Accessibility links

Кайнар хәбәр

Академик Роберт Нигъмәтуллин ике телле БДИ кертергә тәкъдим итте


Роберт Нигъмәтуллин.
Роберт Нигъмәтуллин.

Бу проблемның кискенлеген ниндидер дәрәҗәдә киметәчәк һәм милли мәктәпләргә дә үсеш өчен этәргеч бирәчәк дип саный галим.

Русия фәннәр академиясе академигы Роберт Нигъмәтуллин милли мәктәпләрне саклап калыр өчен ике телле Бердәм дәүләт имтиханы кертергә тәкъдим итте. Бу фикерне ул Русия Фәннәр академиясе президиумы утырышында җиткерде. Утырыш Русия халыклары телләрен өйрәнүгә һәм саклап калуга багышланган иде.

"Русия хөкүмәте БДИ кертеп, милли мәктәпләргә кискен һөҗүм ясалды. Чөнки кеше балаларын БДИны бирә алмас дип, урыс мәктәпләренә күчерә башлады. Бу милли телләргә һөҗүм булды", дип билгеләп үтте ул һәм милли мәктәпләрдә ике телле БДИ кертергә тәкъдим итте.

"Мәсәлән, сорауларның 60 проценты урыс телендә булсын, 40 проценты – туган телдә. Бу проблемның кискенлеген ниндидер дәрәҗәдә киметәчәк һәм милли мәктәпләргә дә үсеш өчен этәргеч бирәчәк. Чөнки милли, туган телне өйрәнү абруйлы булырга тиеш", дип билгеләде ул.

Академик шулай ук татар мәктәпләрендә укыган хезмәттәшләрен дә мисал итеп китерде. "Минем татар мәктәпләрен тәмамлаган берничә профессор дустым бар. Аларның берсе беренче җиде сыйныфны татарча укыган, калган өченче сыйныфны – чуаш мәктәбендә. Алар урыс телен урысларның үзләренә караганда да яхшырак белә! Миңа да татар телем урыс телен яхшырак аңларга ярдәм итә", диде ул.

Халыкның үз телен белмәвендә халык та, дәүләт тә гаепле, чөнки дәүләт телләр үсешенә ярдәм итәргә тиеш, дип белдерде галим. "БДИ кертелү рәвешле милли мәктәпләргә ясалган һөҗүм ашыгыч рәвештә компенсацияләнергә тиеш. Күптеллелек өчен көрәшергә кирәк", диде ул.

Галим шулай ук кайбер төбәкләрдә тел мәсьәләсе фаҗига тудырырга мөмкин дип белдерде. "Күптеллелек югалу белән, барысы да урыс теленә күчәчәк дип уйларга кирәкми. Юк! Шундый бер буын үсеп җитәчәк, алар үзләренең туган телләрен белмәүдә урыс халкын гаепләчәк", дип йомгаклады ул.

Утырыш вакытында Русия фәннәр академиясе әгъзасы Евгений Головко билгеләп үткәнчә, пессимистик фаразлар буенча, бу гасыр ахырында телләрнең яртысы юкка чыгачак. Ул Русиянең якынча 150 телнең яртысы юкка чыгу куркынычы астында тора дип сөйләде. "Социолингвистлар әгәр телдә сөйләшүче халык 100 меңнән дә кимрәк булса, бу тел юкка чыгу куркынычы астында дип саный. Ике-өч дистә кеше шушы телдә сөйләшсә, ул тел юкка чыгу чигендә тора", дип аңлатты ул.

Шул ук вакытта Русия Фәннәр академиясе президенты Александр Сергеев барлык телләрне дә саклап калып булмый, ниндидер телләр барыбер юкка чыгарга тиеш, дип әйтте.

БДИны урыс телендә генә тапшыру мәҗбүр ителгәннән соң, мәктәпләрдә милли телләрдә укучылар предметларны урыс телендә укытуны сорый башлады. Татарстанда әлеге мәсьәләне башлыча активистлар күтәреп килде. Күптән түгел Татарстан президенты каршында оешкан Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе эш планына татар телендә өстәмә имтихан биргән өчен БДИ нәтиҗәләренә өстәмә баллар бирү тәкъдим итүне дә кертте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG