Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык гозереме, бала-чага уенымы? Дәүләт коручы халык теле. Фикерләр


Депутат Ркаил Зәйдулла татар телен дәүләт коручы халык теле дип игълан итәргә чакырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:29 0:00

Азатлык татарның билгеле шәхесләре һәм белгечләрнең татар телен дәүләт коручы халык теле дип игълан итү тәкъдименә карата фикерләрен белеште.

16 июль Татарстан Дәүләт шурасы утырышында депутат Ркаил Зәйдулла Татарстан Конституциясендә татар телен дәүләт коручы халык теле дип язарга тәкъдим итте. Элегрәк Русия президенты Владимир Путин тәкъдиме белән Русия Конституциясендә урыс теле дәүләт коручы халык теле дип язылган иде.

Татарстан депутатының шушы әһәмиятле тәкъдименә республика мәгълүмат чаралары битараф калды дияргә була. Азатлык татарның билгеле шәхесләре һәм белгечләрнең татар телен дәүләт коручы халык теле дип игълан итү тәкъдименә карата фикерләрен белеште.

"Кәттә итәсе иде татар телен"

Җырчы Илсөя Бәдретдинова, Татарстан Конституциясендә "татар теле —дәүләт коручы халык теле" дип язудан әллә ни күп нәрсә үзгәрмәс, әмма начарлыгы да юк, берәр кирәге чыгарга да мөмкин, диде.

— Мин сәясәтчеләрне күзәтмим, нәрсә барганын чамалыйм, әмма нечкәлекләрен белмим. Ркаил Зәйдулланың бу тәкъдиме уңай, хуплыйм. Файдасы әллә ни булмаса да, начарлыгы да юк. Урыслар язды бит. Кем белә, шулай дип беркетеп куйсак, кайчандыр бәлки кирәге дә чыгар? Андый язу булмаса да, татар теле өчен әллә ниләр башкарып була, югыйсә. Сәяси ихтыяр гына кирәк. Шапырынмыйча алдан кычырмыйча әллә ни эшләр майтарып була. Җырчылар белән дә сөйләшеп утырган идек, алар да татар теленә битараф түгел бит, ничек тә булса кәттә итәсе иде ул татар телен. Заманча булган барлык әйбер дә татарча булу кирәк. Тышлыгы белән кәнфит кебек булсын иде, ә эчтелеге үзебезчә, татар телле булсын иде ул. Ул татар телен саклау, үстерү комиссияләрен дә булдырып, корыны бушка аударып утырырга кирәкми. Эшлим дигән кешеләргә акча бир.

"Моны милләт күтәреп алырга тиеш"

Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев мондый сүзне кем дә булса әйтергә һәм милләт аны күтәреп алырга тиеш дигән фикердә.

— Мин Ркаилнең бу тәкъдимен хуплыйм, әгәр дә моны башкарып чыга алсалар, моңа батырлыклары җитсә, яхшы булыр иде. Татар теленең дә үз статусы булырга тиеш. Русия Конституциясендә урыс телен башка телләрдән өстен куючы үзгәрешне мин беркайчан да хупламадым. Хәзер Русиядә бер халыкны гына күтәрү, башка бөтен милләтләрне бетерү бара. Болындагы чәчәкләр кебек дөньяда да һәр халык булырга, үз телендә сөйләшергә, үз телен үстерергә, бернинди комачаулыксыз үз телендә белем алырга тиеш. Мин соңгы арада бу турыда дәшеп тә тормаган идем, өметсезлеккә бирелгән идем. Әгәр Ркаил моны күтәреп чыккан икән, әлбәттә, хуплыйм. Аның бу тәкъдиме турында сездән беренче тапкыр ишетәм, аны беркайда да күрсәтмәделәр, язмадылар кебек. Бу тәкъдим күтәреп алынса, әйбәт булыр иде, әмма йомылып калу ихтималыннан куркам. Без үзебез турында дәүләт тоткан халык дип сөйләргә яратабыз, әмма үзебезне дәүләт тоткан халыкка лаеклы дәрәҗәдә горур тота белмибез һәм сүзебезне әйтә алмыйбыз. Ркаил ахмак кеше түгел, аны кем дә булса әйтергә тиеш һәм милләт хуплап күтәреп алырга тиеш.

"Бар халык фикерен җиткерде"

Язучы Нәбирә Гыйматдинова Ркаил күтәргән мәсьәләне бар милләт күтәрсә генә күтәрә алачак дип саный.

— Ркаилнең чыгышын ишеттем. Бик сөенәм. Иң хак юл шушы булырга тиеш дип саныйм. Чөнки безнең Русия күләмендә илнең төп халык — урыс дип әйтелде. Ә безнең үзебезнең Татарстаныбыз, туган җиребез, ватаныбыз бар. Ярар, урыс теле белән ярышмыйбыз, ләкин шуның янәшәсендә татар теле дә булырга һәм төп халык булып татарлар саналырга тиеш. Ркаилне хуплыйм. Аңа каршы әлбәттә төрле фикерләр бар. Ркаилнең бу чыгышын батырлык дип саныйм. Ул бар халык фикерен җиткерде. Әлбәттә тормышка ашуына шикләнеп карыйм. Безнең милләт нәрсә генә күтәреп чыкса да, гел каршылыкка очрап тора. Ләкин без шушы урында, шушы вакытта үз сүзебезне әйтеп калырга тиеш. Киләчәк буын: "Сез бит дәшмичә калдыгыз" дип әйтерлек булмасын. Бәлки бу әйбер барып та чыгар. Ул Ркаилдән генә тормый, монда халыкның күтәреп алуы кирәк. Ркаил куйган бу әйберне бер генә кеше күтәрә алмый торган авыр ташка саныйм. Ә шушы ташны милләт күтәрсә генә күтәрә алачак.

"Бала-чага уенына охшаган"

Музыкант, активист Рәдиф Кашапов Конституциягә төрлесен язып була, төрле кануннар да кабул итеп була, әмма чынбарлыкта алар татар теленә ничек ярдәм итә ала дигән сорау куя.

— Бу бала-чага уенына охшаган. Русия Конституциясенә үзгәреш керттеләр дә, без дә җавапсыз калмыйк әле дигән хис кала. Ркаил абый Зәйдулла тәкъдим ителгәнне яздык ди без, әмма ни үзгәрә? Татар теленә аннан нинди файда? Безнең хәзерге Конституция дә, кабул ителгән кануннар да начар түгел. Мәсьәлә бит аларны ничек итеп эшләтеп җибәрүдә. Без күпмилләтле республика, без барыбыз да бертигез дигән фикер белән көчле. Миңа бу тезис ошый.

Бүген канунда телләр тигезлеге язылган. Бөтен җыелышлар ике телдә алып барылырга, документлар ике дәүләт телендә язылырга тиеш диелгән. Моны башкарырга безгә нәрсә комачаулый? Дәүләт шурасы утырышы узсын иде бертигез ике телдә. 65 татар телле депутат бар икән, аларның телләре татарча ачылсын өчен Татарстан Конституциясенә татар теленә дәүләт коручы халык теле дип язарга кирәкме? Алар шуны көтәме? Элмә такталары бер телдә языла бүген, хаталы. Моның өчен дә Татарстан Конституциясенә аерым статус язу кирәкме? Юк. Гамәли эшләр күбрәк кирәк.

"Урыс" дип тә өстәргә кирәк"

Вконтактедагы "Мәктәптә һәм балалар бакчаларында акча җыю" ("Поборы в школах и детских садах") төркеме модераторы, мәктәпләрдә татар телен укытуга каршы көрәшүче активист Екатерина Матвеева, Татарстанның хәзерге Конституциясендә "Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм урыс телләре", дип язылган булса да, урыс теле анда юк дип саный.

— Хәзерге Конституциядә "Татарстан Республикасының күпмилләтле халкы һәм татар халкы ихтыярын чагылдырып" диеп язылган. Татар теле анда төп тел буларак күрсәтелгән, ә урыс теле юк. Шуңа күрә, Татарстан Конституциясендә татар теленең генә түгел, урыс теленең дә мөһимлеген язарга кирәк, монда татарлар гына түгел, урыслар һәм башка милләтләр дә яши бит. Кайсы да булса җөмләләр үзгәртелә икән, "татар" дигән сүздән соң "урыс" дип тә язарга кирәк, һәм "Татарстан Республикасының күпмилләтле халкы, татар һәм урыс халыклары ихтыярын чагылдырып" диелгән булырга тиеш. Менә шулай дөрес булачак!

"Кереп китсә, шәп булыр иде"

Биюче, "Алтын битлек" лауреаты Нурбәк Батулла юридик яктан татар теленә таяныч булган кануннар аз дигән фикердә. Ркаил Зәйдулла фикере гамәлгә ашса, кешеләргә ни өчен Татарстанда татар телен укырга кирәклеген аңлатып булыр иде ди.

— Татарстан Конституциясенә бу кереп калса, шәп булыр иде. Һичьюгы зыяны булмас. Юридик нигезе булган саен татар теленә, димәк безгә, татарга уңай булыр иде. Күп кеше шәхси мәнфәгатьләрен кайгырта һәм Русия Конституциясе, кануннары белән шап итеп безнең авызны ябалар. 2017 елда татар теле белән мәрәкә килеп чыккач, мин татар теле кирәкми дигән кешеләргә үз позициямне гомумкешелек принципларына таянып кына аңлата ала идем. Без бер-беребезне хөрмәт итәргә тиеш, бер-беребезне танырга кирәк дип кенә әйтә идем. Бернинди дә юридик нигезләмә куллана алмый идем.

"Татар теленең чигенүе сизелә"

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина Татарстан Конституциясенә дәүләт коручы халык теле дип кертүне хуплавын әйтте.

— Безнең татар теленең хәленә бәйле соңгы елларда күп сөйләшүләр барды, тарткалашулар да булды. Балалар да татарча елдан-ел әзрәк сөйләшә. Шуңа татар телен дәүләт дәрәҗәсендә саклап калу бик мөһим. Татарстан Конституциясенә дәүләт коручы халык теле дип кертүне дә хуплыйм.

Русиядә урыс теле беренче тел булып тора, аны берни эшләтеп тә булмый. Без артистлар инде булдырганча татар телен якларга, тамашачылар белән татарча аралашырга тырышабыз. Әмма соңгы елларда татар теленең чигенүе сизелә. Мин Мари Иленнән Казанга күчеп килгәндә әле хәлләр башкачарак иде. Хәзер авылда да кечкенә балалар да урысча сөйләшеп йөри. Бу хакта күп бәхәсләшергә мөмкин. Балаларны мәҗбүри татарча сөйләштереп тә булмый. Өйдә татарча сөйләшсәң бала колагына кереп кала инде ул. Бәлкем киләчәктә ул фольклор дәрәҗәсендә генә калыр. Кем белә бит?

Язучы, "Зөләйха күзләрен ача" китабы авторы Гүзәл Яхина Азатлыкның Ркаил Зәйдулла тәкъдиме турындагы соравына "Мин бары үз китапларым һәм үз текстларым турындагы сорауларга гына җавап бирәм, башка бер нәрсәгә дә комментар бирмим" дип белдерде.

"Мәскәү үзе кузгатып җибәрде"

Элекке совет илләре белгече, АКШта яшәүче аналитик Пол Гобл Казандагы бу хәлләр башка төбәкләрдә дә чагылачак дип фаразлый. Бу процессны федераль дәрәҗәдәге гамәлләре белән Мәскәү үзе башлап җибәрде ди ул.

— Моны Мәскәү үзе кузгатып җибәрде, хәзер федераль дәрәҗәдәге гамәлләргә охшаш шундый тәкъдимнәр күп булачак һәм аларның кайберләре Мәскәүгә ошамаячак, ди Гобл Татарстан Дәүләт шурасы депутаты тәкъдименә аңлатма биреп.

"Яшерен сепаратизм була ала"

Мәскәүдәге политолог Константин Калачев Зәйдулланың "дәүләт коручы" дигән термин куллануына игътибар итә. "Монда төп сүз — "дәүләт коручы". "Субъект коручы" түгел, ә нәкъ менә "дәүләт коручы", ди ул.
Аның фикеренчә, бу "яшерен сепаратизмда" шикләнү өчен шактый җитәрлек сәбәп була ала.

— Федералларга бу ошамаячак. Калганы Татарстанда Конституция үзгәрешләренә тавыш бирү өчен шул кадәр күп тырышкан республика җитәкчелегенең сәяси ихтыярына бәйле. Бу үзгәрешләргә каршы тавыш биргән татар шагыйренә рөхсәт ителгән нәрсә Татарстанның системдагы прагматик җитәкчелегенә кирәкме икән? Шуңа күрә Зәйдулланың тәкъдиме хупланыр дип уйламыйм. Әмма Дәүләт шурасы бинасында мондый тәкъдимнең яңгыравы үзе үк символик әһәмияткә ия."

"Башкалар да көтә"

Мәскәүдәге икенче бер политолог Аббас Галләмов Татарстан депутатының бу сүзләрен Путин үзгәрешләренә җавап дип атый. Шул ук вакытта, Галләмов, Гоблдан аермалы буларак, бу тәкъдимнең башка төбәкләрдә кабатлануын әлегә көтәргә кирәкми дип саный. Анда депутатлар вертикальгә бик нык кереп урнашкан, әмма Татарстандагы тәкъдимне алар һичшиксез үзләре өчен теркәп куячак, ди ул.

— Үзәкнең җитәрлек дәрәҗәдә көчсезләнүен күрүгә алар да бу мәсьәләне күтәреп чыгачак. Күп кенә этник элиталар үзләрен рәнҗетелгән дип хис итә һәм һичшиксез аларның җавап бирәсе киләчәк. Этник рәнҗешләр бик озак яши һәм үз вакытын озак, дистәләрчә ел көтеп ята, ди ул.

XS
SM
MD
LG