Accessibility links

Татар теле комиссиясе эш планын раслады


Анда дәүләт эшендәгеләр өчен татар телендә белем күтәрү курслары һәм БДИга өстәмә баллар өстәү турындагы бүлекләр бар.

Татарстан президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе якынча эш планын кабул итте. Документ, танышу өчен, комиссия әгъзаларына җибәрелде (Азатлыкта ул бар). План комиссиянең 6 октябрьдә узган утырышында яңгыраган тәкъдимнәр нигезендә төзелгән.

Планнан күренгәнчә, тел комиссиясе эшчәнлеге нигездә 12 өлкәне колачлаячак. Алар арасында, аерым алганда, милли матбугат, интернет, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары, урта һәм югары һөнәри белем оешмалары бар, түрәләр арасында тел куллануын киңәйтүгә дә урын бирелгән.

Шул ук вакытта бу исемлеккә мәктәпләргә татар телен кире кайтару, 10-11нче сыйныфларда татар теле дәресләрен кертү һәм Милли университет булдыру мәсьәләсе кермәгән. Бары бер бүлек мәктәп укучыларында татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятырга мөмкин: татар телендә өстәмә имтихан биргән өчен БДИ нәтиҗәләренә өстәмә баллар бирү тәкъдим ителә. Бу бүлек тормышка ашырылса, булачак студентлар татар теленнән өстәмә имтихан биреп, 70 баллдан артык билге алган очракта, аларның шәхси казанышларына 3-5 балл өстәләчәк, бу мөмкинлекне республикадагы барлык югары уку йортларында да һәм барлык уку юнәлешләрендә дә кулланып булачак.

Дәүләт оешмалары эшчәнлегендә дәүләт теле буларак татар телен куллану тәҗрибәсен киңәйтү, җитәкчеләре өчен татар телендә чыгыш ясау осталыгын камилләштерү курсларын оештыру, татар телендә хокукый, рәсми документлар төзү, рәсми хат алышу һәм аралашу буенча даими уку, белем күтәрү курслары оештыру, кадрлар әзерләү кирәклеге дә әйтелә.

Балалар бакчалары өчен тәрбиячеләр әзерләүне камилләштерү һәм бакчаларны татарча матур әдәбият һәм уеннар белән тәэмин итү каралган.

Планда шулай ук "республиканың югары уку йортларында телне үстерү юнәлешендә фәнни эзләнүләр уздыру, милли мохит булдыруга юнәлтелгән чаралар оештыру, шулай ук урта махсус белем бирү оешмаларда эшләүче яшь милли кадрларны грантлар белән кызыксындыру, урта һөнәри белем бирү мәгариф оешмаларында татар телендә белем бирүче төркемнәр ачу (канун кысаларында), татар телен, әдәбиятын, тарихын, татарларны өйрәнү проблемнары буенча яшьләр арасында фән кандидатларын, фән докторларын әзерләү системын булдыру" каралган.

Милли темаларны яктырткан татар телле анимация, дизайн, комикс, кыска метражлы кино төшерү студияләре оештыру планлаштырыла. Татар әдәби телендә камил сөйләшергә, аралашырга өйрәтү өчен матур сөйләм клублары оештыру, татар халкы тарихын, мәдәниятен һәм әдәбиятын чагылдырган уенчыклар булдыру да күздә тотыла.

Планда чит өлкәләрдә яшәүче татарларга ярдәм турында бер генә бүлек бар. Комиссия төбәкләрдәге татарларга милли матбугатка яздыру мөмкинлекләре тудырырга булышырга җыена.

Моннан тыш, тәрҗемәләр юнәлешен үстерергә кирәклеге дә әйтелә. Дөнья күләмендә бестселлер булган китапларны, шул исәптән, балалар китапларын, балалар һәм яшүсмерләр өчен заманча кулланмалар, әдәби әсәрләрне татарчага тәрҗемә итеп бастырырга тәкъдим ителә. Шулай ук электрон һәм аудио форматтагы татарча китапларның санын арттыру да каралган.

6 июльдә Татарстан президенты татар телен саклау һәм үстерү комиссиясен төзеде. Аны Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкли. Комиссиягә 35 кеше керде. 15 июльдә аның беренче утырышы узды. Анда комиссия әгъзалары дүрт эшче төркемгә бүленеп эшләячәкләрен белдерделәр. Азатлык экспертлары Татар теле комиссиясе алдында торган беренчел 10 мәсьәләне барлаган иде.

XS
SM
MD
LG