Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сабыйлар" мәркәзе: 100дән артык бала татар телле бакчага чиратта тора иде


"Сабыйлар" үзәгендә
"Сабыйлар" үзәгендә

Казанның тагын бер районында татарча тәрбия бирүче балалар бакчасы, "Сабыйлар" үзәге ачылды. Ул тулысынча хосусый оешма, дәүләттән бер тиен дә алмый.

Мәркәз Мәскәү районындагы Комсомольская урамында, Кырлай паркы янында, Казансу буенда урнашкан. Ул матур, җылы, якты, төрле төсләргә бай. Заманча эшләнүе, кыйммәтле җиһазлар алынуы күренеп тора. Мәркәз 7 ноябрьдән эшли башлаган, рәсми ачылышы узган якшәмбе, 16 декабрьдә булды. Бәйрәмгә балалар, әти-әниләр, психология, педагогия белгечләре чакырылган иде. Әниләрнең күбесе яулыктан, яулык бөркәнгән кыз балалар да күренде. Балаларга мастер-класслар уздырылды, ата-аналар файдалы лекцияләр тыңлады.

Ләйсән Солтанова
Ләйсән Солтанова

"Сабыйлар" үзәге җитәкчесе Ләйсән Солтанова сүзләренчә, мәркәзне ихтыяҗ зур булганга ачканнар. "Үзәк 2011 елда ачылганнан бирле, анда кыска вакытлы балалар бакчасы эшләп килде. Быел шул бакчага эләгер өчен 100дән артык бала чиратка язылды. Без шушы ихтыяҗны исәпкә алып, яңа үзәк ачарга карар иттек. Бу инде мәркәзгә әйләнде", дип сөйләде Ләйсән ханым Азатлыкка.

Казанда "Сабыйлар" үзәге ачылды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:40 0:00

Бакчада ике юнәлеш эшләп килә: кыска вакытлы балалар бакчасы (иртәнге тугызынчы яртыдан көндезге сәгать өчкә кадәр) һәм аерым дәресләр. Бакчада өч тапкыр ашату, тәрбия һәм белем бирү програмы каралган. Аерым дәресләргә алты айдан алты яшькә кадәр балалар йөри ала. Биредә бишектән үстерү, тәүфыйкьле бала, инглиз теле, мәктәпкә әзерләү дәресләре бар.

"Сабыйлар"ны кечкенәдән үстерү дәресләре алып баручы бердәнбер үзәк дип санарга мөмкин. Ул тулысынча хосусый оешма, дәүләттән бер тиен дә алмый. Шулай да киләчәктә кыска вакытлы балалар бакчасын тулы көнлек итү һәм моның өчен лицензия алу ниятләре дә бар. "Лицензия алып, тулы хокуклы бакча ачарга әзерләнәбез, ул вакытта инде ниндидер грантлар, субсидияләргә дә өмет итәргә мөмкин", ди Солтанова.

Аның фикеренчә, әгәр балага татар теленең кирәклеген, татар телендә аралашуның мөһимлеген алты яшькә кадәр аңлата алсаң, аннан соң инде аңа кайбер белемнәрне өстәп торырга гына да мөмкин. "Төп үсеш чоры, кабул итү чоры алты яшькә кадәр дәвам итә, әгәр бала урыс мәктәбенә эләгә икән, ул татар телен дә, урыс телен дә беләчәк", ди мәркәз җитәкчесе.

Ата-аналар
Ата-аналар

Ул, татар телен балага үзебез өйрәтергә теләмәсәк, безнең өчен моны беркем дә башкармаячак дип саный. "Урамга чыгып, татар телен бетерәсез дип йөрү дә файдалыдыр. Әмма эш эшләми генә, лаф орып кына йөрүнең файдасы булмаячак. Шуңа күрә һәр кеше үз көченнән килгәнчә татар теленә бәйле вазгыятькә үз өлешен кертә ала икән, кертсен, бу үз җимешен бирәчәк", ди Ләйсән ханым.

Айгөл Җидеханова
Айгөл Җидеханова

Ике баласы белән бәйрәмгә килгән Җидехановлар гаиләсе үзәккә беренче кызларын тугыз ай тулу белән йөртә башлаган. Хәзер аңа өч яшь. Инде сеңлесе дә бар, әле ул яңа туган сабый гына. Әниләре Айгөл Җидеханова "Сабыйлар"га бик яратып йөрибез, тәрбия, белем бирү методикалары ошый, укытучыларын яратабыз дип сөйләде Азатлыкка. Аның фикеренчә, мондый үзәкләр Казанның һәр районында булырга тиеш. "Дәүләт бакчаларында, татар телле булсалар, балалар барыбер урысчага өйрәнә, урыс сүзләре алып кайта. Алты яшенә кадәр татар телендә генә сөйләшеп мәктәпкә килгән баланың урыс телен өйрәнүдә проблемнары булганын күргәнем юк. Уктыучы буларак әйтәм", ди әни кеше.

Ул татар телендә заманча балалар бакчасы таба алдык, шундый ук дәрәҗәдәге мәктәп турында бүгеннән үк уйлый башладык ди. "Баш каткан, кая бирергә? Тыныч күңел белән балаларны бирерлек мәктәпләр булсын иде Казанда", ди Айгөл ханым.

Динар һәм Айсинә Камаловлар
Динар һәм Айсинә Камаловлар

Балаларына гаиләдә өйрәткән татар телен саклап калу өчен Камаловлар гаиләсе дә "Сабыйлар" үзәгенә килгән. Гаилә башлыгы Динар әфәнде "ата-ана балага туган телне бирергә тиеш, аннары инде бала үзе хәл итәр, киләчәктә кирәкме ул аңа, юкмы", дигән фикердә. Хатыны Айсинә ханым телне гаиләдә генә саклап булмый дип саный. "Татар телендә белем бирүче бакчалар да, мәктәпләр дә булырга тиеш. Без биредә "Казан ханлыгы" дип аталган төркемгә йөрибез. Бер тәрбияче татар телендә, икенчесе - инглиз телендә генә сөйләшә. Урыс телен исә болай да өйрәнәчәкләр", ди Айсинә Камалова.

Ачылганнан бирле әлеге үзәктә дин, әхлак дәресләре алып баручы остаз Гөлфия Гайнетдин дә кечкенә вакытта яхшы нигез алып калган балалар, киләчәктә нинди генә мәктәпкә, мохиткә барып кермәсен, үз кыйблаларын саклап кала дигән фикердә. "Кече яшьтән кермәсә, соңрак бөтенләй дә кермәскә мөмкин", ди остаз. Дин, гарәп имлясен өйрәтү дәресләренә ихтыяҗ зур, әти-әниләр сорап килә, балалар теләп йөри икән.

"Сабыйлар" үзәге Казанда 2011 елда ачылды. Аның төп максаты – әти-әниләргә баланы татар мохитендә тәрбияләргә һәм аның төрле сәләтләрен ачарга ярдәм итү.

Үзәк ачу идеясе белән әниләр Алимә Сәләхетдинова һәм Ләйсән Галәвиева чыга. Соңрак Алимә гаиләсе белән Канадага күчеп китә, ә проект дәвам итә. Бүгенге көндә "Сабыйлар" мәркәзен гамәлгә куючы булып Наил һәм Ләйсән Галәвиевләр тора.

XS
SM
MD
LG