Accessibility links

дүшәмбе, 23 октябрь 2017, Казан вакыты 21:40

Казанда "Ябалак" дип аталган татар телендә эшләүче балалар бакчасы ачыла. Аны ачучы Миргаязовлар гаиләсе әйтүенчә, мондый үзәк белән кызыксынучылар күп икән. Азатлык аларның теләк-планнары белән танышты.

Казанда дистәләрчә балалар үзәкләре эшли. Бу – хосусый үзәкләр, балалар бакчаларыннан аермалы буларак, әти-әниләр һәм аларның балаларына өстәмә белем бирүгә юнәлгән, алар балаларга кызыклы һәм файдалы курслар оештыра, нарасыйларның үсешен кайгырта. Тик бу үзәкләрнең барысында да диярлек белем һәм тәрбия бирү, аралашу урыс телендә бара.

2011 елда Казанда ачылган "Сабыйлар" берничә ел дәвамында башкалада татарча эшләгән барган бердәнбер үзәк иде. Сентябрьдә бу исемлеккә "Ябалак" дип аталган яңа үзәк өстәлде. Ул тулы көн эшләүче балалар бакчасы, аерым дәрес-курсларга йөрү мөмкинлеге булган үзәк буларак эш итә.

"Ябалак"ны оештыручы Азат Миргаязов белән сөйләштек.

– Азат, сезнең үзәк нинди форматта эшли?

– "Ябалак"ны мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларга милли тәрбия һәм күпкырлы үсеш бирә торган үзәк буларак күзаллыйбыз. Көн саен, иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр биредә балаларны калдыру мөмкинлеге бар, ягъни хосусый балалар бакчасы буларак эшлибез.

Әлбәттә, моның белән генә чикләнмибез. Балаларны аерым курсларга, түгәрәкләргә алып килү мөмкинлеге дә бар. Әти-әниләргә җайлы булсын өчен ял көннәрендә дә эшләү каралган.

Азат һәм Эльза Миргаязовлар
Азат һәм Эльза Миргаязовлар

– Бу үзәктә балаларга нинди чаралар, курслар үткәрәсез, програмыгыз ниндирәк?

Бәйрәмнәр, туган көннәр һәм башка шундый чараларны да туган телебездә үткәрәчәкбез

– Балаларга чит телләрне өйрәнү кызык, бу файдалы да. Аннары кечкенә яшьтә телләрне үзләштерү җиңелрәк тә, тизрәк тә. Чит телләрне өйрәтүне әти-әниләр дә еш сорый. Шуңа инглиз, кытай телләре дәресләре оештыра. Сөйләмнәрне белән проблем булган балалар өчен логопед курсын үтү мөмкинлеге бар.

Моннан тыш балаларның иҗатын үстергән, сәләтләрен ачкан дәресләр каралган. Мисал өчен музыка, хореография, йога түгәрәкләре бар.

– Сүз бары татарча тәрбия бирү турында гына барамы? Ягъни, балалар белән тулысынча татарча сөйләшеп, барлык чаралар татарча үтәме?

– Балалар көне буе татар тәрбиячеләре белән аралаша. Бу – татарча дигән сүз. Бәйрәмнәр, туган көннәр һәм башка күңел ачу чараларны да туган телебездә үткәрелә.

Error rendering VK.

Балалары татарча начар сөйләшкән ата-аналар да безгә мөрәҗәгать итә. Аларда да татар теленә тартылу, балаларын татарчага өйрәтү теләк-максаты бар.

– Гомумән, татарча үзәк белән кызыксынучылар күпме? Мөрәҗәгать итүчеләр бармы?

– Аллага шөкер, интернетта ачылу игъланын урнаштырудан соң, татар үзәге белән кызыксынучылар күп булды. Бүгенге көндә без 20 баланы кабул итәргә әзер. Алга таба инде, ихтыяҗ булса, киңәю мөмкинлеген карарбыз.

– Азат, ә мондый идея, гомумән, кайдан барлыкка килде?

– Бүгенге көндә балаларын татар мохитендә тәрбияләргә теләүче әти-әниләр шактый, тик, ни кызганыч, моңа мөмкинлекләр генә бик чикле. Шуңа, без бу ихтияҗны канәгатьләндерү кирәк дип саныйбыз, шуңарга мондый үзәк оештырабыз да.

Error rendering VK.

Балаларын татар мохитендә тәрбияләргә теләүче әти-әниләр шактый, тик моңа мөмкинлекләр бик чикле

Өстәвенә, балалар мәгънәсез, тискәре эчтәлекле мультимедиа йогынтысында үсә. Без исә миньоннардан, башка төрле мәгънәсез каһарманнардан качарга булдык. Уенчыклардан башлап, диварлардагы рәсемнәргә кадәр барысы да психологик яктан җентекләп уйланылган. Яхшылыкка, игелеккә өйрәткән самими мультгеройларына өстенлек бирергә тырышабыз.

– Ничек уйлыйсыз, мондый үзәкләр ярдәмендә генә балалар-яшьләрдә татар теленә кызыксыну уятып буламы?

– Балада милли үзаң, мәдәни кыйммәтләр тәрбияләү – зур һәм җаваплы эш. Беренче чиратта, бу юнәлеш өчен гаилә җаваплы, ансыз милли үз-аңны үстерү авыр булыр. Шуңа карамастан, бала гаиләдән тыш яшьтәшьләре, башка балалар белән аралаша, дөньяны танырга өйрәнә, шуңа балалар-бакчалары, мәктәпләрнең дә татар рухлы булуы мөһим.

Error rendering VK.

– Финанслау мәсьәләсен ничек хәл иттегез соң? Үзенең үзәкне булдыру эше күп чыгымнар таләп итәдер?

– Әйе, бу эш бик күп чыгымнар сорый. Мәгариф системының һәм милли юнәлешнең безгә чит түгел икәнен белгән инвесторлар бар, шуңа күрә алар белән уртак тел табу авыр булмады.

– Азат, бу эштә, гомумән, нинди тәҗрибәгез бар? Шактый җаваплы эшкә алынгансыз, курку хис-фикерләре булмадымы?

– Күпмедер күләмдә булды, әлбәттә. Ләкин без тәҗрибәле татар тәрбиячеләре белән бергә эффектив тәрбия стратегиясен булдырырга тырыштык. Үземнең мәктәп өлкәсендә укыту, тәрбия тәҗрибәм бар. Ачу мәшәкатьләре белән йөргәндә курку-борчу онытылды инде.​

"Отышлы маркетинг булганда, әти-әниләр, балалар күп килә"

Казанда инде алты елдан артык "Сабыйлар" балалар үзәге эшләп килә, ул 2011 елның җәендә ачылган иде. "Сабыйлар" үзәге - беренче һәм озак вакыт дәвамында Казандагы бердәнбер татар балалар үзәге булып тора иде. Бу төр эшчәнлек һәм аның никадәр табышлы була алуы турында "Сабыйлар" үзәгеннән дә белергә булды.

"Сабыйлар" үзәге маркетологы Ләйлә Нурмөхәммәтова сүзләренчә, үзәк идеясе ике яшь әни кешегә (Алимә Сәләхетдинова һәм Ләйсән Галәвиева - ред.) төрле рус телендәге балалар үсеше курсларына, үзәкләргә йөргәндә килә. Алар мондый үзәкнең татарча да булуын теләгән. "Башта маркетинг яктан нык авыр була, яңа туган проектны тәкъдим итү җиңел түгел.

Ләйлә Нурмөхәммәтова
Ләйлә Нурмөхәммәтова

"Сабыйлар" үзәгендә бишектән үстерү эшенә аерым караш, принциплар бар. Беренче чиратта баланы укыту түгел, ә аны үстерү, потенциалын ачу, әти-әнисе белән уңай мөнәсәбәт булдыру, ныгыту вазифалары куела. 6 ел элек "Сабылар" сайлаган максатлар хәзергә алга чыкан һәм популяр дөньякүләм педагогик трендлары белән бик тәңгәл килә. Аеруча "эмоциональ интеллект"ны (EQ) үстерү һәм баланың әти-әнисе белән мөнәсәбәтләрен ныгыту ("теория привязанности") кебек юнәлешләрне атар идем", ди Ләйлә Нурмөхәммәтова.

6 ел элек "Сабылар" сайлаган максатлар хәзергә алга чыкан һәм популяр дөньякүләм педагогик трендлары белән бик тәңгәл килә

Үзәктә татар телендә, татар рухлы дәресләр, курслар оештырыла. Мисал өчен, 3 яшькә кадәр балалар һәм әниләре өчен "Бишектән үстерү" програмы бар. Инглиз һәм татар телләренә өйрәтү курслары алып барыла. Мәктәпкә әзерлек, иҗади остаханә, менталь математика кебек тә аерым дәресләр каралган. Узган ел "Сабыйлар" үзәге татар телен чит телле балаларга өйрәтү дәресләрен башлап җибәрде, моны әти-әниләр үзләре сорады.

2017 елның февралендә Азатлык балалар өчен туган тел бәйрәмен "Сабыйлар" үзәгендә оештырган иде. Аның иң матур мизгелләрен безнең видеоязмада искә төшерә аласыз:

Ләйлә сүзләренчә, "Сабыйлар" үзәге эшчәнлеге үз чыгымнарын каплый һәм табышлы булып тора. "Безнең дәресләргә кызыксыну, ихтыяҗ бар, ул сизелә. Ләкин, әлбәттә, һәр аерым проектыбызны, курсыбызны аерым таныта белергә, кызыксыну уятырга кирәк. Отышлы маркетинг булганда, әти-әниләр, балалар күп килә", ди ул.

"Ябалак" үзәге ачылуы "Сабыйлар" өчен аерым бер киртәне узу булыр, дип уйлыйм

"Ябалак" үзәгенең ачылуын Нурмөхәммәтова уңай кабул итә. "Татар балалар үзәкләренең ачылуы файдага гына була. Бу юнәлешне төрле кешеләр ача икән, димәк, бу юнәлеш кызыклы һәм перспективалы булып тора. Русча күп кенә үзәкләр бар, алар бер-берсенә комачауламый, киресенчә, стимул гына бирә. Безнең өчен бу аерым бер киртәне узу булыр, дип уйлыйм", ди ул.

Балаларны татар рухында үстерү, тәрбияләү, белем бирү өчен татарча китаплар бик аз, алар күбрәк кирәк, дип саный "Сабыйлар" маркетологы. "Балаларга татарча укытырга плакатлар җитми, гомумән, төрле укыту кәртләре, китапчыклар, уенчыкларга ихтыяҗ зур", дип сөйләде Азатлыкка Ләйлә Нурмөхәммәтова.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG