Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиркәсләрдә аталык йоласы һәм этноаланнар тәҗрибәсе


Чиркәс милли киеме көне, архив фотосы
Чиркәс милли киеме көне, архив фотосы

Чиркәс активисты Тембулат Афашагов Азатлыкка чиркәс халкының борыңгы аталык йоласы һәм аның хәзерге шартларда дәвамы була алырлык этноаланнар тәҗрибәсе турында сөйләде.

24 июль "Русия телләре өчен" ("За языки РФ") платформасы оештырган беренче онлайн конференция Русия халыклары телләрен саклауның заманча ысулларына багышланды. 14 августка билгеләнгән икенче конференция дә шушы темага багышланачак. Бу юлы да Русиянең сигез төбәгеннән тугыз спикер чакырылган.

Беренче конференциядә чыгыш ясаган тугыз спикерның берсе — Кабарда-Балкар республикасы вәкиле Тембулат Афашагов Төньяк Кавказдагы этноаланнар турында чыгыш ясады. Тембулат үзе туган телне саклау өчен бу телнең абруе булу мөһим дип саный. Ул этноаланнар ярдәмендә җирле халыклар телен ничек саклап калырга һәм яңадан торгызырга мөмкин булуын сөйләде. Тембулат фикеренчә, телне белем бирү системына кайтару гына коткара ала: башлангыч, урта һәм югары белем системнарына. Киләсе адым — телнең документ алмашу системына, массакүләм мәгълүмат чараларына һәм рекламга кайтуы.

Конференциядә Тембулат "Телне мәгариф системына шундук кире кайтара алмыйбыз, әмма дәрестән тыш вакытны чиркәс теле белән тутыра алабыз. Моның өчен балалар аланнары һәм факультатив дәресләр оештырыла" дип бу мәсьәләгә үз карашын тәкъдим итте.

Тембулат үз чыгышында Кавказдагы борынгы йола — аталык институты турында сөйләде. Бу — чиркәсләрнең борынгы йоласы, ата-ана үз баласын, тәрбия максатыннан, бераз вакытка башка гаиләгә биреп тора, аннары бала кире үз әти-әнисенә кайта. "Кызганыч, әлеге традиция рус-кавказ сугышыннан соң колониаль администрация басымы астында югала", дип уфтанды Тембулат. Шулай да бу йола турындагы хәтер исән, хәзер ул энтузиастлар ярдәмендә торгызылып килә. Туган телне саклап калу проблемы тугач, кавказ халыкларының кайбер вәкилләре әлеге йоланы торгызырга карар кылган, алар балаларын тел мохитенә чумдыручы авылларга җибәрәләр. Совет чорында мондый функцияне авылларда яшәүче әби-бабайлар үтәсә, хәзер андый өлкән буын вәкилләре калмаган, күбесе гореф-гадәтләрдән аерылган һәм туган телләрен начар белә. Бүген бу функцияне этноаланнар үти.

Җәмгыятьнең үз йолаларын, телләрен һәм гореф-гадәтләрен саклауга гаять зур ихтыяҗы бар дип саный Тембулат. Аның аңлатуынча, бу проектлар дәүләт тарафыннан финансланмый, ата-аналар хисабына эшли.

Тембулат Афашагов Азатлыкка чиркәс милли йоласы турында аерым сөйләде.

— Тембулат, "аталык" йоласы турында тулырак аңлата аласызмы?

Тембулат Афашагов
Тембулат Афашагов

— Аталык — баланы чит гаиләгә тәрбиягә бирү аша билгеләнә торган ясалма кардәшлек институты. Гадәттә илдәге югары катлам арасында кулланылган. Аталык-тәрбияченең бурычы бик мактаулы һәм абруйлы булган. Аталык бай гаиләләрдән булган малайларны хәрби күнекмәләргә һәм гореф-гадәтләргә өйрәтергә тиеш. Кызларны да тәрбиягә биргәннәр, аларда хуҗалык алып бару күнекмәләрен тәрбияләгәннәр, кул эшләренә, үз-үзләрен тотарга һәм башка нечкәлекләргә өйрәткәннәр. Аталык йортында үскән балаларны, буйга җиткәч, тантаналы рәвештә өйләренә озатканнар.

Аталык — ул төрки төшенчә, борынгы төрки халыкларда, кельтларда күзәтелгән

Сүз уңаеннан, аталык — ул төрки төшенчә. Борынгы заманда төрки халыкларда, кельтларда күзәтелгән. Аталык җепләре изге саналган, хәтта кан-кардәшлектән дә ныклырак исәпләнгән. Тәрбияче һәм тәрбияләнүченең гаиләләре арасындагы кардәшлек гомер буена сакланган, кайбер нәселләрдә берничә буын дәвам иткән.

Аталык чиркәсләрдә киң таралган була. Баланы гадәттә вассал гаиләсенә тапшырганнар. Нәтиҗәдә гаиләләр туганлашкан. Баланы кечкенә яшьтән, якынча 6 яшеннән алып үзенчәлекле балигълык чорына кадәр тәрбиягә биргәннәр. Бу балигълык дип кешенең тулы канлы сугышчы булырга һәм куркыныч янаган минутларда кулына корал алырга, калган барлык ир-атлар белән сафка басарга мөмкин булган чор саналган. Күрше халыкларга баланы аталыкка бик сирәк биргәннәр, андый очракта тәрбияләнүче ике халык арасында үзенчә бер парламентер булган, күршеләр белән низаглар чыкканда тынычлык урнаштыручы булып чыгыш ясый алырлык итеп тәрбияләнгән.

Бүгенге көндә аталыкның конкрет максаты турындагы сорау тарихчыларда бәхәсләр тудыра. Бу йола башта бәлки ниндидер сакраль мәгънә йөрткәндер. Күпләр бу гадәт ир-атны, үз гаиләсенә караганда, кырысрак шартларда үстерергә мөмкинлек биргән дип саный. Сословиеләргә килгәндә, бу йола дворян һәм кенәзләргә генә хас. Хәрби аксөякнең иң мөһим бурычы — сугыш, аталык исә сугышчы әзерләү бурычын үтәгән. Кызларга карата бу йола бик сирәк кулланылган, нигездә кенәз гаиләләрендә генә.

— Июль конференциясендә тугыз спикер төрле темага чыгыш ясады. Чыгышлар дәвамында уртак проблемнар ачылды. Киләчәктә бергә эш итәрдәй перспективалар күрәсезме?

— Минемчә, конференциядә яңгыраган темалар эчендә дә уртак проектлар оештырырга була. Бик күп кызыклы чыгышлар булды, тел саклауның алдынгы ысуллары дип санарлык проектлар күрсәтелде. Ник берләшмәскә? Әле туган телләрне укыту проблемы туганчы ук эшли башлаган проектлар бар, тәҗрибә уртаклашыр өчен урын җитәрлек.

— Тел саклауга багышланган башка проектларыгыз бармы?

— Кайбер проектлар идея хәлендә. Хәзер республикакүләм проектларны халыкара итәргә исәп. Репатриантлар — бик мөһим фактор. Алар кайчандыр ватаннан китеп, чит илдә төпләнгән, туган телне белми, аларның туган телгә тартылуы көчле, алар белән эшлисе бар. Икенче конференциядә Адыгеядәге этноалан турында чыгыш булачак, бусы этноаланнар эшчәнлегенең икенче варианты, безнең проекттан аермалы буларак, ул дәүләт хисабына эшли.

— Конференциядә тәкъдим ителгән проектларның кайсысын чиркәс теле өчен дә кулланып булыр иде дип уйлыйсыз?

— Подкастлар булдыру, дөресрәге, ул подкастлар белән актив эшләү кирәк дип уйлыйм.

(Беренче конференциядә телне саклауда подкастлар куллану тәҗрибәсе турында татар активисты Тәбрис Яруллин сөйләгән иде. — ред.)

XS
SM
MD
LG