Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев: "Федераль үзәк элекке кыланышларын кабатламас дип уйлыйм"


Миңтимер Шәймиев укытучылар киңәшмәсендә
Миңтимер Шәймиев укытучылар киңәшмәсендә

14 август Алабугада узган укытучыларның август киңәшмәсендә Татарстан җитәкчеләре Мәскәүгә карата шактый кыю белдерүләр ясады.

Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев үзенең чыгышында, Русия Конституциясенә үзгәрешләр кабул ителгәннән соң, федераль үзәк төп канунны үтәр, элек булган кебек кыланышларын кабатламас дигән өмет белдерде.

Республика мәгариф хезмәткәрләренең еллык җыелышында Мәскәүдән Русия мәгариф академиясе президенты, илнең штаттан тыш баш педагог-психологы Юрий Зинченко Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Шәймиев чыгышын Русиядә туган телләрне саклау, аларны мәктәпләрдә укыту проблемнарыннан башлады. Русия мәгариф системында 100 тел өйрәнелә, 22 республикада урыс теленнән тыш туган телләр, дәүләт телләре буларак беркетелгән дип искәртте.

"Инде өстәмәләр кертелгән Русия Конституциясе барлык халыкларга туган телнең саклануына, аны өйрәнү һәм үстерүгә гарантия бирә. Күптән түгел бөтен ил белән бу төзәтмәләрне керттек һәм беркеттек. Конституциянең бу нигезләмәсе һич тайпылышсыз тормышка ашырылыр дигән ышаныч булуын теләр идек. Бер дәүләт оешмасы да Русия төп канунын үтәми калмас дип ышанасы килә" диде Шәймиев. Ул төп канунның 69нче маддәсендә халыклар мәдәниятләрен саклау турында бүлек өстәлгәнен искәртте.

Федераль хакимият органнары тарафыннан элек булган кыланышлар кабатланмас дип уйлыйм

"Дәүләт Русиядәге барлык халыкларның һәм этник берләшмәләрнең милли үзенчәлеген яклый, этномәдәни тел күп төрлелеге саклануны гарантияли дип язылган. Моннан да ачыграк әйтеп булмас. Төп канунны үтәргә кирәк. Без Русия федерациясе ватандашлары. Кайда булуыбызга карамастан. Федераль хакимият органнары тарафыннан элек булган кыланышлар башка кабатланмас дип уйлыйм. Югыйсә бу инде аңлап булмаслык дәрәҗәгә җитә" дип сөйләде Шәймиев.

Ул милли телләрдәге дәреслекләрне теркәүнең ничек кыен булуын мисал итеп китерде.

"Без моны кеше сүзеннән чыгып әйтмибез, үзебез моның белән шөгыльләнәбез. Хәтта милли телләрдәге дәреслекләр ярдәмлек кенә булып калмыйча, дәреслек булсын өчен күпме көрәштек. Ярый әле ишеттерә алдык. Менә шундый проблемнар күп. Гомуми мәктәп белем бирү системында милли телләр белән килеп туган хәл ата-аналарда да, укытучыларда да, җәмгыятьтә дә күп сораулар тудыра" диде Шәймиев.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та, федералларга төрттереп, "телгә кагылышлы мәсьәләләрне аңламыйлар" диде. Ул моны Мәскәү кунагы Юрий Зинченконың, "татар телендә чыгыш ясауларны рәхәтләнеп тыңладым, презентацияләре урыс телендә иде, барысын да аңладым" дигән сүзләренә карата әйтте. "Менә сез аңлыйсыз, ләкин безне барысы да аңламый шул. Безнең телне генә түгел, гомумән, телләргә кагылышлы башка мәсьәләләрне дә", диде Миңнеханов.

Утырыш ахырында Татарстан президенты республика мәктәпләрендә туган телләрдә белем бирү торышын телгә алды. "Бездә милли мәгариф һәм туган телләрне укыту өчен бөтен шартлар тудырылган" диде Миңнеханов. "Уку планының мәҗбүри өлешендә туган телне һәм әдәбиятны өйрәнү өчен сәгатьләр каралган. 28 дәреслек федераль исемлеккә кертелгән. Вузларга максатчан кабул итү оештырылган" дип хисап бирде Миңнеханов.

Татарстан мәгариф министры Рәфис Борһанов "82 дәреслек" дип ачыклык кертте.

Шул ук вакытта ул республиканың берничә районында "туган телләрне өйрәтүдә формаль мөнәсәбәт күзәтелә" диде Миңнеханов. Югары Ослан, Сарман, Норлат, Чистай, Азнакай, Баулы, Буа, Лениногорски, Әлмәт районнары аталды.

Узган елның декабрендә Казанда узган киңәшмәдә Шәймиев федераль үзәкнең милли сәясәтен тәнкыйтьләп чыккан иде. Ул милли телләрдә дәреслекләр чыгаруда федералларның аяк чалуын ассызыклады.

Татар теленә басым. 2017 ел

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
  • 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
  • 24 октябрь Казанда узган киңәшмә​дә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү​
  • 26 октябрь Татарстан ​Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде
  • 27 октябрь татар теле укытучыларын эштән алу турында хәбәрләр килә башлады
  • 5 ноябрь Татарстан прокуратурасы Татарстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән яңа укыту планын да ("компромисс вариант") канунсыз дип кире кагарга таләп итте
  • 8 ноябрь Татарстан парламенты утырышында Мәскәү белән компромисска ирешү –​татар телен дәүләт теле буларак атнасына ике сәгать калдыру турында әйтелде
  • 24 ноябрь Путинның Идел буендагы вәкиле Михаил Бабич Казанга килгәч, республика дәүләт телен өйрәнүгә ике сәгатькә кадәр вакыт бирү мөмкинлеге каралган методик күрсәтмәләр әзерләнүе турында әйтте.
  • 29 ноябрь Дәүләт шурасы утырышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков татар теленең бары тик ихтыяри укытылачагын белдерде.
  • 4 декабрь Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховның вазифасыннан китүе, аның урынына Дәүләт шурасы депутаты Рәфис Борһановның билгеләнүе хәбәр ителде.

XS
SM
MD
LG