Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күптелле мохиттә гаилә тәрбиясе: тәҗрибә уртаклашу


Архив фотосы

"За языки РФ" платформасының телләрне саклауда алдынгы тәҗрибәләргә багышланган алтынчы конференциясе узды. Ул икетеллелек шартларында балаларны тәрбияләүгә багышланды.

14 май узган чарада Русия төбәкләреннән генә түгел, башка илләрдән дә чыгыш ясаучылар булды: инглиз-тыва, итальян-ногай һәм башка катнаш гаилә мисаллары китерелде. Аерым проектлардан тыш шәхси тәҗрибәләргә дә игътибар бирелде. Тәрбия темасына кагылгангамы бу конференция хатын-кыз спикерларның күбрәк булуы белән аерылып торды. Азатлык чарада яңгыраган иң кызыклы фикерләрне тәкъдим итә.

"За языки РФ" — тел активистлары һәм энтузиастлар оештырган онлайн-платформа. Телләрне саклауда алдынгы тәҗрибәләргә багышланган онлайн-конференцияләрне 2020 елның июль аеннан бирле уздыра.

1. Шон Куирк: "Балаларны кечкенәдән үк туган тел белән таныштырырга кирәк, бигрәк тә бу тел азчылык теле булганда"

Шон Куирк
Шон Куирк

Беренче булып чыгыш ясаган Шон Куирк үзе АКШтан, ул тыва милли җырлары белән шөгыльләнә. Куирклар гаиләсендәге биш бала тыва, инглиз һәм урыс телләрендә тәрбияләнә. Ул балалары белән инглиз телендә, әниләре тыва телендә аралаша. Шон Русиядәге тел сәясәте аркасында тыва теленең балалар бакчасында бөтенләй калмавын әйтте. "Балаларны кечкенәдән үк туган тел белән таныштырырга кирәк, бигрәк тә бу тел азчылык теле булганда. Бу бик тә мөһим", дип саный ул. Балаларга берничә тел белүнең мөмкин эш икәнлеген һәм моның алар өчен өстенлек булуын да аңлатам, ди Шон. Комментарларда Шонның балаларны тәрбияләүдә актив катнашуына гаҗәпләнүчеләр дә булды.

2. Ольга Сыропятова: "Телләр арасында баланс саклар өчен, балага нидер уйлап чыгарырга туры килә"

Ольга Сыропятова
Ольга Сыропятова

"Зарни бугоре" ("Алтыным") проекты авторы Ольга Сыропятова гаиләсе өчен гадәти "бер ата-ана — бер тел" системы уңай түгел, ә һәр ситуация өчен аерым тел кулланыла: "Иремнең туганнары белән аралашканда, урыс телендә китаплар укыганда мин балалар белән урыча сөйләшәм, калган вакытта — удмуртча. Балаларга да удмуртчага күчү кирәген әйтеп торам. Алар кайвакыт минем үземә дә удмуртчага күч дип кисәтү ясыйлар".

Беренче баласы беренче удмурт сүзен дүрт яшендә генә әйткәч, Ольга икетеллелек темасына мәгълүматны озак эзләвен, бу турыда күп укуын искә алды. "Инглиз телен өйрәтүче Мария Елисеева китапларын тапкач, күзләрем ачылды, мин үземнең хаталарымны аңладым. Икенче балам ике яше тулганчы удмуртча эндәшә башлады", дип шәхси мисал китерде Ольга. Ике бала тәрбиясен искә алып, Ольга үзе "Зарни бугоре" курсын яза. Ике айлык курс 3-10 яшьлек балалар, урыс телле балаларга удмурт телен өйрәтүче тәрбиячеләр, чит илдә яшәүче удмурт гаиләләре, берничә тел өйрәнүчеләр өчен әзерләнгән. Дистанцион дәресләр тәрҗемәсез уза, ишарәләр һәм эмоцияләр актив кулланыла.

3. Вилюяна Никитина (Саха): "Безнең гиләдә урыс теле юк"

Вилюяна Никитина
Вилюяна Никитина

Вилюянаның тел активлыгына килү тарихы кызык: "Безнең буынга саха телендә белем алу бәхете тәтеде. 90нчы елларда Саха республикасында милли мәктәпләрнең яңарыш һәм үсеш концепциясе гамәлгә ашырылды. Халык телендә бу "Милли концепция" дип атала. Без дөньяны саха телендә өйрәнә идек, ул елларда бик күп мәктәпләр ачылды. Бу 2000нче елларга кадәр дәвам итте. Ун ел элек улым укырга кергәндә саха телендә укытучы мәктәптә аңа урын җитмәде. Мине шәһәрнең мәгариф идарәсенә чакырып, баланы урыс телле мәктәпкә бирергә үгетли башладылар, урыс телендә укытуның өстенлекләрен сөйләделәр. Шулвакыт миндә гаделлек хисе һәм миллилек уянды, мин иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә башладым, тел активизмына килдем", дип искә ала Вилюяна.

Аның әйтүенчә, хәзерге көндә республикада 700гә якын мәктәп, 800ләп балалар бакчасы, аларның яртысы саха телендә укыта — кайбер югары сыйныфларда урыс телле дәреслекләр кулланыла. Хәзерге тел проблемы — тәрбиячеләр никадәр тырышмасын, балалар унике яшькә кадәр үк туган телен югалта. "Бу проблем бездә генә түгелдер, башка төбәкләрдә дә бар дип беләм", ди Вилюяна. "Мин дәүләтнең вазгыятьне яхшыртуын көтеп утыра алмыйм. Шуңа күрә бу эшне үзебез башладык", ди ул.

Икетеллекнең өстенлекләрен аңлату максатында, Вилюяна җитәкләгән "Ийэ тыл кэскилэ" ("Туган телнең киләчәге") ата-аналар өчен саха телендә онлайн семинарлар уздыра. Билингвизм темасына ихтыяҗ зур, ди Вилюяна — форумнарда биш йөздән артык кеше катнаша. Ләкин сораштырулар күрсәткәнчә, ата-аналар балалары белән урыс телендә сөйләшә, алар моны үзләре дә сизми, ди ул.

Шәхси тәрбия тәҗрибәсе белән дә бүлеште спикер — гаиләдә урыс теле юк, бала белән саха телендә генә сөйләшәбез, ди ул. "Кызыбыз урысча сөйләшә башласа, без сахага тәрҗемә итүен сорыйбыз, шуңа күрә аның тәрҗемәчелек осталыгы бик иртә барлыкка килде. Ул блогы өчен видеолар төшерергә ярата - шуңа күрә аның саха телендә сөйләшү осталыгын үстерергә теләге бар", дип бүлеште Вилюяна.

4. Фатыйма Янбаева (Башкортстан): "Гаиләдә кечкенә бала булу — бөтен гаиләгә туган телдә сөйләшүгә көчле этәргеч"

Фатыйма Янбаева
Фатыйма Янбаева

"Беренче бала тугач, аның теле кайсы телдә ачылачагы турында бернинди шикләр булмады — әлбәттә, башкорт телендә", ди Фатыйма. "Минем балам икетелле, ул башкорт һәм инглиз телләрендә сөйләшә", ди ул. "Ник урыс теле түгел?", дип гаҗәпләнүчеләргә ул алдан ук җавап бирә: урыс теле — мохит теле, мохит теле туган телдән көчлерәк һәм бакчага баргач, бала барыбер урыс телен үзләштерәчәк.

Фатыйма да Мария Елисееваның инглиз телен өйрәтүче китапларына нигезләнеп эш итә. "Кайбер әби-бабайлар яшь әти-әниләрне "баланың башын катырырга кирәкми, урыс телендә сөйләшсә, җиткән", дип куркыта. Һәрбер тел — яңа дөнья, яңа мәдәният, мин, әлбәттә, баламның эчке дөньясы бай булуын телим", дип бүлеште ул.

Иҗтимагый активист буларак, Фатыйма балаларга башкорт телен өйрәтүче проектлар белән дә шөгыльләнә: конференциядә ул YouTube платформасында Илдар Киньябулатов, Рузилә Киньябулатова белән берлектә эшләгән "Балалар" медиапроектын һәм "Башкорт гаилә каналы"н тәкъдим итте. "Хәзер цифрлаштыру заманы. Балалар мультфильмнарда, кушымталарда яши. Хәзерге яшь әниләр онлайнда яши, ашарга пешергәндә дә YouTube видеоларын кушып куя. Шуңа күрә туган телдә күбрәк контент ясарга кирәк дип саныйбыз", ди ул.

"Бала тугач, бөтен дөнья аның тирәсендә генә әйләнә башлады. Кызыбызга туган тел "берексен" өчен, гаиләдәге берничә буын вәкилләре башкортча гына сөйләшә, бу инде гадәткә әйләнеп бара. Кечкенә бала - бөтен гаилә өчен көчле мотиватор. Бала аркасында хәзер бөтен гаилә башкорт телендә генә сөйләшә", ди Фатыйма.

Ул иҗтимагый активистларның тел саклауда иң беренче бурычы — гаиләдә туган телне саклау, балаларны туган телдә тәрбияләү, дип саный. "Юкса, милләт өчен бик күп эш башкарган өлкән буын вәкилләренең үз балалары туган телдә сөйләшмәгән очракларны күп беләм. Чөнки аларның әти-әниләре моның өчен янмый. Туган телдә тәрбияне үз өеңнән башларга кирәк".

5. Александр Блинов (Чуашстан): "Әти буларак, мин баламның күбрәк телләр белүен телим"

Александр Блинов
Александр Блинов

Александр (Аспарух) үз улының чуаш телен кабул итү тарихын сөйләде. Чуаш теленә кадәр үк, Александр улына эсперанто телен өйрәтә. Пассиврак куллансалар да, ата белән улы хәзер дә бу телдә аралаша ала. Балага чуаш телен өйрәтүне гаиләгә нәкъ менә эсперанто телендә аралашучы дуслары тәкъдим итә. Александрның гаиләсендә әти чуашча, әни урысча гына сөйләшә. Блинов балага телне өйрәтү кирәкми, ә аның белән ул телдә аралашу кирәк, ди. Әтисе оештырган "Хавал" чуаш телле җәйге аланда төрле кызыклы кешеләр белән аралашып үскәнгә, балада чуаш теленнән оялу хисе тумады, ди Блинов. Александр улының үзе белән генә түгел, башкалар белән дә чуаш телендә сөйләшә алуы белән горурлана. "Без кайвакытта сәясәт яки галәм темаларына сөйләшәбез, терминология сай булса да, чуаш телендә сөйләшергә тырышабыз", ди Александр. Ләкин чуаш телендә аралашыр өчен иң кирәкле мохит — бу телдә аралашучы яшьтәшләре юк, дип уфтана Александр. Бала белән бер телдә (доминант телдә) генә сөйләшергә киңәш итүче логопедлар стереотибын ул дәүләтнең тел сәясәте белән аңлата. "Туган телдә сөйләшкән өчен тиргәлгән вакытларны безнең әти-әниләр буыны яхшы хәтерли", ди ул.

6. Бэлла Шахмирза (Италия): "Балама ногай телен өйрәтү өчен мине үгетләп тору кирәкми"

Бэлла Шахмирза
Бэлла Шахмирза

Журналист Бэлла Шахмирза бу җәйдә "Балапанлар" мәктәбен Русиянең өч төбәгендә уздыру планы белән бүлеште. Мәктәп өч ел элек Бэлланың туган авылы Эркин Халк балалары өчен булдырылган, биредә балалар хәтта ишарәләр телен дә өйрәнә. "Ләкин җәйге аланда аралашу теле — урыс теле, дип аңлата активист, - Чөнки ногай телен белмәгән балаларны кысрыклыйсы килми".

Бэлла үз кызының Италиядә бердәнбер ногай баласы булса да, туган телен белүен тели. "Мине балама ногай телен өйрәтү өчен үгетләргә кирәкми. Минем кызыма бер яшь, ул әле сөйләшми, мин аның белән ногай телендә генә сөйләшәм - мин кызымның минем өчен чит ил кешесе булуын теләмим. Мин ногай теленең инглиз теленнән, француз теленнән, испан, кытай, гарәп, шул ук рус теленнән дә шәбрәк булуын телим", ди Бэлла. Ләкин кече милләтләрдә туган телләрдәге материаллар белән зур проблем, ди ул. Шул сәбәпле "Балапанлар" проекты өчен Бэлла заманча сыйфатлы дәреслекләр әзерләргә җыена: "2021 елда совет чорыннан калган бай-хәерче турында хикәятләр кызык түгел, миңа экология, буллинг турында ногай телендә китаплар кирәк", ди Шахмирза.

Катнаш итальян-ногай гаиләсендә дә "бер ата-ана - бер тел" принцибы кулланыла, ягъни бала белән әтисе - итальян телендә, Бэлла - ногай телендә генә сөйләшә.

"Телне югалтабыз, дип сөйләнеп утырулар - тапталган тема. Минем бу телне куллану мохите булмаган шартларда телне саклау турында сөйләшәсем килә. Мәсәлән, төрки телләр өчен уртак эсперанто телен булдырырга" - Бэлланың бу фикеренә җавап итеп модератор "Уртак төрки" проекты барлыгын искә төшерде.

7. Алимә Сәлахетдинова (Канада): "Мин балаларымны татар телендә ачуланмыйм"

Алимә Сәлахетдинова
Алимә Сәлахетдинова

Alima academy проекты авторы Алимә Сәлахетдинова, академия эшчәнлегеннән тыш, гаилә тәҗрибәсе белән дә бүлеште. Алимә үзе Казанда яшәгәндә нигез салган "Сабыйлар" проектын да искә алды.

Сәлахетдиновлар гаиләсенең "тел сәясәте" Янбаевлар гаиләсенекенә охшаш - ягъни гаиләдә мохит теле кулланылмый. Кайсы телләр яшәү мохитеннән чыгып бара, шулар кулланышта. Ягъни гаилә Словакиядә яшәгән чорда кулланылмаган словак теле өчен Канадага күчкәч аерым аралашу вакыты бүленгән.

Академия эшчәнлегендә иң мөһиме - эмоциональ интеллект, ди Алимә. Балаларны төркемнәргә яшь яки телне белү дәрәҗәсенә карап кына түгел, шулай ук кызыксыну даирәсен дә күз алдында тотып җыялар. "Монда хәтта яшәгән илнең менталитеты да зур йогынты ясый. Мәсәлән, Америка, Европа, Русиядәге татар балаларының менталитетлары төрле", ди ул. Академия эшчәнлегенең яңа юнәлеше - балаларны проект эшчәнлегенә җәлеп итү. "Тагын бер яңа тармак - француз-татар, инглиз-татар сөйләшү клубларында аралашу ике якка да - француз-инглиз телен өйрәнергә теләүче татарстанлыларга да, чит илдә татар телен өйрәнүче балаларга да кызык" дип бүлеште спикер.

Модераторның бу тәҗрибәне башка телләргә күчерү авыр булачагын искәртүенә каршы Алимә башкортларның да шундый ук академия булдыру белән мөрәҗәгать итүен искә алды.

Азакта Алимә кызыклы бер лайфхак та тәкъдим итте: "Мин балаларымны беркайчан татар телендә ачуланмыйм. Ягъни туган телдә балаларыгызны яратыгыз. Балалар минем ачулы икәнемне рус телендә сөйләшә башлавымнан аңлый"

8. Залина Шериева (Британия): "Тел күнекмәләрен үстерү - ата-ананың икесенең дә көндәлек хезмәте"

Залина Шериева
Залина Шериева

Гаиләдәге тел манзарасы шундый - әти бары инглиз телендә, мин кабарда-чиркәс һәм рус телләрендә сөйләшәм", ди Нальчикта туган Залина. Хәзерге көндә Залина гаиләсе белән Британиядә яши. Залинаның ире дә балага кабарда-чиркәс телен өйрәтүдә булыша.

"Минем инглизчә белүем бала өчен сер түгел. Ләкин мин аның белән ике телдә генә сөйләшәм. Атнага бер тапкыр мин бала белән рус телендә сөйләшәм, һәм ул атнага ике сәгатькә рус теле дәресенә йөри. Берничә телдә сөйләшә торган гаиләдә, дөрес мөнәсәбәтләр булса, бала барысында да сөйләшә башлаячак. Тел күнекмәләрен үстерү - ата-ананың икесенең дә көндәлек хезмәте. Бүген оныттым дип иртәгәгә калдырып булмый. Балага телне өйрәтү түгел, ә аның белән ул телдә аралашу кирәк, дигән фикер белән килешәм", ди Залина. "Инглизләр үзләре янында башка телдә сөйләшкәнне яратмый дигән сүзләр хак түгел - балалар бакчасында тәрбиячеләр дә кайбер кабарда-чиркәс сүзләрен отып калырга тырыша", дип бүлеште спикер. "Билингвизм, полилингвизм - бу бик мөһим әйбер, күптеллелек - картлыктагы күп авырулардан профилактика. Проблемны чишүне репетиторларга ышанып калдырырга кирәкми, телгә мәхәббәтне беренче чиратта ата-ана тәрбияләргә тиеш, бу юлга бастырырга һәм дөньяны ачарга тиеш", дип йомгаклады спикер.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (6)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG