Accessibility links

"Без — Русиядә бердәнбер телсез төбәк". Карел телен саклау тәҗрибәсе


Наталья Антонова
Наталья Антонова

Карел теле төбәккә исем биргән милләт теле булса да, дәүләт теле саналмый. Карел активисты Наталья Антонова белән ана телен саклау юллары турында сөйләштек.

Русия тел активистларын берләштерүче "За языки РФ" платформасы тел саклауның алдынгы тәҗрибәләренә багышланган онлайн-конференцияләрен дәвам итә. Өченчесе 12 сентябрьгә билгеләнгән. Азатлык бу чарада тәкъдим ителгән иң кызыклы тәҗрибәләр белән якынрак таныштыруны дәвам итә.

Беренче конференциядә яңгыраган чиркәсләрнең аталык йоласы турында язган идек инде. Тыңлаучыларда зур кызыксыну уяткан тагын бер тәҗрибә — спикер Наталья Антонова тәкъдим иткән "Тел оясы".

Наталья Антонова ике иҗтимагый оешма — "Карел теле йорты" һәм "Яшь Карелия" оешмаларының идарә әгъзасы булып тора. "Карел теле йорты" Карелия республикасының Ведлозеро авылында 2013 елдан бирле эшләп килә. Аның белән әңгәмә кордык.

— Наталья ханым, карел теленең сезнең төбәктәге торышын ничек бәялисез?

— Кареллар республиканың 7 процентын тәшкил итә, 45 мең кеше чамасы. Карел теленә, бер яктан, юкка чыгу куркынычы яный дип санала, икенче яктан, республика телгә ярдәм итү өчен төрле чаралар күрә. Бу чараларны тел өчен җитди ревитализация дип атый алмыйм, республика дәүләт исеменнән телне саклап калу чараларын күздә тота. 2004 елда республикада карел, веб һәм фин телләренә ярдәм күрсәтү турында канун кабул ителә. Безнең төбәк тел ягыннан үзенчәлекле һәм бик кызыклы, җирле халык өч тел куллана — бу өч тел үзара охшаш, тугандаш фин-угыр телләре.

"Карел теле йорты"
"Карел теле йорты"

Карел теле, әлбәттә, төбәккә исем биргән титул милләт теле. Нәкъ менә карел теленә туры ярдәм турында сүз юк. Мин милли сәясәт министрлыгына махсус шалтыратып сорадым, алар карел телен саклау чаралары Карелия республикасындагы җирле халыклар яши торган территорияләрнең милли-социаль һәм милли-мәдәни үсеше програмына кертелгән, дип аңлатты. Бу зур програм 2018 елдан 2030 елга кадәр планлаштырылган. Шулай ук башка министрлыклар — мәгариф һәм мәдәният министрлыклары програмнарына да карел телен яклауга багышланган махсус бүлекләр кертелгән. Карел телен яклау өчен чаралар күрелми дип әйтү дөрес булмас. Шулай да минем шәхси фикеремчә, телне саклау өчен бу күп санлы чараларны уздыру урынына телне саклау ысулларын куллану кирәк. Бәйрәм, конкурс кебек чаралар белән генә карел телен саклап калып булмый, әмма безнең бөтен чаралар шуңа кайтып кала.

Дөрес, соңгы вакытта мине сөендергән бер күренеш — интернетта, социаль челтәрләрдә карел теленә игътибар артуы күзәтелә. Яшьләр бик активлашты. Сүз телне нульдән өйрәнүчеләр турында бара. Карел телендәге контентка яшьләр тарафыннан игътибар көчәйде — тестлар, онлайн-конкурслар, кушымталар.

Шулай да, телне тирәнтен өйрәнүче кеше буларак, мине телне куллануны үстерү буенча алгарыш булмавы борчый, без һаман да телгә карата кызыксыну уяту, телне өйрәнүгә мотивация булдыру, телгә яки мәдәнияткә кагылышлы мәгълүматлар эзләү стадиясендә "җылынып" ятабыз. Соңгы елларда карел, веб һәм фин телләренең республика мәгарифендә артка тәгәрәве нык сизелә. Ата-аналарга туган телне саклауны ихтыярига калдыру кануны да моңа тәэсир итә. Теоретик яктан саннарны элекке дәрәҗәдә тоталар, ләкин барысы да дәрес һәм сыйныфлар саны кимүен белдерә. Телнең сыйныфтан тыш белемгә күчүе дә сыйфатны киметә.

Бүгенге көндә иң зур проблем — телне үстерү белән шөгыльләнгән белгечләр. Сер түгел, безнең иң яхшы, төпле белгечләр күршеләргә — Финляндиягә күчә, минем күп танышларым, курсташларым, хезмәттәшләрем Финляндиягә күчеп бетте. Куәтле карел теле активистларының 99 проценты читкә китеп бетте. Республикада бик тыйнак ресурслар гына калды. Бөтен өмет әлегә интернетта — онлайн-курслар, онлайн-сүзлекләр. Кайсыдыр өлеше дәүләт, кайсыдыр өлеше — иганәчеләр ярдәмендә.

"Карел теле йорты"нда китапханә
"Карел теле йорты"нда китапханә

— Карел теле төбәктә дәүләт теле түгел, шулаймы?

Төбәккә исем биргән милләт теленең төбәктә дәүләт теле статусы юк

— Әйе, карел теле дәүләт теле саналмый. Аңа дәүләт теле статусы бирер өчен берничә омтылыш булды, ләкин канун чыгару җыелышларын уза алмады. Телебез 2004 елдагы карел, веб һәм фин телләренә булышу турында канунда гына искә алына, ләкин дәүләт теле түгел. Активистлардан да, актив булмаганнардан да еш кына "Без — Русиядә бердәнбер телсез төбәк" дигәнне ишетергә туры килә, ягъни төбәккә исем биргән милләт теленең төбәктә дәүләт теле статусы юк.

— "Карел теле йорты" оешмасы дәүләттән ярдәм аламы?

— "Карел теле йорты" — иҗтимагый оешма, юридик зат, аның үз уставы бар. "Йорт"та бик күп проектлар эшли. Онлайн-конференциядә тәкъдим ителгән "Тел оясы" — шуларның берсе. "Тел оясы" — без проект дип атарга өйрәнгән гадәти проект түгел, ул көндәлек эш, балалар иртәдән кичкә кадәр шөгыльләнә. Ул балалар бакчасы кебек эшли, карел телле бакча. Дәүләт ярдәменә килгәндә, ул өлешчә. Вакыт һәм кеше ресурслары булганда, дәүләт ярдәмен дә алырга була, проект язарга вакыт кына җитми.

— Грантлар турында әйтәсезме?

— Әйе, хәзер бөтен министрлыклар конкурслар аша ел саен коммерциясез оешмаларга субсидияләр бирә. Шулай да бездә кеше ресурслары бик аз, штатта махсус проект менеджер вазифасы юк, бу безнең иң йомшак урын. Бездә бик кечкенә штат. Аңа да карамастан, без милли сәясәт министрлыгыннан, Тимченко фондыннан, президент фондыннан грантлар оттык, пенсинерлар белән эшли торган проект ясадык. Дәүләт яки муниципалитет ярдәменә ихтыяҗыбыз зур, мәсәлән, "Тел оясы" көн саен эшли, андагы хезмәткәрләрнең хезмәт хакы иҗтимагый оешма фондыннан түләнә, район 1-2 ставка өчен түләү мөмкинлеге таба алмый.

— Ә иҗтимагый оешманың бюджеты нәрсә бәрабәренә формалаша?

— Оешма әгъзалары кертемнәре, иганәче акчасы, бер өлеше — үзебезнең хезмәт. Мәсәлән, без чараларда карел милли камыр ашлары сатабыз. Аны безнең волонтерлар, үзебез җитештереп сатабыз. "Карел теле йорты"н төзегәндә чыгымнарның 20 процентын шул ашлар аша капладык.

"Карел теле йорты"нда "Тел оясы"
"Карел теле йорты"нда "Тел оясы"

— "За языки РФ" конференциясенә килгәндә, башка регионнарның проектлары белән уртак эшчәнлек перспективасын күрәсезме? Карел телен куллануны үстерү өчен нинди проектны тәкъдим итәр идегез?

— Миңа туган телне көндәлек гадәти куллану темасы ошады. Иң соңгы булып блогер Алина Крестьянинова чыгыш ясады, удмурт телендә иң гадәти яки иң көтелмәгән темаларга чыгыш ясавы бик ошады. Бездә карел телен куллану турында сүз чыкканда, элекке тормыш, элек ни белән шөгыльләнүләре турында сөйлибез, бүгенге тормышка карата кулланмыйбыз. Көндәлек тормыш турында туган телдә сөйли алырлык контент булдырырга кирәк, без бу яктан әле калышабыз. Иң беренче чыгыш ясаган якутияле Сандаара Кулаковская якут телендә мәгърифәтчелек белән шөгыльләнә. Хокук, кануннар кешеләрдән ерак тоела, бигрәк тә җирле халыкларның хокуклары турындагы кануннар. Сандаараның туган телендә хокук темасын җиңел һәм гади итеп аңлату идеясе ошады. Мин үз блогымны булдыру дәрәҗәсенә җиттем дип әйтергә була, кешеләргә әйтер сүзләрем җыелды, әлегә кадәр блог ясамавыма уңайсызланам. Нинди темага ясарга дип уйлыйм әлегә. Мәсәлән, миңа карел юморы темасы бик якын, шуларны кешеләргә җиткерер идем. Минем гаиләдә карел телендәге юморны бик яхшы тоеп сөйләшәләр.

— Кареллар арасында катнаш гаиләләр күпме?

Саф карел гаиләсе — сирәк күренеш

— Күпчелек. Киресенчә, саф карел гаиләсе — сирәк күренеш. Телнең тиз югалуына төп сәбәпләрнең берсе дә шул. Андый гаиләләрдә аралашу теле — урыс теле. Алар киләсе буынга карел телен түгел, урыс телен тапшыра. Шуңа күрә көндәлек тормышта карел телен куллану кимеде.

— Ә сезнең гаиләгездә карелча сөйләшәләрме?

— Әйе, сөйләшәбез. Мин кияүдә түгел, әти-әнием белән яшим. Минем әти-әниләрем — өлкән буын, чын карел телендә сөйләшәләр, өйдә без карел телендә генә аралашабыз.

— Тел активлыгына ничек килеп эләктегез?

— Университет чорында ук. Без, карел авылларыннан килүчеләр, Петрозаводски университетында укыганда таныштык, бик тиз дуслаштык. Өченче-дүртенче курсларда үзешчәнлек белән шөгыльләнә, мәкаләләр яза башладык. Соңрак мин редакциягә эшкә урнаштым. Минем белемем фин һәм карел телләренә бәйләнгән, укуымның туган телгә бәйле булуы бу тел өчен нидер эшләргә илһамландырды. Университетка кадәр карел теле миңа өй теле сыман гына тоела иде, университетта инде мин икенче күзләр белән карадым, шул телдә укыйсы, язасы килә башлады.

— Сезнең дә Финляндиягә күчү теләгегез юкмы?

— Беркайчан да. Миңа бу сорауны еш бирәләр. Минем авылдан Финляндиягә берничә сәгатьлек кенә юл, теләгән вакытта Финляндиядәге дусларыма-туганнарыма чыгып китә алам, ял саен барып килергә була. Петрозаводскидагы дусларым да "Син бит фин телен дә беләсең, ник Финляндиядә эш эзләмисең?" дип гаҗәпләнә. Ник? Мондагы тамырларым бик тирән. Минем монда барысы да бар: күл ярында мунча, без ярымутаруда яшибез, тирә-якта сулыклар, матур табигать. Мин бәлки консерватив кешедер, ләкин миңа туган җиремдә яшәү мөһим.

XS
SM
MD
LG