Accessibility links

дүшәмбе, 23 октябрь 2017, Казан вакыты 21:38

Туган телне белү – аның саклануы түгел әле ул. Балалар бакчасында татар теле аралашуда берөзлексез булырга тиеш. Моның өчен кичекмәстән хәлиткеч чаралар күрергә кирәк.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Татар-информ" агентлыгы белән әңгәмә вакытында: "Оныклар балалар бакчасына йөри башлый – бер айдан урысча сөйләшергә керешә. Хәтта безгә килгәннән соң да өйдә русча сөйләшергә маташалар. Андый вакытта мин аларга, урысча сүз әйтсәләр, эндәшмәскә тырышам. Кабат татарча сүз әйткәнчегә кадәр аның соравына эндәшми торам. Менә без гаиләдә мәсьәләне ничек куябыз, аннан бик күпкә бәйле", дип әйткән иде.

Дәүләт сәясәтен тәнкыйть утына тотасы урында министр Әхмәтов татар гаиләсен гаепле итә

Оныкларын урыслаштырган бакчаны, дәүләт сәясәтен тәнкыйть утына тотасы урында министр Әхмәтов үз мисалында татар гаиләсен гаепле итеп калдыра булып чыга. Гәрчә, дәүләт чиновнигы буларак, ул төп җаваплылык хакимият өстендә булуын аңларга тиеш, югыйсә. Ә ул халыкның башын бутый. Көнозын бакчада урыс телендә аралашкан баланы аннары татарча сөйләтеп кара син!

Массакүләм мохит урыс телендә генә булган хәзерге чорда үзләре бала үстермәгән бакча мөдирләре дә министр кебек “телне гаиләдә саклагыз” дигән сүзне бертуктаусыз тукый. Мондый “педагогика”ның нәтиҗәсен күреп торабыз – шәһәрләрдә үскән татар балалары министр Марат Әхмәтов оныклары кебек өйдә дә, бакчада да урысча гына сөйләшә.

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин әле 5 ел элек Дәүләт шурасы сессиясендә ясаган чыгышында татар балалар бакчасына урнашкан оныгының бер ай эчендә татарчасын онытып урысчага күчүе турында бәян иткән иде. Аның тел төбендә: “Халык кына түгел, хәтта язучылар да телне гаиләдә саклый алмый”, дигән сүз ята. Ә монда авыл хуҗалыгы министры гаиләдә телне саклау өлкәсенә үзенең “аграр” ысуллары белән килеп керде.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына җитәкче итеп Энгель Фәттахов билгеләнгәч, бакчаларның татар төркемнәренә игътибар артты, әлбәттә. Мисал өчен, узган ел кызым Илдинә йөргән бакчада тәрбиячеләрне татарча методик ярдәмлекләр белән тәэмин иттеләр. Балаларның татарча белү-белмәвен тикшереп йөрүләрен дә белеп торабыз. Тик әлеге тикшерүләрдән соң бернәрсә дә үзгәрми. Тикшерүчеләр аерым баланың татар телен белүен күрә, ә менә балаларның үзара нинди телдә аралашуына бөтенләй игътибар итми. Ә ул – урыс телендә. Димәк, мохит – урысча булып кала-бирә. Теле татарча ачылган бала мондый мохиткә килеп эләккәч, Роберт Миңнуллин оныгы кебек бер ай эчендә туган теленннән ваз кичә. Шулай итеп, дәүләт җитәкчеләренең дә, татар зыялыларының да һәм гади татар кешеләренең дә нәниләре һаман урыслаша бара.

Телне белү – аның саклануы түгел әле ул

Шуны аңларга кирәк: телне белү – аның саклануы түгел әле ул. Балалар бакчасында татар теле аралашуда берөзлексез булырга тиеш! Моның өчен кичекмәстән хәлиткеч чаралар күрергә кирәк. Мәсәлән, балаларны тәрбиячегә татарча гына мөрәҗәгать иттерүгә ирешергә, барлык белем-тәрбияне татар телендә алып барырга. Башлангыч чорда бакчаларда даими рәвештә татар теле көннәре уздырырга, ягъни һәр атнаның бер көнендә балаларны үзара татарча гына аралашырга “мәҗбүр итәргә”. Бу, әлбәттә, төрле мавыктыргыч диалоглы уеннар аша эшләнергә тиеш.

Шундый чаралар ай саен арттырылып килеп, атнаның биш көнендә дә уздырылса, бакчаны тәмамлаучы һәр татар баласы туган телендә аралашыр иде. Һәм, әлбәттә, андый бала мәктәптә дә татарча белем алырга әзерлекле булачак.

Казан белән Чаллының берәр бакчасын исәпкә алмаганда, хәзерге вакытта республика шәһәрләрендә милли мохитле татар бакчалары һәм татар төркемнәре юк. Кызым Илдинә йөргән Чаллы шәһәренең 56нчы бакчасындагы татар төркемендә дә балалар үзара урысча гына аралаша. Татарча бар әйткәннәре: бакчага кергәч: “Исәнмесез”, чыгар алдыннан – “Өйгә кайтырга ярыймы?” Шушыларны да истә тотып, уку-тәрбия елы башында ук алда әйтеп узган тәкъдимнәрне 56нчы бакча мөдире Резидә Әкрәмовага җиткердем. Аның белән балаларны татарча аралашуга кайтару турында килештек. Мәсьәләнең әһәмиятенә төшенде бугай. Көн саен берничә татарча мультфильм күрсәтүдән башларга дип сүз кузгаткач кына бакча мөдире: “Балаларның күзләре бозылыр бит”, – дип әйтеп куйды.

Татар баласы ана телендә түгел, "телевизор" телендә сөйләшә

Хәзерге вакытта көн дәвамында татарча мультфильмнар күрсәтүче телеканал юк. Шул сәбәпле, гаиләдә татар баласы күпчелек вакытын урысча мультфильмнар карап уздыра. Алар арасында әйләнә-тирәне өйрәтүчеләре дә байтак. Ягъни балаларыбыз тел байлыгын татарча үстерәсе урында, урысча белем алып, туган телләрен җуя. Шул сәбәпле, күп кенә татар балалары, бакчага килгәнче үк,ана телендә түгел, ә “телевизор” телендә сөйләшә башлый. Шуңа күрә татар баласы бакчада булса да даими рәвештә татар телендә мультфильм карасын иде.

56нчы бакча мөдире белән безнең сөйләшүдән соң, аның минем турында: "баласы белән урысча сөйләшеп торганын күрдем", дип ялган таратуы килеп иреште. Ямьсез күренеш, әлбәттә. Ләкин күңелне тынычландырганы шул: 14 сентябрьдә узган ата-аналар җыелышында 56нчы бакчада бу уку-тәрбия елында татар телендә ике түгәрәк эшләячәге, татар төремнәренә ныклы игътибар булачагы турында белдерелде.

Аннан бер ай алда Чаллы шәһәре башлыгы Наил Мәһдиев Бөтендөнья татар конгрессының VI нчы корылтаенда катнашучылар белән эшлекле һәм нәтиҗәле киңәшмә уздырган иде. Быел шәһәребездә мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында узган укытучыларның август конференциясендә дә башка еллардан аермалы буларак милли мәгарифкә аерым игътибар бирелде. Бу җыеннарның дәвамы буларак шәһәр бакчаларының барлык татар төркемнәрендә татарча аралашуга ирешү максат итеп куелырга тиеш.

Тәлгать Әхмәдишин
Чаллы шәһәре

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG