Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ихтыярига калган тел белән милли китапны яшәтеп булмый


Әбрар Кәримуллин укуларында катнашучылар

25-26 июль Татарстан милли китапханәсендә VI Әбрар Кәримуллин укулары үтә. Әлеге чараның максаты – милли китапчылык эшенә бәйле тарихи һәм хәзерге заман проблемнары турында фикер алышу. Бу уңайдан Кырым республикасы, Казакъстан, Латвия галимнәре дә чыгыш ясады. Азатлык белгечләрдән милли китап язмышы хакында сорашты.

Ни өчен милли китап төшенчәсен галим Әбрар Кәлимуллинга бәйлиләр соң? Чөнки нәкъ менә ул милли китап теориясе үсешенә зур өлеш кертә, беренче булып хәзерге китап белемендә кабул ителгән милли китап концепциясен эшли. Аның тормышындагы иң төп эш-гамәл татар китабының тарихын өйрәнү була. Татар милли китабының үсешен беренче булып ул тикшерә, шушы үсешнең этапларын билгели, китап продукциясенең эчтәлеген системалаштыра. Әбрар Кәримуллин раславынча, татарлар дөньядагы төрки халыклар арасында беренче булып хәреф җыю ысулы белән китап бастыруга керешәләр. Инкыйлабка кадәрге китап исемнәре саны белән, урыс басмаларыннан тыш, бары тик латыш китабыннан гына калыша, ә тиражы буенча урыс китабыннан соң икенче урында тора. Әбрар абыйның милли мәктәбе булмаган халык бетүгә дучар дигән фикерен һәр чыгыш ясаучы диярлек искә төшерде. Литва татарлары кульязмалары турында сөйләгән Вильнюс универитетының филология факультеты доценты Галина Мишкинене үзе дә сизмәстән моңа бик үтемле мисал китерде:

Галина Мишкинене
Галина Мишкинене

– Литва татарларының язма мирасы аларның тарихи язмышына бәйле. Алар гасырлар дәвамында яңа тирәлеккә җайлашканнар һәм тел җәһәтеннән ассимиляцияләнүгә дучар булганнар, – диде ул. – Әмма Литва татарлары милли йөзләрен, мәдәниятләрен җуймады һәм ислам диненнән тайпылмады. Телләре исә соңгы 200 ел эчендә социаль, иктисади һәм башка сәбәпләр аркасында кулланыштан төшеп калды. Литва татарларының язма мирасыннан иң әһәмиятлесе – аны өйрәнгән археографка бәйләп Луцкевич китабы дип йөртелә. Ул XVI гасырда ук басылган һәм тел җәһәтеннән бик үзенчәлекле. Туган тел җуелгач, литва татарлары китаплары литва һәм поляк телләрендә басыла башлый. Шунысы кызык, бу китапларда барыбер гарәп шрифты файдаланыла. Литва татарлары китапларында күбрәк әхлак нормалары, ислам кагыйдәләре чагыла.

Тарих фәннәре докторы Илья Зайцев татарның күпме өйрәнелмәгән китабы барлыгын искә төшерде. Ул моны репрессия корбаны археограф Вәли Зәбиров мисалында аңлатты:

Илья Зайцев
Илья Зайцев

– Вәли Зәбиров хакында мәгълүмат бик аз. Бу – репрессияләнгән шәрык белгечләренең уртак язмышы. Ләкин аны халыкка чыгарырга кирәк. Чөнки кыска гомере эчендә ул Русия фәннәр академиясе фондын 2000нән артык китап белән баеткан кеше. Мин ышанам, чынлыкта аның хезмәте бу саннарга караганда да күбрәк. Татарның, татарның гына түгел, Русиянең горурлыгы булырлык шәхес. Ә бит нибары 40 яшенә кадәр яшәгән. Мин телгә алган китап-кулъязмалар исә дөньяның теләсә кайсы китапханәсе горурлыгы булырлык. Алар арасында нинди әсәрләр бар соң? Әйтик менә 1934 елда ул Русия фәннәр академиясенә мәгърифәтче С.Вахидов китапханәсен тапшыра. Үзе төзеп калдырган исемлектә 507 әсәр бар. Алар арасында XIV гасырда язылган Чыңгызхан турында дастан, Болгар ханлыгы тарихы, Мәрҗани, Насыйри китаплары һәм башкалар. Болардан чыгып кына да, аның нинди зур эш алып барганлыгын чамаларга мөмкин.

Әбрар Кәримуллин укуларында катнашучылар
Әбрар Кәримуллин укуларында катнашучылар

Зайцев әйтүенчә, Вәли Зәбиров Русия империясе буенча йөреп, 2000нән артык китап җыя һәм аларны Петербурга алып барып тапшыра. Алар Фәннәр академиясенең шәрык кулъязмалары бүлегендә саклана. Ләкин Русия кулъязмалары каталогын карасагыз, анда сез Зәбиров фамилиясен тапмаячаксыз, ди Зайцев. Мөгаен, исемлек төзүчеләр китап җыючыларның исем-фамилиясен теркәүне кирәк тапмаганнардыр, дип фаразлый ул. "Мисалга 1939 елгы исемлекне алырга була. Анда кергән кулъязмаларның Зәбировныкы икәнлеген мин документаль рәвештә ачыклый алдым. Әмма бу юнәлештә эшлисе дә эшлисе. Чөнки, иманым камил, документларда ул эшләгән эшнең бик азы гына теркәлгән", – ди Илья Зайцев. Ул Зәбировның Габдулла Тукайның туганы булуын да искәртте һәм совет системында Тукай әсәрләрен дөньяга чыгаруга зур өлеш кертүе турында да сөйләде.

Казакъстан Милли китапханәсе бүлек җитәкчесе Анаркүл Рәхимова Азатлыкка үзләрендә китап нәшер итү эшенең дәүләт игътибарында булуы турында сөйләде:

Анаркүл Рәхимова
Анаркүл Рәхимова

– Бөтен юнәлеш буенча да китаплар күп басыла. Китапның сыйфатына, бизәлешкә зур игътибар бирелә. Соңгы вакытта казакъча китапларга сорау артты. Латин графикасыа күчү китап укучыларның санын арттырыр дигән өметебез зур. Казакъ китап эшенә татар галимнәренең тәэсире зур булганлыктан, татар китабына да игътибар бирелә. Бездә Казакъстан халыклары депозитарие булдырылды. Аның татар бүлеге иң бае дисәк, ялгыш булмас. Казакъстанда яшәүче татарлар бик актив. Алар һәрдаим чаралар үткәреп тора, китап нәшер итә, татарга кагылышлы мирасны саклауда җаннары-тәннәре белән тырышып йөриләр.

Кырымтатар филологиясе, Кырым этнослары тарихы һәм мәдәнияте фәнни-тикшеренү институтының өлкән фәнни хезмәткәре Лиля Меметова исә, милли китапка кагылышлы төп проблема – милли мәктәпләрнең акрынлап юкка чыгуы, дип билгеләде:

Лиля Меметова
Лиля Меметова

– Бездә Исмәгыйль Гаспринский исемендәге медиа үзәк эшләп килә. Анда кырымтатар телендә китаплар нәшер ителә һәм бу китаплар китапханәләргә, милли мәктәпләргә бушлай таратыла. Галимнәр исә башлыча хезмәтләрен үз акчаларына бастыралар. Нәшер итү эше тукталмады, дип әйтә алам. Әмма проблемнар да юк түгел. Әйтик кырымтатар тарихына кагылышлы күп кенә язмалар Кырымнан читтә саклана. Гаспринский исемендәге китапханә тырышлыгы белән кайбер хезмәтләр Мәскәүдән, Петербургдан безгә кайтарылды кайтарылуын. Ләкин күп эшләр Көнбатыш Европа китапханәләрендә әле. Алар белән бик аз кеше генә файдалана ала. Бу басмаларны Кырымга кайтарып булмаса да, һичьюгы яңадан бастырасы иде. Кырымтатарларга кагылышлы тарихны әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Әлеге хезмәтләр гарәп шрифтында басылганын да искәртик. Димәк, бу басмалар буенча махсус белгечләр әзерләү мөһим. Иң авырткан мәсьәлә – әлбәттә, тел мәсьәләсе. Мәктәпләрдә ул ата-ана гаризасы нигезендә өйрәнелә, күп мәктәпләрдә исә факультатив рәвешендә алып барыла. Телне өйрәнү өчен сәгатьләр коточкыч аз, кайсы мәктәпләрдә ана теле өчен сәгатьләр каралса, әдәбият дәресе өчен сәгатьләр бөтенләй булмаска да мөмкин. Ә бит тел булмаса, милли китап та бетәчәк. Әлегә китап басыла. Балалар өчен классик әсәрләрне тәрҗемә итеп бастырабыз. Мәктәп дәреслекләренә килгәндә, милли компонентны исәпкә алып төзелгән дәреслекләр бик аз. Мәктәпләрдә гадәти стандартлар нигезендә төзелгән дәреслекләрдән файдаланалар.

Язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова, Әбрар Кәримуллин эшен дәвам итеп, халыкка телне саклау юлларын аңлатуны дәвам итәргә кирәк дигән фикердә:

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

– Быел, нинди мәсьәләләрне күтәрде, нәрсәләрне хәл итәргә васыять итеп калдырды икән дип, Әбрар абыйның бик күп китапларын яңадан укып чыктым. Анда беренче урында тел мәсьәләсе тора. Бүген башыбызга төшкән кайгы-хәсрәтне ул 25 ел элек әйтеп калдырган булган. Әгәр Татарстанда дәүләт теле итеп ике телне кабул итәләр икән, татар теле беркайчан да дәүләт теле була алмаячак, дигән. Декларация кабул иткәнгә дә сөенмәгән. Ике тел дәүләт теле дип язылган 40 декларация кабул итсәң дә, татар теле үсеп китә алмаячак, дигән. Татар теле дәүләт теле булырга, мәктәпләрдә татарча укытылырга, милли университет булырга тиеш дип һәрбер мәкаләсендә әйткән. Мин Әбрар абыйны тел өчен иң каты көрәшкән шәхес дигән фикергә килдем. XX йөз башында Һади Атласи татар теле өчен шулай көрәшсә, шуның өчен мең кыйналып, төрмәләрдә утырса, XX йөз ахырында бу эшне Әбрар абый дәвам иткән. Галим татар телен аралашу чарасы дип билгеләмәгән, ул аны язма әдәбиятне тудыручы һәм теркәп баручы, татарның фәнен тудыручы, тарихын саклаучы көч итеп караган. Бүген тел турында канун кабул ителде. Ул хәзер ата-ана рөхсәте булән укытыла. Ата-ана исә БДИ өчен туган тел дип рус телен сайлаячак. Чөнки 9-11нче сыйныфларда татар телен укыту юк, димәк бала татар теленнән югары белем алмаячак. Бу исә милли университетның тамырына чабу дигән сүз. Без өр-яңа вазгыятьтә калдык. Мондый хәлнең әле булганы юк иде. Әле моның нәтиҗәсен күрмиләр. Аның нәтиҗәсен без халыкка, Әбрар абый кебек сөйләп-аңлатып бирергә тиеш. Милләт буларак юкка чыгу алдында торабыз. Мин моны Уралның аръягында күрәм инде. Анда татарча укучы да, язучы да юк, сөйләшүче дә бетеп бара. Җитәкчеләр, зыялылар һәм халык берләшеп кенә сакланып калу юлын күрәм. Шушы өч көч берләшә алмый икән, юкка чыгачакбыз.

Әбрар Кәримуллин укуларында катнашучылар
Әбрар Кәримуллин укуларында катнашучылар

Укуларда Әбрар Кәримуллин яшәгән йортка мемориаль такта элү мәсьәләсе, шәхесләребез сериясендә аңа багышлап китап чыгару, әлеге китапны башка телләргә тәрҗемә итү мәсьәләсе дә күтәрелде. Татарстан дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев исә, Казанда Кәримуллин исемен йөрткән урам булачак, дип ышандырды. Ләкин укуларның беренче көнендә катнашучылар аз, язучылардан берничә кеше генә күренде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG