Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли телләр өлкәсендә эшләүче IT-белгечләр берләшергә чакыра


Магомед Магомедов чыгышы
Магомед Магомедов чыгышы

12 март "За языки РФ" иҗтимагый платформасы Русия халыклары телләрен саклауның алдынгы тәҗрибәләре турында бишенче онлайн-конференция уздырды. Бу юлы ул IT-проектларга багышланды. Игътибар үзәгендә - электрон сүзлекләр, морфонанализаторлар, орфографияне тикшерү системнары, мобиль әсбаплар, интернет-радио һәм башка тәҗрибәләр.

Онлайн чарада Русиянең 10 төбәгеннән барлыгы 11 кеше чыгыш ясады. Һәр чыгышка егерме минут вакыт бирелде, тагын ун минут - сорау-җавапка. Чыгыш урыс телендә булса, сәламләү һәм танышу - спикерның туган телендә. Биш сәгатькә планлаштырылган конференция 5,5 сәгать барды.

Иң соңгы булып чыгыш ясаган Магомед Магомедов чыгышы бер сәгатькә сузылды - ул филологларны да, IT белгечләрен дә кызыксындырды, ә якташларын әйтеп тә торасы юк - ел дәвамында узган биш конференциядә Кавказ халыклары проектлары турындагы беренче чыгыш иде бу. Яшь программист Төньяк Кавказ телләренә багышланган Avzag порталын тәкъдим итте. Порталның үзен күрсәтүдән бигрәк, ул Дагыстандагы телләрнең аваз үзенчәлекләрен чагыштыру механизмын аңлатты. Сүз уңаеннан, Магомед хәзерге вакытта Татарстанда торып эшли.

Илдар Киньябулатов
Илдар Киньябулатов

Башкорт IT-проектларын Илдар Киньябулатов тәкъдим итте. "Башкорт программисты" дип мине ялгыш атыйлар, дип таныштырды ул үзе белән. Белеме һәм һөнәре белән Илдар дизайнер - төймәсар, электрон китапханә, интернет-радио, интернет-эзләгеч, соцчелтәр интерфейслары тәрҗемәсеннән тыш, ул башкорт теле өчен үзе ясаган шрифтлар белән дә таныштырды. Илдар башка телләрне дә онытмый - шул ук шрифтлар исемлегенә ул Русиядәге башка телләрнең үзенчәлекле хәрефләрен дә өстәп бара. Конференция барышында ук шул исемлеккә хакас хәрефләрен өстәү турында да сорау килеп иреште.

Дәүләт ышаныч баглаган "академистлар" озаграк һәм авыррак эшли, дип аңлатты Киньябулатов. Башкортча төймәсарны бер төн эчендә эшләп өлгерткәч, үзенә шикләнеп караган министрларны искә төшерде. Соңрак әтисе соравы белән Android өчен төймәсар ясавын, ул төймәсарның тиз генә танылып китүен, соңыннан Mac өчен башкорт төймәсары булдыруын сөйләде. Башка кулланучылар да үз телләрендә яза алсын өчен, Киньябулатов инструкция язган.

Илдар шулай ук үз такымының башкорт телен куллануны үстерү өлкәсендә "теләкләр харитасы" булдыруы, харита буенча хәрәкәт итеп, проектларны тормышка ашыруы турында сөйләде. Харитада телне куллануның мөһим өлкәләре билгеләнгән, активистлар төркеме бу өлкәләрдә башкорт теленең һәм мәдәниятенең тотрыклылыгын тәэмин итү өчен тормышка ашырырга теләгән яисә инде тормышка ашырган темаларны һәм проектларны теркәп бара. Илдар искәрткәнчә, бу харита башка тел активистлары өчен дә ориентир була ала. Республиканың телләр мәсьәләсендә кайчандыр үзләре тәкъдим иткән юл харитасы буйлап хәрәкәтләнүен дә искәртте ул.

"2018 елда, әле Хәмитов идарә иткән чорда, Уфада башкорт телен яклап зур митинг узарга тиеш иде. Шул көнне миңа идарә аппаратыннан шалтыраттылар, бер көн эчендә без күптән тәкъдим итеп килгән башкорт теле фонды һәм грантлар булдырылды. Шул көннән мин бу эшкә ныклап тотынырга кирәген аңладым, ИТ-экспертлар шурасын җыйдым. Без телнең торышы турында аналитик белешмә әзерләдек, тәкъдим җыйдык үз күзлегебездән эш харитасы булдырдык. Ике елдан артык вакыт узды, шул вакыттан бирле барысы да диярлек шул харита нигезендә эшләнеп килә." Илдар үзенең дә берничә ел башкорт корылтаенда эшләп алуын искә алды, "бу проектларны типкәләп диярлек үткәрергә туры килде", ди ул.

Шулай да дәүләт ныграк кысылган саен, бәйсез программистларның бу проектлардан читләшүен искәртте ул. Киньябулатов Русиядә тел активлыгы белән мавыккан IT-белгечләрен берләштерүче коммьюнити булдырырга, электрон китапханәләрне бер телдә генә түгел, барлык телләрдә дә булдырырга тәкъдим итте.

Берләштерү өлкәсендә эш "За языки РФ" конференцияләре барышында ук күзәтелде. Тува өлкәсе вәкиле Али Күжүгетне чакырырга, мәсәлән, оештыручыларга Киньябулатов тәкъдим иткән. Али tyvan.ru тәрҗемәчесе турында сөйләде.

Григорий Григорьев чыгышы
Григорий Григорьев чыгышы

Яшь айтишникларның тел активлыгына тартылу, такымлы эшнең нәтиҗәлерәк булуы темасын "удмурт Киньябулатовы" Григорий Григорьев дәвам итте. Ул смартфоннар өчен удмурт төймәсары, удмурт телен өйрәтүче кушымта, удмуртча виджет, фин-угыр электрон радиосы турында сөйләде. Башкорт такымы белән чагыштыру өчен тагын бер сәбәп - Илдар Киньябулатов такымы балалар өчен "Башкортса әлифба" уенын булдырса, удмурт энтузиастлары "Удмурт алфавит" уенын ясаган.

Андрей Чемышев
Андрей Чемышев

Марий Эл активисты Андрей Чемышев мари теле корпусын тәкъдим итте. "Яшь буын ак бармакчалар киеп, ясалма интеллект өчен код язарга гына тели, ә мондый кара эшне эшләргә алынырга теләүче сирәк", дип күршеләренә төрттереп тә алды элекке радиоэлемтә белгече. Гомумән, техникларның бер-берсенең чыгышларына, дөресрәге, бер-берсенең проектларына карата игътибары көчле булуы сизелде - конференциянең интерактив чатында башкаларның чыгышларына сораулар йә тәкъдимнәр керткән комментарлар еш күренде. Чемышев республиканың йөз еллыгы алдыннан мари теле корпусын төзергә алынуын сөйләде, республиканың бу эш өчен күпме акча бирүен дә яшермәде. Спикер игътибарны техник җиһазлауга юнәлтте - сервер, видеокарталар, аудиостудия фотоларын да күрсәтте. "Шулай да Татарстан бу яктан күбрәк куәткә ия", дип, киләсе спикерга - Айрат Гатиатуллинга ишарәләде.

Айрат Гатиатуллин
Айрат Гатиатуллин

Академистлар исеменнән Татарстан фәннәр академиясе фәнни хезмәткәре Айрат Гатиатуллинга "җавап тотарга" туры килде. Галим үзе "кечкенә генә институт" дип атаган Гамәли семиотика институтының тел өлкәсендә башкарган шактый саллы проектларын тәкъдим итте. Галим "Туган тел" корпусы, translate.tatar софты, электрон укыту әсбаплары - "Татар Онлайн" дәреслекләре, "Татар телле заман" мультимедиа җыентыклары турында сөйләде.

Шулай ук конференциядә катнашучыларга татар сөйләмнәренең электрон атласын тәкъдим итте. Табигый, институтның эшчәнлеге егерме минутлык чыгышка гына сыярлык түгел иде. Модераторның башка төбәк активистларының Татарстанга төбәлеп, республикада тел проблемнарын чишү өчен яңача ИТ-карарлар кабул ителүен искәртүенә җавап итеп, Гатиатуллин көтеп утырмаска, бергә эшләргә тәкъдим итте.

Эллэй Шамаев
Эллэй Шамаев

Саха республикасы вәкиле, Төньяк-көнчыгыш федераль университеты доценты Эллэй Шамаев "Агглютинатив тел үзенчәлекләрен ясалма интеллектка аңлатуның теоретик проблемын чишүне татарлардан көтәбез, бу турыда фәнни хезмәт басылса, аны якут теленә дә кулланып булыр иде" дип чыгыш ясады. Танылган саха милли мәктәбе мөдире Иван Шамаевның улы Эллэй үз чиратында Stepik сайтындагы курсы белән таныштырды. "Цифрлаштырылган телнең өстенлекләре күп, цифрлашмаган телләр көннән көн маргинальләшәчәк, ягъни алар уңыш ассоциациясе тудырмаячак", дип саный Эллэй. Татар теле цифрлашкан телләр ягына күчү чиген узды, дип саный активист, аның фикеренчә, хәзерге көндә татар теленең цифрлашуы тизләшә бара. Шамаев аңлатуынча, телнең электрон корпусын булдыру цифрлаштыру процессының 90% эш, вакыт, тырышлык һәм башка ресурсларын ала, ә програмлау - бары тик 10%ын гына. Төп проблем програмлау яки ясалма интеллект тудыруда түгел, ә нәкъ менә электрон корпус булдыруда, ди Эллэй.

Бергә эшләргә кирәклекне тагын бер спикер - Коми Республикасы Халыклар дуслыгы йортының инновацион тел технологияләре үзәге җитәкчесе Марина Федина да кабатлады. Чыгышы ахырында ул конференциядә катнашучыларны 2021 елның сентябрендә Сыктывкарда узасы конференциягә чакырды.

Илһам Шәрипов
Илһам Шәрипов

Татарстаннан тагын бер спикер - Илһам Шәрипов татарча интернет-радиолар белән таныштырды. Илһам Чаллы энтузиастлары булдырган urban.tatar радиосының прогрессив, альтернатив һәм винил музыка тупланмалары, радионы кайбер кафеларда һәрдаим уйнатылуын, iOS өчен мобиль кушымта әзерләнүен сөйләде. Илһам үз проекты белән генә түгел, Мәскәүдән эшләүче "Алга" радиосының тарих, татар теле, интервьюлар белән өстен булуы, 20% эфир вакытын китаплар укуга бирүче "Китап" радиосы турында да сөйләде.

Динара Сатанова
Динара Сатанова

Конференциядә спикерлар гадәттә үзләренең туган телендәге проектларын тәкъдим итә. Бу юлы башка телне үстерүгә багышланган проект турындагы беренче чыгыш булды - филолог Василий Харитонов (Новгород) һәм программист Динара Сатанова (Петербур) балаларга нанай телен өйрәтүче мобиль кушымта турында сөйләде. Динара аңлатуынча, кушымтаны куллану өчен интернет та кирәкми - интернет аша йөкләгәч, кушымтаны офлайн да кулланырга була. Конференция оештыручылар Василий Харитоновны "Страна языков" хәрәкәте лидеры буларак "безнең фикердәш" дип тәкъдим итте. Харитонов тел ияләре белән эшләү тәҗрибәсен, төрле авыл һәм төрле буын вәкилләренең сөйләм үзенчәлекләрен сөйләде.

Конференциягә йомгак ясап, "За языки РФ" рәистәше Русия халыклары телләрендә IT-проект авторларын бер тирәгә җыярга, IT-белгечләр катнашында хакатон оештырырга тәкъдим итте.

Тел конференцияләрендә яңгыраган чыгышларның тулы версиясен берләшмәнең YouTube каналында карарга мөмкин булачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG