Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли активистлар ана телләрен саклау тәҗрибәсен уртаклашты


Онлайн конференция күренеше

24 июль "Русия телләре өчен" ("За языки РФ") платформасы Русия халыклары телләрен саклауның заманча ысулларына багышланган онлайн конференция уздырды. Оештыручылар әйтүенчә, мондый чара онлайн форматта беренче тапкыр уза.

Беренче конференциядә Саха, Чуашстан, Карелия, Татарстан, Удмуртия, Коми, Кабарда-Балкар республикаларыннан тугыз спикер чыгыш ясады. Һәр спикер чыгышын үз телендә сәламләү һәм таныштырудан башлады.

Чыгышларның күбесе җәйге аланнар темасына багышланган иде һәм бу тыңлаучылар өчен дә бик актуаль тема булып чыкты. Татарстанда эшләп килүче "Сәләт" аланнары тәҗрибәсе конференция барышында берничә тапкыр үрнәк буларак искә алынды. Оештыручылар әйтүенчә, аларга социаль челтәрләрдә милли җәйге аланнар темасына аерым паблик яки аралашу клубы ачу турындагы тәкъдимнәр килә.

Александр Блинов
Александр Блинов

Ун ел дәвамында узучы "Хавал" чуаш теле аланы җитәкчесе, тел активисты Александр Блинов милли аланнарның үзара тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеген булдыру яклы. "Хавал"га килгәндә, Александр, чуаш аланының үзенчәлекләре буларак, аның дәүләт ярдәменнән башка, бары тик катнашучы взнослары барәбәренә яшәвен, аланда һәр баланың үз чуаш исеме белән аталуын (хәзерге вакытта чуаш халкы православ исемнәрен куллана, чын чуаш исемнәре онытыла), чуаш фольклоры турында лекцияләр укылуын, милли гореф-гадәтләр өйрәнелүен сөйләде.

Тембулат Афашагов
Тембулат Афашагов

Кабарда-Балкар республикасында да балалар өчен җәйге гамәли тәрбия проектлары популяр. Тембулат Афашагов чәркәс халкының "аталык" йоласы (яшүсмер баланы берничә атнага башка чәркәс гаиләсенә тәрбиягә бирү) хакында, язучы һәм филолог Мадина Хакаушева кабарда телендә узучы җәйге алан турында сөйләде.

Наталья Антонова
Наталья Антонова

Тагын бер алан - "Карел теле йорты" проекты тел оясы форматында эшли. Гади карел авылында махсус төзелгән йортка балалар карел телендә аралашырга, белем алырга җыела, югалып барган карел телен куллану мохите булдырыла. "Йорт" хуҗабикәсе Наталья Антонова тәрбия һәм остазлык эшенә җирле халыкны да җәлеп итү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

"Карел йорты"на чиратта торучы балалар өчен дә махсус курслар булдырылган - сабыйлар тел оясына әниләре ярдәмендә мавыктыргычлар өйрәнеп килә.

Марина Федина
Марина Федина

Коми республикасындагы коми-урыс тәрҗемә ресурслары турында сөйләгәндә, филолог Марина Федина Коми дәүләт шурасында быел беренче тапкыр коми телендә чыгыш яңгыравын искә алды. Аның презентациясеннән аңлашылганча, дәүләт шурасының рәсми сайты да автоматик рәвештә коми теленә тәрҗемә ителеп бара. Марина Федина - инновацион тел технологияләре үзәге мөдире, Тел комиссиясе өчен дигитал инфраструктура булдырган. Сүз уңаеннан, киләсе сайлауда ул Коми дәүләт шурасына сайланырга җыена.

Заманча тел проектлары конференциясе блогерлык, викимедиа һәм подкастлар темасын да читләп узмады.

Тәбрис Яруллин
Тәбрис Яруллин

Татар активисты Тәбрис Яруллин татарча подкастлар белән таныштырды. Үзе алып барган ("Казан кайный") подкастыннан тыш, төрле платформаларда булдырылган башка популяр подкастларны да искә алды: Азатлыкның "Татарча подкасты", Azan.fm, TatCast (беренче татарча подкаст),​ Imesh-Mimesh, Чаллы театрының "Театр онлайн" подкасты, Бим-радионың "Айда учить татарча!" подкасты, яңа эшли башлаган "Ник? Тик!" подкасты.

Халан Павлов
Халан Павлов

Русия телләрендәге вики-проектлар турында Саха республикасы вәкиле Халан Павлов сөйләде. Ул вики-проектларның, башка ИТ башлангычлардан аермалы буларак, озын гомерле булуын ассызыклады. Телнең яшәве өчен аның википедия мәкаләләрендә кулланылуы фарыз диде. Бу фикер тыңлаучыларда бәхәс тә уятып алды - комментарларда "тел яшәеше өчен аның википедиядә түгел, җәмгыятьтә кулланылуы кирәк" дигән фикер күренде.

Блогерлар саха (Сандаара Кулаковская), удмурт (Алина Крестьянинова) телендәге шәхси блогларга аудитория җәлеп итү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Милли блогерлар өчен иң авыр киртә - "телне камил белмисең", "хаталы язасың" кебек комментарлар дип йомгак ясады спикерлар. Тел өйрәнергә теләүчеләр өчен мондый тәнкыйтьнең мотивация була алмавы конференция барышында берничә тапкыр яңгырады.

Сандаара Кулаковская
Сандаара Кулаковская

Иң беренче булып чыгыш ясаган Сандаара үз исемендәге ике "а" хәрефенең басым өчен язылуын, ләкин хәзер күп сахаларның парлы сузыкларны кыскартып кына язуын аңлатты. "Минем моңа ачуым килә иде, ләкин инглиз теленең кайчандыр гади халык теле булуын, шул чорда гадиләшүен, кыскаруын, җиңелләшүен укыгач, мин дә бу күренешкә өмет белән карый башладым. Димәк, тел үзеннән-үзе гадиләшә, җайлаша, үзгәрешләр кичерә" дип бүлеште блогер.

Алина Крестьянинова
Алина Крестьянинова

Конференция икенче блогер чыгышы белән тәмамланды - Алина Крестьянинова кайчандыр Tumblr платформасындагы блогында удмурт интерфейсы булдыруын, хәзер Telegram платформасына күчүен сөйләде. "Блогны башлагач, үземә "Удмурт телендә яз!" дип максат куйдым да, удмурт телендә язарга тиешлегемне исемдә тотам”, ди ул.

Конференция дүрт сәгатьтән артык дәвам итте - чара тәмамланганда Казанда кичке җиде булса, Саха республикасында инде төнге бер иде. Тыңлаучылар саны йөзгә якын булды.

Конференция узгач, спикерларның берсе - Мадина Хакуашева үз тәэсирләре белән уртаклашты: "Минем күп еллар мондый уңай заряд алганым юк иде. Мин тирән канәгатьләнү хисе кичердем һәм беренче тапкыр миндә халыкларыбызның туган телләрен саклауда реаль перспективалар бар дигән ышаныч туды. Конференциянең форматы бик заманча иде, күбесенчә яшь кешеләр чыгыш ясады."

"Туган телләрне өйрәнүгә багышланган онлайн-конференциядә чыгышлар хәзерге заманның иң актуаль проблемнарына: онлайн-ресурслар, блогерлык, туган телдә подкастлар, "тел оясы" тибындагы мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен эксперименталь базалар, җәйге лагерьларда төрле тел тәҗрибәләре, заманча тел үзәкләренең киң таралган структурасы һәм башкаларга багышланган. Бер-беребезгә бәйсез рәвештә, Русиянең төрле төбәкләрендә туган телләрне саклау һәм үстерү өчен хәрәкәт барлыкка килгән икән. Без, конференциядә катнашучылар, әлеге мөһим проблемны хәл итү өчен күпме эш эшләнүенә шаһит булдык.

Хәрәкәтләнергә кирәк булган юнәлешне активистлар үзләре тәкъдим итә, бигрәк тә яшьләр; алар прогрессив вариантларны ялгышмыйча таный, чөнки объектив тенденцияләрне тиз "санап чыгаралар" һәм аларны заманча таләпләр нигезендә рәсмиләштерәләр", ди Хакуашева.

Оештыручылар конференциянең видеоязмасын YouTube каналына урнаштырырга вәгъдә итә. Проект кураторларының берсе Артем Малых Азатлыкка икенче онлайн-конференциянең 14 августка планлаштырылуын хәбәр итте. Ул башлыча IT проектларга багышланачак. Анда башкорт, мари, татар, авар, осетин спикерлары чыгыш ясаячак.

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG