Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рособрнадзор татар яшьләренә: Русиядә БДИ урыс телендә генә уздырыла


Архив фотосы
Архив фотосы

Татар яшьләре форумының Рособрнадзорга БДИны туган телләрдә бирүне кертү тәкъдименә җавап килгән. Анда Русия төбәгенең статусына карамастан, дәүләт имтиханын тапшыруга бердәм таләпләр куелуы ассызыклана.

"Русия Конституциясенең 68нче маддәсе нигезендә дәүләт теле – урыс теле, һәм Русия мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзорның 2018 елның 7 ноябрендә чыккан 190/1512 санлы боерыгының 8нче пункты нигезендә барлык уку фәннәреннән (чит телләр һәм туган тел, туган әдәбияттан кала) имтиханнар рус телендә уздырыла. Шуңа бәйле рәвештә БДИ урыс телендә уздырыла", диелгән Рособрнадзорның татар яшьләренә җавабында.

Рособрнадзорның Дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру һәм уздыру идарәсе башлыгы Нино Бугулова кул куйган бу хатта БДИ тапшыручыларга, алар яшәгән төбәкнең статусы нинди булуга карамастан, бөтен Русиядә бердәм таләпләр куелганы аеруча ассызыклап әйтелгән. "Ә ВПР (Бөтенрусия тикшерү эше - ред.) урыс телендә бөтен Русия өчен бердәм бирем вариантлары кулланып, ФГОСка катгый туры китереп уздырыла", диелгән җавапта.

Элегрәк Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Бердәм дәүләт имтиханнарына бәйле тәкъдимнәр кабул ителүен игълан иткән иде. Татар яшьләре форумы, моңа җавап итеп, үз тәкъдимнәрен юллады. Аерым алганда, татар яшьләре Рособрнадзорга Русия Федерациясе республикалары телендә БДИ тапшыру мөмкинлеге кертергә, ВПРны Русия мәктәпләрендә укыту телләренең барысында да бирүне рөхсәт итәргә, БДИ кысаларында "Туган тел" фәненнән имтихан тапшыручыларга өстәмә баллар бирүне кертергә тәкъдим иткән иделәр.

Русиядә милли телләрдә белем алу тыелмаган, әмма активистлар фикеренчә, дәүләт Бердәм дәүләт имтиханын урыс телендә генә бирү таләбе куйганлыктан, ата-аналар урыс телле мәктәпләр сайларга мәҗбүр.

Күптән түгел Казанга килгән Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ЕИХО) милли азчылыклар эшләре югары комиссары Ламберто Заньер да мәктәпне тәмамлаганда имтиханны туган телдә тапшыру мөмкинлеге булмаганга гаҗәпләнүен белдергән иде.

XS
SM
MD
LG