Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Икетеллелек керемне арттыра, халыкта уңай имидж тудыра"


Эктор Алос-и-Фонт
Эктор Алос-и-Фонт

Социолингвист Эктор Алос-и-Фонт фикеренчә, мәктәпләрдә туган телләрне гариза яздырып укытуга калдырсалар да, бу әле җиңелү дигән сүз түгел. Туган телдә белем бирүне саклау мөһим, әмма аның белән бергә тел мохитен тудыруны да дәвам итәргә кирәк диде.

21 февраль дөньяда Халыкара туган тел көне билгеләнә. Русиядә 150дән артык тел бар дип санала, без — күпмилләтле дәүләт, һәр милләт, һәр тел кадерле дигән купшы сүзләр мөнбәрләрдән әйтелә, әмма чынында Русиядә урыс булмаган телләр үлем белән көрәшә. ЮНЕСКО Русиядәге 131 телнең юкка чыгу куркынычы булуын әйтә. Башкорт, чуаш, мари, эрзя, калмык, коми, ногай, удмурт, якут, чечен, кумык, ингуш, карачай-балкар, татар теленең диалектлары һәм сөйләшләре булган себертатар, бараба татарлары теле дә юкка чыгарга мөмкин. Бу уңайдан без Чабаксарда яшәп, татар, чуаш телләрен өйрәнгән, чыгышы белән Каталаниядән булган галим, социолингвист Эктор Алос-и-Фонт белән Русиядәге урыс булмаган телләргә карата мөнәсәбәт, тел сәясәте, телләрне саклар өчен нинди кораллар кулланырга мөмкин булуы хакында сөйләштек.

— Эктор әфәнде, Сез 10 ел элек Русиягә, төгәлрәк Чуашстанда төпләнеп тел проблемнарын өйрәнә башладыгыз. Бу еллар эчендә Русиядәге тел сәясәте ничек үзгәрде? Уңай һәм тискәре юнәлешләрне билгели аласызмы?

— Әйтүе авыр, чөнки төрле бәяләмә, фикерләр бар. Мәсәлән, дәүләт тарафлары дүрт сыйныфта имтиханнар барлыкка килде, бу телне үзләштерүгә файдага дигән караш яши, диләр. Дәүләт эшлеклеләре соңгы елларда телне үзләштерергә дүрт сыйныф та җитә дип әйтә, әмма мондый укуның нәтиҗәләре әле билгеле түгел. Телне белү, саклау өчен беренче чиратта мәктәпләрдә шул телдә белем алу сакланырга тиеш.

Ун ел элек интернет бүгенге кебек үсеш алмаган иде, хәзер исә ул кешенең яшәешендә аерылгысыз бер күренеш. Интернет заманы булгач, төрле кушымталар барлыкка килде, сәхифәләр эшләнә, китаплар басыла, балалар өчен уеннар барлыкка килә, блогерлар эшли. Ягъни кешеләр дәүләткә өмет итмичә хәрәкәт итәргә тырыша. Халык арасында тел белән кызыксынучылар артты, аерым иҗтимагый оешмалар ул проблемнар белән шөгыльләнә башлады. Ун ел элек ул кадәр күп түгел иде, хәзер бу – гади күренеш.

Тел сәясәтендә мондый борылышларны берсе дә көтмәде

Әлбәттә, 2017 елдагы үзгәрешләр дә кискен булды, бакчаларда, мәктәпләрдә туган, дәүләт телләре мәҗбүр булудан туктады. Кешеләр урыс булмаган телләргә карата дәүләтнең битараф булуын аңлады. Бусы – начар күренеш. Русиядә тел сәясәтендә мондый борылышларны берсе дә көтмәде булса кирәк. Барысы өчен дә капылт булды прокуратура тикшерү кампаниясе дә, аннары мәгариф турындагы канунга үзгәрешләр кертүләр дә.

— Ничек уйлыйсыз, ни өчен федераль үзәккә тел мәсьәләсен күпертеп чыгару кирәк булды? Халык ничек кабул итте дип саныйсыз: каршылык тудымы, әллә ничек бар, шулай кабул иттеме?

— Кызык сорау, әмма аңа өздереп җавап бирә алмыйм. Мин ни өчен кирәк булганын күзәтәм генә. Федераль үзәкнең урыс булмаган телләрне кысрыклавы, әлбәттә, милли республикаларга кагылды, Русиянең башка төбәкләре, шәһәрләр аның турында белми дә калды һәм мәсьәлә нидә булганына төшенмәде дә, күпчелек кешеләргә бу тема кызык түгел. Республикаларда да моңа карата реакция, вазгыять төрлечә булды. Татарстан, Башкортстан көрәшнең алгы рәтендә булды, мисал өчен. Җәмәгатьчелек үз фикерен әйтте, урам җыеннары күп булды, каршылык нык сизелде. Чуашстанга килгәндә, биредә андый кискен каршы тору гына түгел, тәнкыйтьләү дә, тел шартлатулар да әллә ни күзәтелмәде. Минем кызым гап-гади мәктәптә укый, чуаш телен туган һәм дәүләт теле буларак өйрәнде. Барысы да шулай. Телләр белән ыгы-зыгы башлангач, гаризалар язу мәрәкәсе китте. Ата-аналарда гаҗәпләнү хисе булды, нәрсәгә кирәк бу дигән сорау туды. Өч тапкыр гариза язу сәер иде, әмма бу берсүзсез эшләнде. Дөрес, барысы да диярлек чуаш телен сайлады. Чуаш теле кирәкми, теләмибез дип зур гауга купканы күзәтелмәде. Барысы да тыныч хәл ителде. Әлбәттә, бу – мәктәп, аның мөдирләре, укытучыларның ата-аналар белән эшләү нәтиҗәсе.

Республикаларда телгә мөнәсәбәт нинди, менә шуннан фикер йөртергә кирәк. Чуашстанда тел тирәсендәге вазгыять бик тыныч. Бер яктан бу уңай күренеш кебек, әмма тискәре ягы да бар. Бер тел югала икән һәм моңа карата бернинди дә фикер әйтелми, тәнкыйть белдерелми икән, моның нәрсәсе уңай? Халыкның күпчелегендә бернинди дә реакция күзәтелмәде.

Телне ихтирам йөзеннән өйрәнү әйбәт, әмма җитеп бетми

Каршылык тудырырмы? Әйтү кыен, әмма телне мөһим дип санаучыларда үпкә калгандыр дип саныйм. Ниндидер социаль төркем үзендә басымны сизә икән, бертигез шартлар булдырылмавы дәвам итсә, каршылык туа. Кешеләр милли телләргә лояль анысы, әмма без телләрне өйрәтүнең ирекле базар шартларында яшибез. Телне укыту нәтиҗәле, кызыклы булсын дигәнгә басым ясарга кирәк. Чуашстанда чуаш теле 20 ел дәвамында өйрәтелә, нәтиҗәсе әллә ни юк. Дәресләр калды, әмма алар нык кыскарды. Хәзер милли республикалар бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска тиеш. Башка илләрдә дә тел дәресләре 2-3 сәгать була ала, әмма балалар аны өйрәнә, үзләштерә. Бу Татарстанга да, Башкортстанга да, Чуашстанга да кагыла. Татарча укыйм дигән балаларга дәресләрне югары дәрәҗәгә күтәрергә кирәк. Әлбәттә, бу укытучылар гына бурычы түгел, гәрчә алар да фәнгә карашын яхшы якка үзгәртергә тиеш. Телне өйрәнгәндә аның өстенлекләре булуы кирәк. Мин башка милләтләргә лояль, шуңа өйрәнәм дигән мотивация озак яшәмәскә дә мөмкин. Ихтирам йөзеннән өйрәнү әйбәт, әмма җитеп бетми.

— Сезнең балаларыгыз да чуаш телен укып үзләштерә алмадымы?

— Кызым менә дигән итеп чуашча сөйләшә. Без аны гел мактап торабыз, мотивациялибез. Гаиләдә ике телдә сөйләшәбез, хатыным – урыс, мин – каталан. Балалар минем белән каталанча, әниләре белән урысча, кызым чуаш телен бары тик мәктәптә генә өйрәнә. Испаниягә кайтсак, алар каталан теленә күчә, бернинди дә кыенлык юк. Улыма әле 5 яшь, бакчасында, кызганычка, чуаш телендә тәрбия юк. 2017 елдан соң мәктәпләр, бакчалар мөдирләре куркып калды, чуаш телендә җырларга ярыймы, юкмы, тел дәресләре ярыймы, дип фикер йөртә. Ә прокуратура килеп керсә, дигән шикләнү бар. Бакчада шул бер почмак кына чуашлар барлыгын, без Чуашстанда яшәгәнне искәртеп тора. Чуашстанның шәһәрләрендә милли мәктәпләр юк. Бу яктан Татарстан, Башкортстан, Якутия бер башка югары.

— Телне өйрәнүнең мөһимлеге, ул кызык булырга тиеш дидегез. Бүгенге сәяси чынбарлыкны исәпкә алып, телне өйрәнүгә ничек кызыксындырырга, телне үстерүнең юллары нинди? Мисал өчен, туган телләр факультатив статусына калдырылса, ул кирәкми дигәнгә ата-аналар да, балалар да бик тиз төшенәчәк.

— Факультативка калдыру куркынычы бар, әлбәттә, бу уңай күренеш түгел. Әмма бу - беттек, үлдек дигән сүз дә түгел. Франциядә андый мисаллар бар. Мәктәпләрдә факультатив буларак окситан, каталан, баск, бретон телләрен өйрәнү бар. Нәтиҗәле укытыла. Башта кешеләр аңа игътибар итмәгән, кирәклеген аңламаган. Әмма тора-бара ул телләрне өйрәнгән кешеләр дәүләт оешмаларында эшләгәнен күргән, дәүләт тарафыннан игътибар булуын сизгән. Укыту белән генә туктамый бит эш. Чуашстанда тел сәясәте мәктәпләрдә чуаш телен мәҗбүри укыту белән чикләнде, кешеләр аның гамәлдә булуын күрмәде, чын мәгънәсендә ни өчен кирәк булганын аңламады.

Дөрес, мәктәп тел мохите ролен үти ала. Әмма тел үзләштерүдә өстәмә дә мөмкинлекләр кирәк. Һичшиксез, бу визуаль, аудио мәгълүматлар була ала. Татар, башкорт, чуаш, якут телләрендә элмә такталарның булуы, җәмәгать урыннарында дәүләт телендә хезмәт күрсәтү дә кирәк. Бала мәктәптән чыгып кибеткә керә икән, ул өйрәнгән телендә кишер, кыяр, икмәк, сөт дигән язуларны күреп белемен киртләп куя. Дәүләт оешмаларында, җәмәгать урыннарында дәүләт телендә сөйләшү кирәк. Бөтен җирдә язулар, хезмәт күрсәтү бар икән, кешедә мин бу телне куллана алам, сөйләшә алам дигән үз-үзенә ышаныч арта. Дәүләт оешмларында урыс телендә генә икән, башка телләр кирәкми дигән хис кала кешедә.

Икетеллелек керемне арттыра, халык арасында уңай имидж тудыра

Аерым хосусый оешмалар белән эшләргә, аларга икетеллекнең өстенлекләрен аңлатырга кирәк. Ике дәүләт телендә язу, сөйләү, хезмәт күрсәтү сатып алучылар аудиториясен киңәйтә, бу керемне арттырырга яки халык арасында уңай имидж тудыра дигәнне җиткерү мөһим. Ягъни телләрне белү, куллануның икътисади кыйммәте бар. Бу рәвешле эшләү тәҗрибәсе Канада, Европаның кайбер илләрендә бар. Әйе, нәтиҗәсе тиз булыр дип көтәсе кирәкми. Бу тиз эшләнми, әкренләп башкарыла. 10, 20, 30 ел узарга мөмкин, әмма яңа буыннарга аны өйрәтеп калдыру, икетелеллек гади күренеш итеп күрсәтүне, сеңдерүне башкарырга кирәк.

— Каталан теле үсеш кичерә, бу мәгариф өлкәсендә дә, аны тормышта куллануда да күзәтелә. Барселонада барлык язулар да башта каталан, аннары испан телендә языла. Казанда исә татарча язсалар да ул икенче урында тора яки кечкенә хәрефләр белән языла. Кафе-рестораннарга керсәң, каталанча эндәшүчеләргә хөрмәт-илтифат яудырыла, бөтен җирдә Каталания байраклары. Озак ирешелдеме моңа? Русиядәге милли республикаларга телләрен төбәк теле дәрәҗәсенә күтәрү мөмкин булачакмы?

— Һәрхәлдә сабыр булып күп эшләргә туры киләчәге көн кебек ачык. Каталан телен куллану дәрәҗәсе төрле төбәкләрдә төрлечә, гәрчә каталан теле өчен уңай шартлар тудырылган дип санала. Әмма Каталония халкының 31 процент кешесе генә каталан телен белә, куллана. Бу Татарстан күрсәткечләреннән дә азрак. Төбәк теле испан теле белән янәшә куела, анысы хак. Билингвлар булсын дип зыялылар тырышты. Каталан телендә белем бирүче мәктәпләр бар, укыту мәҗбүри, телгә өйрәтүнең йөзләгән методикасы бар, китаплар, дәреслекләр бик күп һәм алар заманча, инглиз, испан теленнән ким түгел. Дәүләт, хосусый матбугат чарлары бар, футбол каталан телендә шәрехләнә, балалар өчен тапшырулар, мультфильм, кинофильмнар, уеннар бихисап. Болар барысы да булырга тиеш. Хакимияттән таләп итү дә, аны контрольдә тоту да, аңлату да кирәк. Тел сәясәте киң колачлы булырга тиеш.

Милли мәктәпләрне ничек тә булса саклап калырга кирәк

Кешеләрдә күңел төшенкелеге бардыр, мин аны аңлыйм. Әмма телгә басым булган саен тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә туры киләчәк. Милли мәктәпләрне ничек тә булса саклап калырга кирәк, һичшиксез. Кимендә аерым фәннәр туган телдә булырга тиеш. Башкорт, татар, чуаш, якут туган телендә укырга тиеш. Татар телендә белем алган балаларны өйрәндек, алар урыс телен бик яхшы үзләштерә. Зыялылар, милли хәрәкәт БДИ бөтен әйберне тар-мар итә дип саный. Әмма социлогик тикшеренүләр туган телдә белем алган балага БДИның урыс телендә бирүе бернинди дә авырлык тудырмаганы ачыкланды. Урыс телле, татар телле балалармы алар – аермасы юк, имтихан тапшыру проблемы юк. Сүз уңаеннан, Каталониядә кем ничек тели, шул телдә чыгарылыш имтиханын тапшыра ала. Бусы бер. Икенчесен әйттем инде, бу – тел мохитен тудыруга бәйле, милли телдә заманача продукция җитештерү дә кирәк.

Басклар да 30 ел дәвамында тел өйрәнүгә таба барды. Ата-аналар белем алуны испан якин баск телендә сайлый ала, 50/50 иде күрсәткечләр. 1980нче елларда испан телендә укыйбыз, баск теле кирәкми дигән фикер әйтүчеләр күп иде. Хәзер исә кешеләрнең 80 проценты баск телен сайлый. Анда да халыкның 32 проценты гына баскча сөйләшә. Әмма активистлар, зыялылар хакимият белән бергә басклар телен белүнең өстенлекләре бар икәнен исбатлый алды. 1нче сыйныфтан алып 11нче сыйныфка кадәр баск телендә белем алалар, әмма испан телен дә барысы да 100 процент үзләштерә. 30 ел дәвамында басклар тел сәясәтен, аның нәтиҗәләрен өйрәнде, алардагы кебек күпсанлы фәнни хезмәтләр башка берсендә дә юк.

Дөньяда кайсы телләргә юкка чыгу куркынычы яный?
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:57 0:00

— ЮНЕСКО тарафыннан башкорт, чуаш һәм башка төбәк телләре юкка чыгарга мөмкин булган исемлеккә кертелде, телләргә югалу яный. Галим буларак бу телләрнең киләчәге турында нинди фаразларыгыз бар?

— Алдан 100 елга фараз биреп булмый. Бүгенге көнгә кадәр булган хәлләр дәвам итсә, чуаш телендә сөйләшүләр 5 процентка гына калачак. Башкорт теленә килгәндә, фаразлар бераз өметле, чөнки аларда телне яңа буынга тапшыру традициясе бар. Ул тиз генә юкка чыкмас. Телләрне яшәтер өчен аларны шәһәр шартларына яраклаштырырга кирәк. Әйе, авыллар да кирәк, аларны саклау мөһим, әмма кешеләр күпләп шәһәргә күчә. Милли тел шәһәр теле булырга тиеш. Көнкүрештә шул телне кулланып аралашырга кирәк, тел заманча икәнен аңлатырга, шундыйга әверелдерү юнәлешендә эшләү әһәмиятле.

— Эктор, бүген нинди тикшеренүләр алып барасыз?

— Соңгы ике елда Чуашстанның көньягындагы татар, чуаш телләре торышын өйрәнәм. Ничек саклана бу телләр, кемнәр сөйләшә, аларның үсеше нинди дигән сорауларга җавап эзлим. Әлегә төгәл саннар юк, якынча нәтиҗәләрне генә әйтә алам. Чуашстанның көньяк татар авылларында туган тел бик яхшы сакланган. Батыр, Комсомол районнарында татар авыллары шактый. Бу якта яшәүчеләрнең гомум саныннан татарлар 30 процент тәшкил итә. Мәктәпләрдә, аеруча башлангыч сыйныфларда татар телен өйрәнү сакланган. Татарларда гореф-гадәт, дин көчле. Бу да телнең сакланышына тәэсир итә. Татар авылларында балалар үзара, әти-әниләре белән татарча аралаша, бернинди дә кыенлык юк. Авыллар зур, барысы да татар телле, татарлар укмашып яши. Татар телле мохит саклана. Татарлар үзаллы җитеш тормышта яши, алар арасыннан район үзәге, шәһәргә күченеп китү очраклары сирәк. Барысы да үзебездә бар бит, ди алар. Мәсәлән, Шыгырдан авылы район үзәгеннән дә зуррак авыл.

Район үзәгендә исә аралашу автоматик рәвештә урысчага әйләнә

Чуаш авыллары да чуаш телле, балалар да барысы да туган телдә сөйләшә, әмма мәктәпне тәмамлау белән алар район үзәгенә, шәһәрләргә күчүне хуп күрә. Район үзәгендә исә аралашу автоматик рәвештә урысчага әйләнә. Чуаш теле кулланмаганын күрә, алар урыска күчә. Шул сәбәпле әти-әниләре белән дә урысчалы-чуашча сөйләшә башлыйлар. Татарларда мондый күренеш күзәтелми. Татарларда да, чуашларда да урыс телен үзләштерү белән бернинди дә проблем юк. Алар милли мәктәптә укыса да, урыс теленнән БДИны уңышлы тапшыра.

Тагын бер күренеш бар. Чуашлар акча дип читкә эшкә китә, Мәскәүгә юл тота. Татарлар исә акчаны Татарстанга йөреп эшли. Бәлки, бу да тәэсир итәдер. Татар теле сату эшендә бик актив кулланыла.

Милләт, тел өчен горурлык яшьләрдә бар, чуашларда да, татарларда да моның белән проблем юк. Чабаксар, Канаш һәм башка шәһәрләрдә чуашча аралашу юк диярлек. Шәһәрләрдә чуашча укыткан мәктәпләр булмавы да тәэсир итә.

XS
SM
MD
LG