Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев федераль үзәкнең тел сәясәтен тәнкыйтьләде


Миңтимер Шәймиев
Миңтимер Шәймиев

Татарстан дәүләт киңәшчесе федераль үзәк сәясәте аркасында укытучылар, дәресләр кыскартылды, милли мәктәпләр саны кимеде дип белдерде.

Татарстанның элекке президенты, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев федераль үзәкнең тел сәясәтен тәнкыйтьләде. Бу хакта ул "Безнең мирас"ка биргән әңгәмәсендә сөйләгән.

"Хәзерге вазгыять шундый: илебезнең төп канунында каралса да, күпмилләтле Русиядә халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү сәясәте инде ике дистә ел дәвамында тиешле дәрәҗәдә тормышка ашырылмый, бу өлкәдә федераль һәм җирле идарә органнарының бердәм эшчәнлеге каралмаган. Моның белән шөгыльләнергә тиешле федераль органнар, соңгы вакытта әлеге мәсьәләгә игътибар көчәюгә карамастан, гамәли чаралар күрергә ашыкмый", дип белдергән ул.

Әңгәмә барышында дәүләт киңәшчесе 2017 елда федераль үзәкнең Татарстанда татар телен мәктәпләрдә ихтыяри укытуга күчерүен искә ала. Аның сүзләренчә, милли республикаларда туган телләрне укыту хәзергәчә катлаулы сәяси проблем булып тора.


"Федераль дәүләт органнары ана телендә белем бирү барышына прокуратура аша басым ясап, федераль мәгариф органнары аркылы яңа дәүләт мәгариф стандартлары булдырып, ана телендә укытуны атнага өч сәгатькә калдырдылар. Сүз дә юк, бу хәл барыбызны да борчый", диде Шәймиев.

"Соңгы елларда берьяклы тәкъдим ителгән федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФГОС), гомумән, илдә укыту-тәрбия системын какшатты. Урыннарда милли ихтыяҗны исәпкә алып укыту-тәрбия алымнары, ана телендә укытучы мөгаллимнәр, дәрес саннары бихисап кыскартылды, милли мәктәпләр саны да кимеде", ди дәүләт киңәшчесе.

Миңтимер Шәймиев моңа кадәр дә Мәскәүгә карата кыю белдерүләр ясады. Узган елның 14 августында Алабугада узган укытучыларның август киңәшмәсендә федераль үзәк төп канунны үтәр, элекке кыланышларын кабатламас дип әйткән иде.

2019 елның декабрендә Казанда узган киңәшмәдә дә Шәймиев федераль үзәкнең милли сәясәтен тәнкыйтьләп чыкты. Ул милли телләрдә дәреслекләр чыгаруда федералларның аяк чалуын ассызыклады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG