Accessibility links

Кайнар хәбәр

Академик Роберт Нигъмәтуллин: "Безнең республика җитәкчеләре Путиннан курка"


Роберт Нигъмәтуллин
Роберт Нигъмәтуллин

Академик Роберт Нигъмәтуллин Азатлыкка ике телле Бердәм дәүләт имтиханы, җанисәп, Миңнеханов белән Шәймиевнең милли мәсьәләләрне күтәрергә куркуы һәм илдәге авторитар режим хөкем сөрүе турында сөйләде.

2 март Русия фәннәр академиясе президиумында Русия халыкларының туган телләрен саклауга багышланган утырыш узды. Очрашуда Океанны өйрәнү институтының фәнни җитәкчесе, академик Роберт Нигъмәтуллин федераль үзәкне туган телләрне укытуда алып барган сәясәтен тәнкыйтьләп чыкты. Ул Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) ике телдә тапшыру хокукы бирергә тәкъдим итте. Әлеге фикер милли җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты.

Ике телле БДИның тормышка ашуына академик үзе ышанамы? Русиянең милли сәясәтенә аның мөнәсәбәте нинди? Ни өчен ул Башкортстанда татар теленә дәүләт статусын бирүгә каршы? Татарстан белән Башкортстан җитәкчеләренә нәрсәдә кыюлык җитми дип саный ул? Азатлык академик Роберт Нигъмәтуллин белән әңгәмә корды.

"Телне саклар өчен көчләп укытырга кирәк"

— Милли мәктәпне тәмамлаган баланың БДИны ике телдә бирү мөмкинлеге булырга тиеш, дип башлады сүзен Нигъмәтуллин. – Сорауларның 60 проценты рус теле һәм әдәбиятыннан, 40 проценты – татар теле һәм әдәбиятыннан булырга тиеш. Хәзер кешеләр үз балаларын татар мәктәбенә җибәрергә курка, чөнки имтиханда балларны аз җыяр дип уйлый. Шуңа күрә урыс мәктәбенә бирүне кулай күрә. Хәзер бөтен авыллар Мәскәү каналларын карый. Бу да телгә ихтыяҗны киметә. Ә аны саклар өчен халыкны көчләп укытырга кирәк. Көчләп укытмасаң, урыс теле дә бетә. Халык азына, ул болай да ялкау. Минем тәкъдим беркемнең хокукын кысрыкламый. Ә милли мәктәпне тәмамлаган бала тиешле баллар белән уку йортына укырга керә алачак.

— Ләкин Русия фәннәр академиясе галимнәре, әйтик, Этнология инстиуты мөдире Валерий Тишков сезнең фикерне өнәп бетермәде кебек. Шунлыктан ике телле БДИ тәкъдиме Русия президенты хакимиятенә юлланган резолюциягә дә кертелмәде. Ни өчен сезнең фикерне исәпкә алмадылар дип уйлыйсыз?

Ике телле кеше бер теллегә караганда акыллырак

— Алар миңа тәкъдимне җибәрергә куштылар. Мин Тишковка ике тәкъдим юлладым. Беренчесе аның фәнни урыс теленә кагыла. Икенче тәкъдим – ике телле БДИ. Ягъни урыс-татар, урыс-башкорт БДИсын гамәлгә ашыру. Хәзер урыс телен укырга кирәк инде, ансыз булмый. Ләкин ике телле кеше бер теллегә караганда акыллырак. Милли мәктәпне тәмамлаган кешеләр 30 яшьтә урыс телен яхшырак та белә башлый. Татарлар өчен урыс теле проблем түгел. Шуңа хәзер үзебезнең телне белергә, аны яхшылап укытырга кирәк, бигрәк тә, авылларда. Халыкка урыс телен укытмасалар, ул аны да онытачак. Безнең университетта журналистика факультеты деканы телне яхшы укытмыйлар дип елый. Бу тулы бер проблем. Моның өчен кешене көчләп укытырга кирәк.

— Сез хәзер көчләп укытырга кирәк дисез. Ләкин Путинның милли телләрне мәҗбүри укытуны тыюын 2018 елда сез хуплап чыктыгыз. Ни өчен? Бу бит сез әйткән милли мәгарифне юкка чыгара.

— Ихтыяри-мәҗбүри инде. Әгәр халык татар телен укырга теләмәсә, ничек көчләп өйрәтәсең? Моның өчен тәрбияләргә кирәк. Татарстанда ике телле хезмәткәрләргә өстәмә хезмәт хакы түләнергә тиеш. Аеруча, бу түрәләргә кагыла. Ике телле түрә өстенлеккә ия. Туган телләрне өйрәнүдә ярдәм чаралары булдырылырга тиеш. Ихтыяри гына булса, бала мәктәптә бөтенләй укымаячак.

Туган телләрне укыту: мәҗбүридән — ихтыярига

Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң кискенләште. Аңарчы күп кенә милли республикада дәүләт телләре мәктәптә мәҗбүри укытылып килде. Мәҗбүри дәресләргә каршы чыгучылар балалары урыс телен тиешле күләмдә өйрәнми дип зарланды.

2017 елның көзендә Русия прокуратурасы милли республикаларда мәктәпләрне тикшерә башлады, мәктәп мөдирләре белән аерым сөйләшүләр үткәрде. Шуннан соң милли телләр ихтыяри, бары тик "туган тел" дәресе кысаларында гына укытыла башлады.

2017 елның 29 ноябрендә Татарстан Дәүләт шурасы да татар теле дәресләрен мәҗбүри укытудан туктатты.

2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыри укыту турында канун өлгесе тәкъдим ителде. Туган телләр ихтыяри укытыла башлады, республикаларның дәүләт телләрен укыту мәсьәләсе ачыкланмыйча калды.​

Безнең халык пассионарлыкны югалтты. Хәзер көчләп укытуга китерә торган чаралар эшләү зарур. Мин утырыш вакытында Дагыстанда туып үсеп, балаларының туган телен белмәүләрен әйткән Магомедовны (Магомедсалам Магомедов – Русия президенты хакимияте җитәкчесе урынбасары – ред.) тәнкыйтьләдем. Ул оялмыйча шулай диде бит. Аннары Магомедов миңа шалтыратып, мин юк вакытта ник тәнкыйтьлисез, сезнең үзегезнең балаларыгыз да татарча белмидер диде. Мин әйтәм: без өйдә татарча сөйләшәбез. Оныкларым бар.

— Оныкларыгыз татарча беләме?

— Минем ике оныгым бар. Улым Таһирның иптәше татар. Кызымның ире башка милләттән. Ләкин кызым барыбер балаларын татар теленә өйрәтергә җыена. Әтиләре урысча сөйләшә, шуңа кыенрак. Милләтне саклар өчен үз милләт кешесенә өйләнергә кирәк. Ассимиляция бара инде ул.

"Миңнехановка, Шәймиевкә әйттем, ләкин бернәрсә эшләмәделәр"

— БДИны башка телләрдә бирү хокукы булмау – Русиянең махсус сәясәте кебек тоелмыймы? Аңа каршы ничек кенә көрәшеп карамадылар, хәтта Страсбург мәхкәмәсенә кадәр барып җиттеләр, ләкин нәтиҗәсе булмады. Сез, чыннан да, БДИны башка телләрдә тапшыру хокукы бирелер дип ышанасызмы?

— Моны оештырып була дип саныйм. Русия фәннәр академиясе президиумында Сергеев та (Александр Сергеев – Русия фәннәр академиясе президенты – ред.) хуплады. Магомедов та соңрак бу идеяне өйрәник диде. Тишков та резолюциягә кертәбез дип әйтте. Мин бу турыда Башкортстан президентлары Мортаза Рәхимовка да, Рөстәм Хәмитовка, Татарстан президентлары Рөстәм Миңнеханов белән Миңтимер Шәймиевкә дә әйткәнем булды. "Әйе, әйе", диделәр дә бернәрсә эшләмәделәр. Ә Русия фәннәр академиясендә бу тәкъдимне хупладылар.

— Ә Рөстәм Миңнехановка кайчан әйттегез?

— Мин бу фикерне өч-дүрт ел элегрәк Татар конгрессы корылтаенда җиткердем. Мин Путин белән сөйләшә алмыйм бит.

— Алар Путин каршында бу мәсьәләне күтәрергә куркамы?

— Бу мәсьәлә турында Путин белән сөйләшергә кирәк. Милли республика җитәкчеләре әлеге фикерне җиткерсә, ул аңлар. Путин татарларга яхшы карый. Шуңа бу мәсьәлә җитәкчеләрдән тора. Ике телле БДИны да ихтыяри эшләргә тәкъдим итәбез бит. Бала үзе сайлап алсын.

— Русия президенты хакимияте эшли торган телләр концепциясеннән нәрсә өмет итәсез?

Путин мәгариф, сәламәтлек саклау, икътисадта берни аңламый

— Мин тәкъдим иткәч, ниндидер өмет бар инде. Чөнки минем фикерләр беркемгә дә каршы килми. Путинга тиешенчә аңлатсаң, ул килешәчәк. Мин моңа ышанам. Ул шовинист түгел. Аның башка проблемнары җитәрлек. Ул мәгариф, сәламәтлек саклау, икътисадта берни аңламый. Ә безнең милли республика җитәкчеләре аңардан курка. Корылтайда мин татарча сөйләсәм дә, Русия фәннәр академиясендә генә хуплау таптым. Шалтырата башладылар, сорашалар, җитмәсә, Тишков та хуплады.

"Һуманитар фәннәрдән татарга уку йорты ачарга мөмкин"

— Соңгы 30 елда милли җәмәгатьчелек татарга үз университеты кирәк дип саный. Моны хуплыйсызмы?

— Анысын белмим инде. Физика, химияне татарча укытып булмый. Аны урыс һәм инглиз телендә өйрәтергә кирәк. Ә филология, тарих һәм башка һуманитар фәннәр буенча уку йорты ачарга мөмкин. Бәлки чыннан да бу юнәлештә эш көчәер иде.

— БДИны татарча биреп булмый, дәүләт теле саналган татар теле ихтыяри укытыла, милли компонент бетерелде, милли университет төзелмәде. Бу вазгыятькә карасаң, Русиядә милли сәясәт урыслаштыруга корылган кебек хис калмыймы?

— Урыслаштыру бара инде. Аннан качып булмый. Урыслар – зур халык, аларның психологиясе шундый. Аеруча, түрәләр барыннан да курка. Алар милләт телен югалтса, интернационал килеп чыга дип уйлый. Барып чыкмый ул. Менә шундый кешеләрдән экстремистлар барлыкка килә. Үз телен белми, өйдә урысча сөйләшә, хатыны марҗа... Мин Уфада эшләгәндә башкорт галимнәре урысларга башкорт телен көчләп укыттырырга кирәк дип сөйли иде. Син башта хатыныңны һәм балаларыңны өйрәт, аннары урысларга тотын, дип әйтә идем. Бүген Русиядә күп теллелек юкка чыгып бара, ул бер телле дәүләткә әйләнә. Бу бик примитив алым.

"Башкортстанда татар теленә дәүләт статусы кирәкми"

— Җанисәп алдыннан татар-башкорт арасында кызу бәхәсләр булып тора. Башкортстанда татар телен "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" дип игълан итүчеләр бар. Сез 13 ел Башкортстанда эшләгән, 9 ел Башкортстан фәннәр академиясен җитәкләгән кеше буларак, бу процессларны күзәтеп барасызмы һәм, гомумән, ничек бәялисез?

Татар булмаса башкорт булмый, башкорт булмаса татар булмый

— Башкортстанның төньяк-көнбатышындагы башкортларының теле — татар теле. Алар үзләре башкорт дип языла, ләкин безнең телдә сөйләшәләр. Рәсми башкорт телен керткәндә аны мөмкин кадәр татар теленнән читләштергәннәр. Чын башкорт телендә Башкортстанның көньяк-көнчыгышында гына сөйләшәләр. Башкорт белән татар теленең аермасы фонетикада гына бар, ә чынлыкта бернинди аерма да юк. Мордваларда мукшы һәм эрзяларның телләре бөтенләй башка. Барыбер мордва саналалар. Татар белән башкортка сугышырга кирәкми. Язсалар язсыннар. Без бит башкорт булса да, аның татарга якын булуын беләбез. Мин татар булмаса башкорт булмый, башкорт булмаса татар булмый дип әйтәм.

— Башкортстанның төньяк-көнбатышында яшәүче башкортларның теле татар телеме, әллә башкортмы?

— Аларның телләре безнең татар теленә бик якын. Башкорт теле кафедрасы мөдире Вәлиуллин бар иде. Ул инде вафат. Аның башкорт теле миңа бик ошый иде. Ул фәннәр докторы, профессор. Мин бервакыт аны үземә чакырдым. Ул миңа Казанда яклаган докторлык диссертациясен күрсәтә. Темасы – башкорт теленең модаль категориясе. Ул башкорт теле татар теленнән берничек тә аерылмый диде. Акыллы кеше булса, барысын да аңлый. Аңгыра кеше аңламый, бәхәс башлана. Без — бер халык, каршылыклар тудырырга кирәкми.

— Башкортстанда татар теленә дәүләт статусын бирү киеренкелекне киметерме?

— Юк, киресенчә, бу киеренкелекне тудыра гына. Мин бу проблемны өйрәндем. Башкорт фәннәр академиясе президенты, шул ук вакытта Русия фәннәр академиясенең Уфа үзәге җитәкчесе булып тордым. 1996 елда башкорт телен дәүләт теле буларак кабул иткәндә, Мортаза (Мортаза Рәхимов – Башкортстан президенты (1993-2010) – ред.) миңа төнлә шалтыратты. Сез генә башкорт телен яклый аласыз ди. Татар кешесенә әйтә. Шунда мин татар теленә дәүләт статусы кирәкми дип әйттем. Башкортларның ачуын чыгарырга кирәкми. Гомумән, Русиядә бөтен телләр дә дәүләт статусында булырга, дәүләт аларны танырга тиеш. Бу минем шәхси карашым. Ә башкортлар татар теленнән курка. Безнең телләр кулланылышы болай да тар өлкәдә генә калды. Бу мәсьәләдә аларга юл бирергә кирәк. Әйе, татар телле мәктәпләр булырга тиеш. Иң мөһиме – БДИны ике телдә тапшыруны тормышка ашырырга кирәк.

— Ә татар белән башкорт мөнәсәбәтләрен ничек көйләргә була?

— Монда киеренкелек тудырмаска кирәк. Татарлар безне кыстылар диләр. Бу — җүләрлек. Зәки Вәлидидән башланган бу. Сүз уңаеннан, ул татарча сөйләшкән. Әйе, рәсми башкорт телен татар теленнән мөмкин кадәр читләштерергә тырышканнар. Башкортстанда шундый кәеф хөкем сөрә. Нишлисең инде, сугышып булмый бит. Юл бирергә кирәк.

"Авторитар режимда халык курка"

— Сез күп тапкыр Русиядә фән артка тәгәри, хөкүмәт җитәрлек финанс бүлеп бирми дип әйтә килдегез. Русиядә эчке тулаем җитештерүнең (ВВП) 1 проценты гына фәнгә тотыла, ә сез 3 процентка арттырырга тәкъдим итәсез. Әлеге хәл дәвам итсә, бу нинди нәтиҗәләргә китерәчәк? Ни өчен Русия хакимияте фәнгә акча жәлли?

Русия белән һәрвакыт яраксыз кешеләр идарә итте

— Чөнки безнең ил җитәкчесе шундый. Ул аңламый һәм үзе тирәсенә эшлексез кешеләрне туплый. Бар җирдә наданлык. Милли республикалар белән идарә итүчеләр дә ниндидер яраксыз, түрә кешеләр. Бу илдә бернинди сайлау, демократия юк. Бу илнең гомум баләсе инде. Авторитар режимда халык курка. Губернаторлар, президентлар Путиннан куркалар. Бу Русиянең баләсе. Шуңа халык начар яши. Мисал өчен, фин сугышын алыйк. Аларның җирләрен тартып алдык. Бу сугышта биш тапкырга күбрәк халыкны югалттык. Бүген чухналар Русиянең иң хәерче өлеше. Ә Финляндия яшәү дәрәҗәсе белән дөньяда беренче урында бара. Кеше башына төшкән эчке тулаем җитештерүне аласыңмы, ришвәтчелек юклыгын, иреклек булуын әйтәсеңме. Алар бәхет дәрәҗәсе белән дә беренче урында. Ә без 73нче урында. Русия белән һәрвакыт яраксыз кешеләр идарә итте, алар начар кешеләр, белемсезләр.

— Татарстанның фән дөньясын күзәтеп барасызмы?

Без ковидны барысыннан да начаррак үткәрдек

— Бөтен җирдәге кебек, Татарстанда да артка тәгәрәү бара. Русиядә фән, белем бирү, сәламәтлек саклау дәрәҗәсе төште. Без коронавирусны башка илләргә караганда җиңелрәк үткәрдек, диләр. Юк сүз бу! Росстат 2020 елда 1 млн кешегә 2200 кешенең үлүе хакында әйтте. Ә Америкада бу сан 1400не тәшкил итә. Европада 1000, Германиядә 400 кеше үлгән. Ягъни, без ковидны барысыннан да начаррак үткәргәнбез. Халык та, Путин да белми аны. Дөньяда иң күбе безнең илдә үлделәр. Ә Русия галимнәре беренчеләрдән булып вакцина ясады. Сүз уңаеннан, вакцина бездә яһүд-татар бизнесы. Гамалея институтында Гинцбург, Новосибирски вакцинасын Максютов ясады, Чумаков үзәгендә Ишмөхәммәтов җитәкчелек итә. Фән эшли, ләкин җитештерүне көчәйтә алмыйлар. Монда инде эш технологиягә бәйле. Путин вакытында мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсе җимерелде. Иң күп үлүчеләр саны аның чорына туры килә. Бу кешеләр хастаханәләрне җимерделәр, авылларда фельдшер-акушерлык пунктларын бетерделәр. Путин тирәсендә эшлексез кешеләр, ул үзе дә берни белми. Калганы үз-үзебезне мактап утыру гына.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG