Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тел активистлары: төбәкара хезмәттәшлеккә чыгарга кирәк


Чуаш телендәге "Кала-ха" дәреслеге турында чыгыш күренеше

"За языки РФ" интернет-платформасының Русия телләрен саклау тәҗрибәләренә багышланган өченче онлайн-конференциясе узды. Бу юлы чара милли телләрне укыту методикаларына багышланды.

Конференциядә Русиянең биш төбәгеннән алты спикер чыгыш ясады. Беренче ике конференциядән аермалы буларак, бу юлы спикерлар саны азрак булды. Оештыручылар аңлатуынча, бу тыңлаучылар белән фикер алышу вакытын арттыру хисабына эшләнгән. Алты чыгышның икесе заманча дәреслекләргә ("Сәлам" (татар теле), "Кала-ха" (чуаш теле)), калганнары онлайн курсларга (удмурт), видеолекцияләргә (чиркәс), өстәмә белем бирү үзәкләренә (саха) һәм фәнни проектларга (татарча "Гыйлем") багышланган иде. Азатлык татар һәм башкорт телләрен саклау өчен дә кулланырга мөмкин булган проектларны барлады.

Айдар Шәйхин
Айдар Шәйхин

Алты чыгышның икесе татар проектларына багышланган иде. Рашат Якупов башка тел активистларына яңа буын татар теле дәреслекләре — "Сәлам" уку әсбаплары турында, Айдар Шәйхин — "Гыйлем" фәнни-популяр проекты турында сөйләде. "Сәлам" турында да, "Гыйлем" хакында да Азатлык элегрәк язган иде.

Чуаш телендәге "Кала-ха" дәреслеге авторы, "Хавал" оешмасы җитәкчесе Александр Блинов әйтүенчә, "Кала-ха" "Сәлам"нән ярты ел алданрак әзерләнә башлаган. "Ләкин мин татар коллегаларыма кызыгып карыйм — безгә дәүләт ярдәме тими, дәреслекне үз хисабыбызга бастырабыз", ди Блинов. Бу заманча чуаш дәреслекләре турында Азатлык бер ел элек язды.

Ольга Урасинова
Ольга Урасинова

Удмурт активисты Ольга Урасинова онлайн-курс удмурт теле курсы турында сөйләде. Ул дистә елдан артык Мәскәүдә удмурт теле укыта. Пандемия аркасында кертелгән изоляция режимы чорында Ольга укучылары өчен онлайн-курс яздыра башлый. Бу видеодәресләрне кулланып, теләгән һәр кеше удмурт телен мөстәкыйль рәвештә өйрәнә ала.

Бу курсны полиглот Дмитрий Петровның татар телен өйрәнү кыска курсы белән чагыштырып була. Петров дәресләреннән аермалы буларак, удмурт теле курсларын чит тел вәкиле түгел, телне укытуда ун ел тәҗрибә җыйган удмурт вәкиле алып бара. Башкорт телен өйрәнергә теләүчеләр өчен дә онлайн-курс идеясе яңа түгел, башкорт теле лексикасын һәм грамматикасын, мәсәлән, Башкортстан республикасы гранты хисабына әзерләнгән 34 дәресле интерактив курс ярдәмендә өйрәнергә була.

Юлия Андросова
Юлия Андросова

Икенче проект — "Сайдыс" өстәмә белем бирү үзәге. Җитәкчесе — якут теле активисты, милли мәктәпләр институтының фәнни хезмәткәре Юлия Андросова. Үз баласын якут теле сыйныфына бирергә җыенгач, Юлия якут телен өйрәтүче мәктәпкәчә әзерлек курслары эзли башлый, тапмагач, үзе оештырырга була. Хәзер үзәккә биш ел. Үзәктә укучыларны "Сайдыс"ка килгәч, мин якут телендә генә сөйләшәм" дигән шигар белән укыталар. Мәскәүдәге якут вәкиллеге дә "Сайдыс" үзәгенә Мәскәүдә яшәүче якут балалары өчен тел мохите булдыруны сорап мөрәҗәгать иткән һәм башкалада якут телендә тәрбияләүче балалар клубы оештырылган.

Соңгы елларда Татарстанда да татар телендә тәрбияләүче хосусый бакчалар барлыкка килде ("Ябалак", "Акыллым", "Сабыйлар"), Башкортстанда бер ел элек "Теласкыс" балалар үзәге ачылган иде.

Соңгы спикер, тележурналист Астемир Шебзухов "ЩIэнГъуазэ" мәгариф проекты — чиркәс телендәге видеолекцияләр оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Кабарда-балкар дәүләт университеты базасында тугыз лекторның чиркәс телендә укыган лекцияләре һуманитар фәннәргә — тарих, икътисад, хокук, мәдәният, тел белемнәренә багышланган. Лекцияләр ике атнага бер тапкыр милли телевидениега чыгарыла, хәзер аларны интернетта да тыңларга була.

Татар телендә моңа охшаш проект күпкә иртәрәк, 2016 елда ук барлыкка килгән иде. "Теория" дизайн студиясе башлыгы Илдар Әюпов башлап җибәргән "Әлбәттә.ру" порталында татар галимнәре һәм белгечләренең видеолекцияләре туплана. Башкортстанда исә видеолекцияләр турында да дәүләт оешмалары кайгырта, мәсәлән,"Туган тел дөньясы" каналында башкорт телендә укылучы лекцияләр тупланган.

Өченче конференциядә, алдагы конференцияләрдән аермалы буларак, Татарстан яки Башкортстандагы тел активистларына яңалык булырлык проектлар юк иде, башка форматтарак булса да, татар һәм башкорт телендә онлайн-курслар, тәрбия үзәкләре, лекцияләр оештырыла. Заманча дәреслекләр ясауда да Башкортстан укытучыларының тәҗрибәсе бар. Соңгы конференциядәге чыгышлар күбрәк Кавказ телләре вәкилләрендә кызыксыну уятты.

Зарема Цеева
Зарема Цеева

Өч конференциядә дә катнашкан Адыгея дәүләт университеты доценты Зарема Цеева белдерүенчә, ул Русия төбәкләрендәге тел активистларының эшчәнлеген зур игътибар белән күзәтә. "Филология факультетындагы хезмәттәшләремне дә бу конференцияләрне тыңларга чакырам. Мин үзем филолог түгел, филологлар өчен монда бик күп файдалы мәгълүмат бар. Үзебезнең казан эчендә генә кайнап яту ярамый хәзер, барыбызда да проблемнар җитәрлек, төбәкара хезмәттәшлеккә чыгарга кирәк", дип саный Цеева. Сүз уңаеннан, Цеева үзе алдагы конференциядә адыг теле җәйге аланы тәҗрибәсе белән уртаклашкан иде.

Дүрт сәгать дәвам иткән чарада төрле төбәктән йөзгә якын кеше катнашты. Оештыручылар ноябрьдә дүртенче онлайн-конференция булачагын хәбәр итте, анысына милли телләрдәге юмор проектларын оештыручылар чакырылган. Киләсе конференцияләр IT һәм киноиндустриягә багышланачак.

XS
SM
MD
LG