баласының урысча гына укуын тели.

Татарстанда тел мәсьәләсендә низаг барлыгы белән килешәсезме, дигән сорауга 70 процент урыслар һәм 63 процент татарлар "юк, килешмим" дип җавап бирде.

Укыту өлкәсендә булган үзгәрешләр милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләргә йогынты ясаячакмы, дигән сорауга да күпчелек "йогынты ясамаячак" дип җавап бирде.

Тикшеренү нәтиҗәләре буларак тагын шуны да әйтергә мөмкин: тел проблемы безнең халык өчен беренчел түгел. Кешеләрне бәяләр үсүе, эш табу мөмкинлеге, коррупция, тормыш шартларын ничектер яхшырту мәсьәләсе борчый. Шулар арасында тел проблемы өченче-дүртенче планга гына куела.

— Мәктәпләрдә мәҗбүри рәвештә татар телен укыту турында да сорадыгызмы?

Федераль үзәк сәясәтендәге үзгәрешләр урысларның фикеренә зур йогынты ясавын күрергә мөмкин
— Әйе, андый сорау да бар иде. Без 2012 елдагы сораштыруда да, бар укучыларның мәҗбүри рәвештә татар телен өйрәнүенә ничек карыйсыз, дип сораган идек. Ул вакытта Татарстан халкының 70 проценты, хәтта урысларның да күпчелеге мәктәпләрдә мәҗбүри рәвештә татар телен укыту яклы иде. Ә менә 2018 елда вазгыять үзгәрде. Әйе, татарларның күпчелеге татар телен укыту яклы, ә менә урысларның күпчелеге хәзер моңа каршы булып чыкты. Федераль үзәк сәясәтендәге үзгәрешләр урысларның фикеренә зур йогынты ясавын күрергә мөмкин. 2018 елгы сораштыруда, урта мәктәптә аерым фән буларак татар телен өйрәнү кирәкме, дип сорадык. Моңа 78 процент татарлар әйе дип җавап бирде, урысларның 38 проценты гына моның белән ризалашты.

— Кемдер Казанда татарча сөйләшүчеләр саны артты дип исәпли, ә кемдер, киресенчә, татарларга тел мохите калмады, дип саный. Социологлар фикеренчә, фәнни яссылыктан караганда, бу ничек?

— Социологларның да фикере төрле булырга мөмкин, нинди тикшеренү алымы һәм аның кайда, ни рәвешле үткәрелүенә карап та саннар үзгәрә бит. Әгәр шәхси фикеремне срыйсыз икән, Казанда – 48 процент урыс, 47 процент татар яшәвен беләбез. Татарларның да күп өлеше хәзер урысча сөйләшә, ягъни урыс телле татар. Шуңа күрә бүгенге Казан – күбрәк урыс телле шәһәр. Биредә авыллардагы кебек саф татарча гына сөйләшеп булырдай урыннар аз. Мәктәпләр дә күбесенчә урыс телле, киңкүләм мәгълүмат чаралары да күбрәк шул телдә. Ә менә урамда 1970-80нче еллар белән чагыштырганда татар телен күпкә ешрак ишетергә була – анысы хак. Кешеләр үзара оялмыйча, курыкмыйча аралаша, ә кайчандыр татар теленең дәрәҗәсе түбән иде, модернизация һәм заманчалык урыс теле аша гына мөмкин, ә татар теле ул авыл теле генә кебек тоелды. Бүген ул караш югалды. Мөгаен, бу Татарстанның дәрәҗәсе арту белән дә бәйледер. Сораштыруда, фокус-төркемнәрдә катнашучылар да Татарстанның соңгы дистә елларда динамик рәвештә үсүче төбәк булуын таныды, һәм бу да, читтән булса да, татар теленең дәрәҗәсе үсүгә китерәдер.

— Казан урамнарында татар теле ничек еш кулланыла, күпме кеше татарча гына аралаша, бәлки, бу хакта да саннар бардыр?

Казанда һәр 5-7 аралашу очрагының берсендә татарча сөйләшәләр

— Без урамда, эштә, туганнар арасында кайсы телнең күпме кулланылуын аерым өйрәндек. Уртача алганда, Казанда һәр 5-7 аралашу очрагының берсендә татарча сөйләшәләр. Күбрәк урыс теле кулланыла, соңгы елларда билингвизм киң җәелә. Татарлар үзара 60 процент очракта татарча гына сөйләшә. Урыслар арасына килеп эләккәндә, татарларның дүрттән өч өлеше урысчага күчә. Игътибарга лаек тагын бер күрсәткеч – һәр бишенче татар инде туган теле дип бер телне генә түгел, ә ике телне күрсәтә.

— Татарстан авыллары буйлап йөргәндә күрергә мөмкин – анда татар балалары да үзара урысча сөйләшә. Моның сәбәпләре өйрәнелмәдеме? Бу вазгыятьне ничек тә булса үзгәртеп буламы?

— Без татар авылында фокус-төркем туплап аралашкан идек, анда да авыл халкы балаларының урысча сөйләшүе турында әйтте. Мөгаен, бу безнең күбрәк урыс телле җәмгыятьтә яшәвебездән торадыр. Киңкүләм мәгълүмат чаралары, интернет, телевидение урысча контент белән тулы. Шулай ук ата-аналар баласының бердәм дәүләт имтиханын урысча тапшырырга тиешлеген дә аңлый, бу имтиханнан аның югары уку йортына керү мөмкинлеге, ягъни тулаем киләчәге гыйбарәт. Социологик сораштыру күрсәтә – барлык ата-аналар да баласының урысча белүе кирәк дип исәпли. Менә шуңа урыс теленең куллану даирәсе киңәя дә.

— Бу күренешне ничек тә булса татар теле файдасына үзгәртеп буламы?

Ә монда калу өчен, республика үсәргә һәм замана белән бергә атларга тиеш

— Бу бит инде соңгы берничә дистә елда куела торган сорау. Мәдәният белгечләре татарча кызыклы контент кирәк дип әйтә, бәлки, шуны күздә тотып "Шаян ТВ" каналын булдырганнардыр да. Шул юнәлештә алга таба да эшне дәвам итәргә кирәк: кызыклы спектакльләр чыгарырга, рәсемле, төсле китапларны күбрәк бастырырга... Әйткәнемчә, республиканың икътисади, социаль үсеше дә телнең популярлашуына китерә. Әгәр балалар үз киләчәген Татарстанда күрә икән, ул аңа кытай яки француз телен түгел, ә нәкъ менә татар телен өйрәнү өчен этәргеч булачак. Ә монда калу өчен, республика үсәргә һәм замана белән бергә атларга тиеш. Аңлыйсыздыр, монда җиңел генә нәрсәдер тәкъдим итеп тә булмый, югыйсә, тел үсеше програмнары кабул ителмәс, комиссияләр төзелмәс иде.

— Лилия ханым, 2017 елдагы вакыйгалар татар телендә сөйләшүчеләрнең артуына китердеме? Татар теле мәктәпләрдән куып чыгарылгач, гариза язып кына укытуга калдырылгач, бәлки, халыкта милли үзаң уянгандыр?

— Зур саннарда без моны сизмәдек. Әйе, татар теле гариза язып кына укытыла башлагач, хәтта урыс теллеләр дә бу мөмкинлек белән күбрәк кызыксына башлаган дигәнне ишетергә туры килде, әмма безнең социологик тикшеренүләрдә бу күренмәде. Шуңа күрә мин икътисади проблемнарның беренче урында торуы турында әйттем дә инде. Кешеләр кайда, ничек акча эшләп булуы турында уйлый, ипотека-кредитны ничек ябарга дип борчыла. Татарстанда татар теле тыелмаган бит, теләгән кеше сөйләшә ала, матбугат чаралары да бар, өйрәнергә теләүчеләр өйрәнә. Татар теле курсларына йөрүчеләр дә күп булды дип беләм.

— Мәктәптә баласына туган тел итеп татар телен сайлаучы ата-аналар саны елдан-ел кими, бу хакта күптән түгел Казанда узган халыкара конференциядә дә сөйләштеләр. Шул ук конференциядә үлә баручы халыклар, мәсәлән, 82 кеше генә калган таз халкы хакында да сүз булды. Федераль үзәк тарафыннан кече халыкларга басым ясалганда, алар ниндидер фольклор җыеннар дәрәҗәсенә генә калдырылганда, татар теленең ниндидер үсеш мөмкинлеге бар дип саныйсызмы? Моңа ирешү өчен ниндидер чаралар күреп буламы?

Күрше республикалар да милләт, тел өлкәсендәге инициативалары белән активрак чыгыш ясаса, безнең үсеш потенциалы артыр иде

— Бу хәтта Татар телен үстерү комиссиясе өчен дә авыр, җитди сорау. Кызганыч, шушы ук проблем башка милли республикаларга да хас. Өстәвенә, башка төбәк мәктәпләрендә Русия халыклары телләрен алай сайлап өйрәнү мөмкинлеге бөтенләй булмаска мөмкин, шуңа бездә әле Идел буе төбәкләрендәге башка халыклар – мари, удмурт, мукшы, ерзя белән чагыштырганда вазгыять уңайрак. Әлбәттә, бу очракта республикалар гына түгел, ә федераль хакимият тә, этник мәдәни төрлелекне саклау, ягъни Русия халыкларын саклау юнәлешендә эш алып барса, яхшырак булыр иде. Миңа калса, күрше республикалар да милләт, тел өлкәсендәге инициативалары белән активрак чыгыш ясаса, безнең үсеш потенциалы артыр иде. Аннан соң, мин татарларны фольклор дәрәҗәсенә калучы халык буларак күрмим. Татарстан 2020 елда татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен дә федераль исемлеккә кертүгә иреште. Бүген Русия халыклары арасында 18 халык кына үз телендә ниндидер дәреслекләре булу белән мактана ала һәм Татарстан – алар арасында лидерларның берсе. Минемчә, башка республикаларда туган телләргә карата менә шундый энергия җитеп бетми, әгәр алар да Татарстан дәрәҗәсендә үз сүзен әйтә алса, күпкә яхшырак булыр иде.

— Инде җирле халык белән эшләгән кеше буларак әйтә аласызмы, бүген Татар телен үстерү комиссиясе эшчәнлегендә нәрсә җитми?

— Дөресен әйткәндә, ул комиссиянең эшен начар беләм. Ул әле бер ел элек кенә эшкә кереште, һәм эш стратегиясе дә яңа формалашып кына килә. Тел өлкәсендәге эш нәтиҗәләре тиз генә күренми, бу бик акрын формалаша торган өлкә. Социолог буларак, мин аларга тел вазгыятенә ничек бар – шулай карарга, объектив мониторинг алып барырга гына киңәш итә алам. Нәрсәнедер тартмый-сузмый бәяләргә, дөрес диагноз куярга һәм шуннан чыгып эш йөртергә кирәк.

— Ничек уйлыйсыз, Татарстан өчен Каталония, Квебек, Шотландия кебек дәүләтләрнең кайсының үсеш юлы кулайрак булыр иде?

— Аларның берсе дә аерым дәүләт түгел бит, алар йә автономия, йә федератив дәүләттәге провинция. Әлбәттә, 1990нчы елларда, хәтта 2000нче еллар башында да бу илләрнең тәҗрибәсе бик тирән өйрәнелде. Монда да ул илләрдән белгечләр килеп, үзләрендәге шартлар турында сөйләде. Минемчә, аларның берсе дә бүгенге Русия өчен үрнәк мисал була алмый. Русиянең үз тарихы. Татарстан үз автономиясен алган һәм шуның белән дәүләтчелеген кайтарган үзенчәлекле совет чоры гына да ни тора? Шуңа күрә, мин Русия, Татарстанның үз юлы дип исәплим.

— Телгә алынган төбәкләрне чагыштырып та була, чөнки алар Татарстан кебек үк башка бер ил эчендә яши, әмма аларда милли яктан бөтенләй башка шартлар. Ә бездә татарларны кысу килеп чыга.

— Квебекта Канада федерациясеннән чыгу турындагы референдум ике тапкыр үткәрелде һәм бу мәсьәлә берәр процент тавыш аермасы белән генә хәл ителде. Шундый ук хәл Шотландия белән Британия арасында да булды. Минем бик дәрәҗәле Көнбатыш теоретикларын укыганым бар. Алар бер демократик дәүләтнең икенче демократик дәүләттән чыгып ике демократик дәүләт барлыкка килүеннән бернинди проблем юк, дип язса да, тормышта моның бик авыр һәм җитди процесс булуын күрәбез. Минемчә, Русиягә федератив дәүләт буларак, ә Татарстанга аның автономиясе буларак үсәргә кирәк. Әлбәттә, төбәктәге мәсьәләләрне чишәрлек һәм милләт, тел ягыннан проблемнарны хәл итәрлек дәрәҗәдә вәкаләтләребез булса, яхшырак булыр иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG