Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чуаш теленең кәттә була алганын күрсәтергә телибез"


"Кала-ха" заманча чуаш теле дәреслекләре
"Кала-ха" заманча чуаш теле дәреслекләре

Чуашстанда "Кала-ха" дип аталган заманча чуаш теле дәреслекләре гамәлгә ашырыла. Азатлык аның авторы Александр Блинов белән әлеге дәреслекләр, милли телләрне заманча укыту алымнары һәм методикалары, көндәлек тормышта чуаш теленә тискәре караш, чуашларның тел хокуклары өчен көрәше турында сөйләште.

Александр үзе чит телләр укытучысы (ул француз һәм итальян телләрен укыта), туган телне укыту мәсьәләсендә ул 10 еллап эшли. Чабксарда аның хосусый тел мәктәбе бар. Туган тел мәсьәләсе борчый башлагач, ул баласы белән дә чуашча сөйләшә башлаган, чуаш теле укытучылары белән дә эшли башлады, аларга чит тел укытуда булган кызыклы алымнарны аңлата башлаган. Чит тел укытучының туган тел укытучысына караганда әзерлек дәрәҗәсе түбәнрәк, ди ул.

— Александр, чуаш теленең язмышы өчен сез кайчан борчыла башладыгыз? Моңа нәрсәләр китерде?

Телнең югалмавына мин дә сәбәпче булырга тиешмен

— Чуаш телен мин гел ярата идем, ләкин элек аның вазгыяте начар дип һич уйламаган идем. Ара-тирә янымда кемдер чуашча сөйләшә иде, барысы да яхшы, үсеш бар дип уйлый идем. Мин үзем шәһәрдә туып үстем, шуңа телне камил белдем дип тә әйтә алмыйм. Үзем улым белән эсперанто телендә сөйләшә идем, әти-әниемне исә балам белән чуашча сөйләшергә сорый идем. Ләкин әти-әнием психологик яктан кечкенә бала белән урысча гына сөйләшә ала иде, шәһәрдә барысы да шулай итә иде.

Александр Блинов (сулда) һәм Эктор Алос-и-Фонт. "Хавал-2019"
Александр Блинов (сулда) һәм Эктор Алос-и-Фонт. "Хавал-2019"

Каталан галиме Эктор Алос-и-Фонт Чабаксарга килгәч, ул миннән "балаң белән син дә чуашча сөйләшмәсәң, ул күпмедер вакыттан соң аны туган тел дип ничек атый алачак соң?" дип сорады. Бу сорау мине нык уйландырды, аңарчы моның турында һич уйланмый идем. Шуны аңлагач, мин дә нәрсәдер эшләргә тиеш, телнең югалмавына мин дә сәбәпче булырга тиешмен дип актив эшли башладым.

— Ул чакта һәм хәзерге вакытта чуаш теленең халәтен чагыштырсак, нәрсә әйтә аласыз? Яшьләр, балалар чуаш телендә сөйләштеме, сөйләшәме?

— Чуашстан белән Татарстан арасында бу мәсьәләдә зур аерма бар дип уйламыйм, Казанда бары тик мөмкинлекләр күбрәктер ул. Шәһәрдә үскән балалар иң яхшы очракта телне пассив кулланылышта аңлаган, мондый балаларның саны 20-30% чамасы булган. Хәзер мондый балалар күбрәк.

Туган тел сыйфатлы белемгә киртә тудыра ала дигән фикер бар

Элек авылларда балалар чуашча сөйләшсә, хәзер инде аралашу да, уку да урысча бара. Сәбәбе гади: барысы да мәктәп имтиханнарыннан курка. Акценттан курку, оялу да бар, һәр әти-әни баласына сыйфатлы белем бирергә тели бит, һәм еш кына туган тел моңа киртә тудыра ала дигән фикер бар. 10 ел элек хәзерге кануннар да юк иде, чуаш телен 2-3 сәгать барысы да мәҗбүри укый иде, моны табигый кабул итә иделәр дә.

Вазгыять кискен үзгәрде дип әйтә алмыйм. Иң зур үзгәреш шул: чуаш теле мәҗбүри дәүләт програмыннан төшеп калган. Хәзерге вазгыятьтә ата-аналар чуаш телен кирәксез саный, балаларын имтиханнарга әзерләү әһәмиятлерәк дип уйлый. Нәтиҗәдә, балалар математика, урыс теле, инглиз телен күпләп өйрәнә, туган телләргә исә икенчел караш туа.

— 2017 елгы вакыйгаларны ничек бәялисез соң? Бу вакыйгалар телгә мөнәсәбәтне нык үзгәрттеме?

— Чуаш телен укыту, аның сыйфаты белән канәгать булмаган ата-аналар гел булды ул, алар хатлар да язып торганнар. Ләкин аларның саны шулкадәр зур булган дип әйтә алмыйм. Минем генә шундый хисме: ләкин Путинның мәгълүм чыгышына кадәр әлеге мөрәҗәгатьләрнең саны нык үскән иде кебек. Бу көтелмәгән дулкын иде, әйтерсең лә ничектер сүз берләшеп яза башлаганнар, туган телләрнең кирәксезлеге әйтелгән һәм шунда ук моның турында Путин да белдерү ясый. Белмим, бу миндә генә шундый хисме, ләкин Чуашстанның мәгариф министрлыгы да 2017 елның язында әлеге хатларның нык күбәюен әйткән иде.

Телгә укыту гына җитми, аны реаль тормышта да куллану мөһим

Моңарчы чуаш теле кимендә ике сәгать мәҗбүри укытыла иде. Хәзер туган телне сайлап өйрәнәләр. Телгә караш үзгәрде, әлбәттә. Социологиядә шундый канун бар: телне укыту гына җитми, аны реаль тормышта да куллану мөһим, һәм телнең абруе да үсәргә тиеш. Соңгы ике компонент булмаган очракта, әлбәттә, аңа мөнәсәбәт үзгәрә, аны өйрәнүнең мәгънәсе дә кими.

— Гомумән, чуаш теленең хәзерге халәтен сез ничек бәялисез? Көнкүреш тормышта, иҗтимагый киңлектә ул никадәр кулланыла? Яшьләрнең телгә мөнәсәбәте нинди?

— Бу мәсьәләдә төрле тикшеренүләр бар, моны әле әйткән Эктор Алос-и-Фонт та өйрәнгән. 1990нчы еллар белән чагыштырганда, чуаш теленә мөнәсәбәт яхшы якка үзгәргән. Дөрес хәтерләсәм, элек чуаш теленә 70%лап кеше тискәре караса, соңгы елларда инде 50%тан күбрәк кеше телгә уңай карый башлаган. 15-20 ел өчен бу — уңай үзгәреш.

Хәзер исә сорау шундый: чуаш телен кайда кулланып була? Тел көнкүреш тормышта кулланыла, урамда да ишетелә, гаиләләрдә кулланыла, кибетләрдә дә ишетеп була, олырак буын дәүләт оешмаларында да чуашча сөйләшә. Чуаш телен аңлаучылар, сөйләшә алучылар саны түбән дип әйтмәс идем.

Тел бары тик бер фольклор элементы буларак кына күзаллана

Яшьләр дә чуашча азмы-күпме сөйләшә. Аеруча элекке вакыт белән чагыштырганда, туган телдә сөйләшүчеләр саны артуын күзәтеп була. Ләкин оялу хисе хәзер дә бар. Тел бары тик бер фольклор элементы буларак кына күзаллана, аның югалуы никадәр зур бәла булуын аңлау әлегә юк.

— Ә сез көнкүреш тормышта чуаш теленә тискәре караш, негативка юлыгасызмы?

Александр Блинов
Александр Блинов

— Әлбәттә, бу еш була. Берничә ай элек кенә булган хәл: бер танышым тукталышта басып торып, телефоннан чуашча сөйләшкән. Аның янына интеллигент кына кыяфәтле, өлкән яшьтәге ир-ат килеп, "Сезгә кеше алдында чуашча сөйләшергә оят түгелме!" дигән. Ул "миңа ник оят булырга тиеш соң", дип аптыраган.

Мин үзем итальян телен дә укытам. Бер клиентым минем чуаш телен дә укытуымны белгәч, миндә укудан баш тарткан. Югыйсә, мин яхшы укытучы булып саналам. Менә шундый сәер очраклар булгалый шул, һәм бу бик күңелсез.

— Чуашлар никадәр үз тел хокукларын якларга әзер?

— Кемдер әзер, кемдер юк инде. Безне еш кына татарлар белән чагыштыралар. Чуашлардан аермалы буларак, татар-башкортларда хәтта исем дәрәҗәсендә үз-үзен билгеләү мөмкин, син "Наилә" икән, синең инде урыс булмаганы аңлашыла. Чуашларда моның белән авыр, үзеңнең кем икәнен аңлау белән дә авырлык бар.

Чуаш телен бик яхшы белмәсә дә, яшьләр туган телләреннән оялмый

Күпме кешенең үз хокукы өчен көрәшергә әзер булуын мин әйтә алмыйм, ләкин шәһәрдә яңа буын үсеп килә. Алар чуаш телен бик яхшы белмәсә дә, үзләренең кем булганын белә, туган телләреннән, мәдәниятеннән оялмый, һәм бу уңай күренеш. Һәр тезиска җавап буларак антитезис барлыкка килә. Монда иҗтимагый оешмалар активлыгыннан да күп тора.

— Сез үзегез дә "Хавал" иҗтимагый хәрәкәтен җитәклисез? Әлеге оешма нәрсә белән шөгыльләнә?

— Беренче чиратта, без телне популярлаштырабыз. Без төрле милләтләр катнашкан тел аланнарын оештырып киләбез, ачык рухта дискуссияләр оештырабыз, телне өйрәнәбез, семинарлар үткәрәбез һәм башкалар. Мисал итеп, соңгы аланга Һиндстан телләре белгече килде, ул әлеге илдә тел сәясәте, төрле телләр халәте турында сөйләде, без моның турында сөйләштек. Татарстаннан да кунакка килүчеләр бар, әйтик, тарихчы Айрат Төхвәтуллин килеп, чуашларның һәм татарларның тарихы турында сөйләшү үткәрде.

Безнең бу аланга балалар да килә ала, аларның ата-аналары да килә ала, төрле буыннарга без төрле програмнар әзерлибез. Без барысына да ачык. Һәр килгән кеше үзе өчен үзе акчалар түли. Бер иганәче дә юк, һәркем үзенә торырга урын ала.

"Хавал-2019" аланы
"Хавал-2019" аланы

Әлбәтә, бер атнада кешене телгә өйрәтә алмыйбыз. Иң мөһиме: телгә кызыксыну уяту. Кызыксыну булса, ул инде аннары бу телне өйрәнәчәк, аңа уңай карашта булачак. Безнең өчен бу тел өйрәнү генә түгел, бу чуаш телен, мәдәниятен үстерү проектлары да туган урын. Кемдер укыту әсбаплары белән шөгыльләнә, кемдер чаралар үткәрә башлый һәм башкалар. Мондый аланны без инде ун ел оештырып киләбез.

Моннан тыш без "Телләр фестивале" дип аталган чараны үткәрәбез. Монда төрле телләр белгечләре чакыртыла, төп максат булып телләр төрлелеген күрсәтү тора. Монда дөньяда таралган телләрне генә түгел, барлык булган телләрне күрсәтү максаты тора. Кешеләр "кечерәк" телләрнең дә кызыклы булуын күрә, шулай итеп әлеге телләрнең абруе арта. Менә бу төрлелек "мин кайда соң?" дигән сорауга җавап эзләргә мөмкинлек бирә.

— Сезнең чуаш телен укытуына кайтсак, сез "Кала-ха" дәреслегенең авторы булып торасыз. Әлеге дәреслегенең үзенчәлеген, аның асылын аңлатыгызчы?

— "Кала-ха" — коммуникатив дәреслек, ул балаларны сөйләшергә, аралашырга өйрәтү максатына җавап бирә. Дәреслек "тәрҗемәсез" ысулына нигезләнгән, без балалар белән дәрестә бары тик чуашча гына сөйләшәбез. Сыйныфтан чыгарга кирәкме, коридорда бер-беребезне күрәбезме — мөмкин кадәр чуашча сөйләшергә тырышабыз. Каләмем төшә икән, мин шунда ук чуашча аларга каләмемнең төшүен әйтәм.

Элекке дәреслекләрне ачып карау да кызык түгел

"Классик" чуаш теле дәресләрендә нык күңелсез атмосфера. Элекке дәреслекләрне ачып карау да кызык түгел, моны сез дә аңлыйсыз. Укучыларга кызык булмаган текстлар күп иде. Монда башкача мөнәсәбәт һәм караш булырга тиеш. Балалар белән күбрәк җырлыйбыз, уйныйбыз. Телгә мөнәсәбәт тә уңай якка үзгәрә, алар бер-берсен хөрмәт итәргә өйрәнәләр.

Бала кулында тоткан дәреслек кызыклы булырга тиеш, ул елмаерга тиеш. Бала дәреслекне тотып елмая икән, димәк бу инде үзенчә уңыш. Без дәреслек ярдәмендә балаларны чуашча сөйләштерергә тырышабыз. Әйтик, бала дәрес вакытында бәдрәфкә чыгарга тели икән, ул моның турында чуашча сорарга тиеш. Беренче сыйныфта балалар гел бәдрәфкә йөгерә, һәм мин моңа шатланам, чөнки кирәкле сүзләрне ятлап чыгалар. Олырак сыйныфларда сорау бирер алдыннан укучылар чуашча "минем соравым бар" дип әйтергә тиеш, бу да үзенчә күнекмә. Шулай итеп, без балалар белән уйныйбыз, ясалма рәвештә чын тормыштагы модельне булдырабыз.

Безнең ниндидер яңа, без уйлап тапкан методика дип әйтеп булмый, болар барысы да инглиз телен укытуда киң кулланыла. Оксфорд, Кэмбридж, Макмиллан һәм башка күп кенә нәшриятлар чыгарган дәреслекләр бу алымнарны киң куллана һәм дөнья буйлап уңай нәтиҗәгә ирешә.

Бүгенге көндә без башлангыч сыйныф дәреслекләрен әзерләп чыктык. Бу методика белән Чабаксарның якынча 15 мәктәбе телне укыта. Бу дәреслек урыс телле укучыларга карый, хәзер бу профильне бездә "дәүләт теле буларак чуаш теле" дип атый башлаганнар.

— Бу дәреслекне кем финанслый? Үзегез чыгарасызмы?

Коммуникатив дәреслек белән эшләү авыр, балалар алдында гел "биеп торырга" кирәк

— Беренче дәреслекнең 3 мең данәсенә заказ безнең Мәгариф министрлыгы ясады, алар моның өчен акча түләде. Шөкер, министрлыкта безне хуплаган кешеләр булган иде, алар мондый дәреслекне кирәген аңладылар, "безгә мондый дәреслек кирәк" диделәр. Министрлык мондый дәреслек белән эшләргә теләгән укытучыларга аларны сатып алды. Ләкин, аңлыйсыз, коммуникатив дәреслек белән эшләү авыр, балалар алдында гел "биеп торырга" кирәк. Монда "күчереп ал" дигән биремнәр генә уңышлы түгел.

Башка чыгымнар инде минем җилкәгә төшә, моңа акчаларны танышлардан эзлим, үз акчаларымны да кертергә туры килә. Бер дустым дәреслек сайтын бушлай эшли, анда мин дәреслекләрне бушлай урнаштырам. Чуашстан радиосында эшләүче танышларым шулай ук аудиолар яздырта, бу эш белән ярдәм итә. Дәреслеккә җырларны да яздыру өчен акчаны күмәкләшеп җыябыз. Кыскасы, нәрсәнедер үз акчама эшлим, нәрсәгәдер яхшы кешеләр ярдәм итә.

— Милли телләрне укыту проблемы башка республикаларда да зур. 11 ел буе милли телләрне өйрәнеп тә, аны белмәгән, гади җөмләләр әйтә алмаган укучылар бик күп. Моның сәбәбе нәрсәдә? Бу методика проблемы гынамы, әллә монда башка сәбәпләр дә бармы?

Инглиз телен өйрәнеп тә, күп кенә укучы инглиз телен үзләштерми бит

— Эш методикаларда гына түгел. Монда телләрнең абруе, халәте дә зур роль уйный. Әйтик, инглиз телен өйрәнеп тә, күп кенә укучы инглиз телен үзләштерми бит, югыйсә, шулкадәр күп ресурслар, алдынгы дәреслекләр, әсбаплар бар. Инглиз теленең абруе шундый зур булып та, начар нәтиҗәсе булган укучылар аз түгел. Ә милли телләргә килгәндә, аларның абруе шулкадәр югары түгел бит.

Монда һәр укучы әлеге телнең әһәмиятен, кирәген сизәргә тиеш. Ул кибеткә кереп, шул телдә сөйләшеп алу мөмкинлегенә, ихтыяҗына ия булырга тиеш. Бу инде методика мәсьәләсе түгел, бу — тел сәясәте. Телне өйрәнү генә түгел, аны чынбарлыкта куллану мөмкинлеге дә булырга тиеш. Телне белү — абруйлы, мөһим нәрсә дигән аңлау да булырга тиеш.

Телгә ихтияҗ дигәндә, бу бик мөһим. Әйтик, инглиз телен хәзер укучылар артык өйрәнергә теләми, укыту авырлыклары бар. Ләкин хәзер бөтен телевидениены инглиз теленә күчерсәң, барлык тапшырулар, фильмнар, сериаллар, мультфильмнар, футбол уеннары һәм башкалар инглиз телендә генә булса, күпмедер елдан соң бөтен Русия инглизчә сөйләшә башлаячак бит. Ләкин Русия болай эшли алмый, чөнки аңлый: бу очракта халык милли үзаңы югалачак.

Милли телләрдә дә мондый альтернатива булырга тиеш: мультфильмнар татарча да булырга тиеш, кибеттә чуашча, татарча, удмуртча сөйләшкән кешеләр булырга тиеш. Мин кибеткә кереп, гел чуашча сөйләшәм, чөнки беләм: кешеләрнең 50%ы чуашча белә, сөйләшә. Шул гына, телләргә шартлар тудырырга кирәк.

Чуаш теле дә заманча, кәттә була алганын күрсәтергә телибез

Шуңа без дәреслектә дә "чуаш теле – бары тик авыл һәм урман" дигән стереотипны җимерергә тырышабыз, ул да заманча, кәттә була алганын күрсәтергә телибез. Әйтик, бездә Һарри Поттер турында да сөйләшүләр бар, "Драконны ничек кулга ияләштерү" мультфильмыннан да күренешләр, iPhone-нар, акыллы йортлар турында мәгълүматлар һәм башкалар бар. Бала китапта мондый кызык нәрсәне күрсә, аның өчен бу нормаль күренешкә әйләнә, без моңа ирешергә тиеш.

— Сез чит тел укытуда тәҗрибәле кеше. Әлеге тәҗрибәдән чыгып, туган тел укытучылары өчен нәтиҗәле укыту өчен төп 3 киңәш бирә аласызмы?

— Беренчедән, эшләгән эшне ярату кирәк, моның профессионалы булырга кирәк. Балалар моны бик яхшы сизә, күрә, телгә мөнәсәбәтләре шуна да формалаша.

Икенчедән, авыр булса да, укытуга "тәрҗемәсез", коммуникатив ысулларны кертергә кирәк. Күз алдыгызга китерегез: сезнең алдыгызда утырган укучы – сезнең балагыз, һәм сез аңа дөньяны һәм аның барлык кыйммәтләрен бары тик бер тел ярдәмендә генә аңлатырга тиешсез.

Өченче мәсьәлә: дөнья тәҗрибәсенә карау, аны өйрәнү. Велосипедны гел уйлап табып утырырга мөмкин, ләкин телләр укытуда күпчелек әйбер инде уйлап табылган бит, аның өчен бары тик шул дөнья тәҗрибәсен генә куллана белергә кирәк. Киңәшләр, әлбәттә, бик күп, аларны тиз генә әйтеп биреп тә булмыйдыр да.

XS
SM
MD
LG