Accessibility links

Кайнар хәбәр

Амгалан Жамсоев: "Бурятларга монгол язуына кайту Марска очуга тиң"


Амгалан Жамсоев

Азатлык иң кызыклы тел проектлары белән таныштыруны дәвам итә. Бу юлы бурят теленең монгол язуы остаханәсен булдырган Амгалан Жамсоев белән сөйләштек.

2020 елда "За языки РФ" платформасы Русия телләрен саклауның алдынгы тәҗрибәләренә багышланган дүрт онлайн-конференция уздырды. Азатлык конференциядә тәкъдим ителгән карел теле оясы, чиркәсләрнең аталык йоласын кайтару проекты турында язган иде инде. Иң кызыклы тел проектлары белән таныштыруны дәвам итәбез. Бу юлы бурят теленең монгол язуы остаханәсен булдырган Амгалан Жамсоев белән сөйләштек.

Тел конференциясендә Амгалан Ulzei бурят каллиграфиясе остаханәсе мисалында борынгы язуны өйрәтү хисабына миноритар телне популярлаштыру мөмкинлеге турында чыгыш ясады. Азатлыкка исә Амгалан гомумән республикада бурят теле торышы, аны мәктәпләрдә укытуны ихтыярига калдыру тарихы, диалектлар конфликты турында сөйләде.

Амгалан, тел активлыгына ничек килдегез?

— Бурят халкында тел активлыгы һәрвакыт бар иде. Туган тел темасы һәрвакыт күтәрелә иде. 1970-80нче елларда ук күпләр оныклары белән бурятча сөйләшә алмауларына уфтана башлый. Өлкән буын безне һәрвакыт төрткәләп, туган телнең мөһимлеген искә төшереп торды. Ләкин эш шуннан ары китмәде — оныклар гадәттә әби-бабай сөйләгәнгә битараф, күпләр утыз-кырык яшькә кадәр туган телсез яши, үлгәнче туган телен белмәүчеләр дә бар. Мин бурят телендә сөйләшмәүче өлкән буын кешеләрен беләм.

Тарих укытучысы татар-монгол изүе урыс дәүләтенә бик күп зыян китергән дип сөйли иде

Минем тел активлыгына эләгүемә килгәндә исә 9нчы сыйныф тирәсендә безнең шундый период булды, күрәсең, "без — кем", "без нәрсә хасил итәбез" дигән кебек сорауларга уйлана, үзе өчен өстенлекләрне ачыкларга тырыша башлады. Бу, әлбәттә, рәсми сораштырулар түгел иде, сыйныфта кем урыс, кем бурят дигән сөйләшүләр кузгала иде. Безнең тарих укытучысы белән шундый проблем бар иде — ул Русьта татар-монгол изүе темасын ярата иде. Ул бу изү Русь дәүләтенә бик күп зыян китергән дип, татар-монголны бәла дип сөйли иде. Әлбәттә, мондый аңлатулар сыйныф эчендәге мөнәсәбәтләргә уңай тәэсир итә алмый иде.

Сыйныфыгыз катнаш идеме?

— Әйе, Улан-Удэда күп сыйныфлар шундый. Бөтен җирдә дә шулай дип әйтә алмыйм, ләкин миңа сыйныфларны алыштырырга туры килде. Миңа, тупас итеп әйткәндә, "башкалар кебек түгел" икәнемне сиздерделәр. "Чөнки синдә бурят исеме, бурят фамилиясе, әтиеңдә бурят исеме", ягъни, алар фикеренчә, бурятларда урыс исем-фамилиясе булырга тиеш, юкса, син — ят. Табигый, бу миндә протест хисе тудырды. Ул протест дәвам итте, дияргә була, чөнки яшь кеше үз шәхсиятен эзләү стадиясен уза — бу милли нәфрәт нигезендә бурятларны үтерү эшләре яңгырап торган 2006-2007нче еллар иде. Такыр башлы яшь егетләр килеп берсүзсез, әле дәшсәләр дә, "син безнеке түгел" дип кыйный башлый. 2004 елда ук Орел шәһәрендә бурят укчы кызлары төркемен кыйнадылар, бер кыз хастаханәгә эләкте. Боларны укыгач, әлбәттә, синдә гаҗәпләнү, аптырау, ачу хисләре тумый калмый, чөнки ник әле сине, Русия милләттәшен, кысалар, башкалар кебек үк кешене? Менә бу сораулар аркасында, фактларны бергә куеп карагач, мин тел активлыгына килдем.

Бездә үзебезгә карата хөрмәт булырга тиеш. Халыкча әйткәндә, бабаларыбыз телен хәзер югалтсак, бу бик акылсыз һәм ачы гамәл булыр иде. Мин 12-13 яшьлек чакта ук сыйныфташларымның бурят телен янәсе авыл теле, колхоз теле дип атавы миндә протест хисе тудыра иде. Бу бездә генә түгел, бөтен җирдә дә таныш хәлдер дип уйлыйм — татарлар өчен дә, башкортлар өчен дә. Үзем туган телдә сөйләшә белмәсәм дә, аны өйрәнү теләге белән янмасам да, туган телне яклау теләге туа иде. Миңа бурят җәмәгатьчелегенең үз теленә шундый мөнәсәбәте ошамый иде. Шулай да безнең өлкән буынның үз вакытында ялгыш юлны сайлавын әйтер идем — алар яшь буынны туган телне белмәве өчен оялтырга тырыша башлады. Чынлыкта исә оялту — кулланырга мөмкин булган соңгы чара. Оялтасың икән, кешенең күңелен генә кайтарасың.

Демотивация, ягъни?

— Әйе, бу турыда әйтелеп килә. Аксакаллар каш җыера, дигән әйбер бездә дә бар. Мин аны үземдә дә сизәм. Тел активлыгына мине шул протест хисе китерде дияргә була. Икенче яктан, мин көнчыгыш мәдәнияте белән кызыксына башладым: Корея, Кытай, Япония. Мин Бурят дәүләт университетының көнчыгыш бүлегендә укыганда, күпләрнең һаман шул кызыксыну дәрәҗәсендә калганын күрдем — аниме карыйлар. Бу начар дип әйтмим, күпләр үзләрен антропологик яктан охшаш кешеләр белән бәйләп, үзен табарга тырыша. Ягъни бурят булу престижлы булмагач, димәк, әйдәгез, кореялылар безгә иң якын туганнар дип атыйк та тынычланыйк, үз бәябезне күтәрик.

Википедияне ачкач, бик борынгы язуга ия булган милләтләрнең берсе икәнебезне аңладым

Мин бу мавыгу чорын уңышлы гына уздым, моңа бер дустыма кунакка баргач күргән монгол язуы сүзлеге сәбәпче булды. Мин ул вакытта корея, япон каллиграфиясе белән кызыксына идем, википедиядан нәрсәдер күчереп язып маташа идем. Мине бу сүзлек бик кызыксындырды, ул мине бик нык тетрәндерде, мин аны шундук өйгә алып, күчереп яздым. Википедияне ачкач, безнең бик борынгы язуга ия булган милләтләрнең берсе икәнебезне аңладым. Чыңгызхан чорында ук без шул имла белән язганбыз, соңгы җитмеш елда гына кулланмаганбыз һәм инде шулкадәр онытырга өлгергәнбез, хәтта аны үзебезнеке дип танымыйбыз.

Бурят теле белән монгол теле никадәр охшаш?

— Башкорт теле белән татар теле, казакъ теле белән кыргыз теле кебек дип мисал китерергә була. Ягъни берсе икенчесен аңлый ала торган телләр. Монголиядә бурят теле диалект санала, Русиядә — монгол төркеменә караган аерым тел. Аңлашу бар, ләкин туган телен начар белүчеләр арасында аңлашылмаучылык булырга мөмкин. Һәркем сөйләм телен үзенчә кабул итә. Үз гомеремдә тулысынча аңлашучыларны да, аңлашмаучыларны да күрергә туры килде. Мин үзем ике телне дә беләм, шуңа күрә көнкүреш темасында 70% очракларда аңлашу гарантияләнгән, дип әйтә алам.

Ә ни өчен ул нәкъ менә монгол язуы дип атала?

— Бу монголларның язуы дигәнне аңлатмый, ә гомумән монгол язуы, ягъни бурятлар, Русиядәге, көнчыгыштагы һәм көнбатыштагы бурятлар, Кытай монголлары (Эчке Монголия автоном районы), Синҗан монголлары (көнбатыш Кытай), Русия калмыклары куллана торган язу. Калмыклар куллана торган язу "ачык язу" ("тодо-бичиг") дип атала, ул монгол язуының модификациясе, аларга да монгол язуын кулланып була дип санала. Без язуны да түгел, язма телне күздә тотабыз. Әгәр монгол язуын сөйләм теленә күчерергә теләсәк, Улан-Батыр монголлары яки Улан-Удэ бурятлары теленә, тарихта ул алай кулланылмаган. Андый мөмкинлек бар, әлбәттә, хәзер чатларда шулай язышырга була. Академик фән монгол теле дигәндә латин теле кебек кулланыла торган уртак язма телне күздә тота: ул телдә сөйләшмәгәннәр, бары тик язуда кулланганнар, әлбәттә, аны кәгазьдән укырга мөмкин булган, тыңлаучылар аны аңлый алган.

Борынгы монголлар, бәлки, бу язуны урта гасырларга кадәр үк башка халыктан, мәсәлән, сәгъдиләрдән яки уйгурлардан алып, монгол теленә җайлаштырып куллана башлагандыр. Бурятларга килгәндә, без монгол хәрефләре белән монгол телендә язганбыз. 1920-1930нчы елларга кадәр безнең бер үк халык булуны аңларга кирәк. Шуңа күрә бурятлар монгол язуын, монгол телен куллануны ниндидер ят күренеш кебек кабул итми. Әйе, ул борынгы, анда иске сүз калыплары бар — XX гасыр башында бурят интеллигенциясе бу турыда әйтеп килә, реформалаштырырга тели, ләкин халык язу гадәтен үзгәртүгә каршы була.

Бурятларда гыйлемлелек монгол халыклары арасында иң югары дәрәҗәдә булган

Монгол теленә архаизмнар хас, бурят өчен монгол теле безнең барыбыз өчен дә инкыйлабка кадәрге иске телне укыган кебек. Бурятлар бик белемле халык булган. Бурятларда гыйлемлелек монгол халыклары арасында иң югары дәрәҗәдә, дип монголларны өйрәнүче Андрей Руднев язмаларыннан да укырга була, үзебезнең бурят тарихчылары да бу турыда искә ала: хорин дала шурасы әгъзасы хорин бурятларының яртысы укый да, яза да, ә икенче яртысы укый гына белүен язган. Кемнәрдер дацанда белем алган, кемнәрнедер әти-әниләре үзләре укыткан.

Ә кирилл имласы бурят теле үзенчәлекләрен тулысынча бирәме?

— Кирилл имласы бурят теле өчен адекват. "Щ" хәрефе генә безнең өчен артык санала, ул рус теленнән кергән бердәнбер "борщ" сүзендә кулланыла, аны да без "улаан шүлен" ("кызыл аш") дип атыйбыз. Мине филолог буларак бер генә әйбер борчый — язуда "Ң" борын авазын чагылдыручы хәреф юк. Мәсәлән, "монгол" сүзен рус кешесе "монгол" дип әйтә, ә бурятлар - "моңгол" дип. Алар икесе дә монгол язуында бар, ләкин кириллда юк, аның каравы калмыкларда бар. Гомумән, галимнәр фикеренчә, бурят кириллы монгол дөньясында иң яшысы санала, сузык авазлар югалмый.

Бурят теленең сезнең төбәктәге торышын ничек бәялисез?

— Тел үлә, бар да начар дип лаф ору ярдәм итми. Бурят теленә юкка чыгу куркынычы янаганын әйтим, бу ЮНЕСКО докладында да чагылыш тапты. Аеруча Иркутски өлкәсендәге көнбатыш диалектлар куркыныч астында, бу көтелмәгән күренеш түгел. Хәзер урта һәм өлкән буын үз баласына туган телне тапшырырга җыенмый, ә җыенган кешеләр бик аз.

Бурят теленең республикада дәүләт теле статусы бармы?

— Бар, республиканың үзендә һәм элекке автономия территорияләрендә — Агын һәм Өске Урда автоном округларында.

Мәктәпләрдә укытыламы?

— 2014 елда Бурятия җәмәгатьчелеге — исемнәрне дә, авыл атамаларын да әйтеп тормыйм — бурят телен мәҗбүри укытуга каршы кампания башлады. Үз вакытында бу дулкынны бер авыл башлады, аларга бурят телен "мәҗбүри тагу" ошамады. Алар "бурят телен ихтыяри укыту кирәк" дигән кампанияне башлап җибәрде. Гамәлдә бу ата-аналарның массакүләм рәвештә балаларын абруйсыз бурят теле урынына абруйлы чит телләргә, мәсәлән, инглиз теленә бирүе белән тәмамлана. Мәсәлән, минем күзәтүемчә, Бурятиядә кытай теле шактый популяр икән.

Бу бурят авылы идеме? Бурятлар каршы чыктымы?

— Юк, бурятлар үзләре мондый эшкә бармас иде. Күпме генә урыслашсалар да, өйләрендә урыс телендә генә сөйләшсәләр дә, безгә бурят телен тагалар дип кампания башламаслар иде.

Бурят теленә ярдәм итә торган дәүләт програмнары бармы?

— Мин үзем грантларда катнашмыйм, шулай да искә төшкәннәрен атый алам. "Найдал" ("Өмет") грантлар програмы бар — бик күп тә түгел, юк та түгел дигәндәй, алар җәйге аланнар оештырырга, китап чыгарырга, күргәзмәләр ясарга акча бирәләр. Дәүләт газеты бар. Ләкин бер дәүләт газеты белән генә эш бармый. Шулай да 2000-2010нчы еллар белән чагыштырганда, бурятча контент күпкә артты. Кешеләр тырыша, бу да игътибарга лаек. Бурят телен үстерү комиссиясе бар, ләкин ул күбрәк декоратив функция үти.

Бурят телендә телеканал бармы?

— Телеканал темасына әйтә алмыйм, радио бар — Бурят FM. Ул үзенчәлекле радио, Русиядә башка андый бармы икән? Бездә бик модалы тема — диалектлар темасы бар. Бу тема инде унсигез ел болгатыла. Ул аерым зур тема, бөтен сәбәпләрен, бэкграундларын, бәхәсләшүче якларның фикерләрен сөйләр өчен тагын бер сәгать кирәк булыр. Радио күпдиалектлы, бер көнне хора бурятлары, икенче көнне селенгә бурятлары, өченче көнне баргуза бурятлары...

Икетеллелек принцибы элмә такталарда, урам исемнәрендә, рәсми порталларда сакланамы?

— Мәдәният министрлыгы сайтында бурят телендәге версиягә күчеп була. Урам исемнәре, барысы да булмаса да, ике телдә күрсәтелә. Үзем элмә такталарны тәрҗемә итүдә, Сбербанк банкоматларындагы менюны бурятчага күчерүдә катнаштым. Республика территориясендә элмә такталарны, терминнарны тәрҗемә итүче дәүләт хезмәте булырга тиеш. Безнең рәсми телдә сүз ясалышы өчен күп мөмкинлекләр бирә, шуның өстенә күптәнге терминология традициясе бар — Бурятиянең гыйльми комитеты Европа терминнарын бурят теленә тәрҗемә иткән, бу Монголиянең гыйльми комитеты белән берлектә башкарылган. Аерым тәрҗемә бюросы 2010нчы елларга кадәр эшләп килде, хәзер андый хезмәт юк.

— Бизнес һәм дәүләт хезмәтендәге хезмәткәрләр нишли?

— Аларга җитәкчеләрдән бурятчага тәрҗемә итәргә дигән боерык килә, алар — тәрҗемә агентлыкларына, тәрҗемә агентлыгы — миңа җибәрә. Миңа урман хуҗалыгы, кадастр хезмәте кебек оешмалар өчен тәрҗемә итәргә туры килде. Минем вакытым булмаса, гариза башка тәрҗемәчегә китә. Яшенә, тәҗрибәсенә карап, һәр белгеч үзенчә тәрҗемә итә, мәсәлән, кемдер совет чоры стиле белән яза, кемдер яңача язарга тырыша, кемдер искечә — 1920нче елларга кадәр кулланылган телне куллана. Бу кайвакыт аңлашылмаучанлыклар тудыра. Мин үзем дә пуризм яклы. Пуристлар хәрәкәтендә каршылыклар күп, тәрҗемә вакытында заказчы белән дә каршылыклар чыга, "Сез бик катлаулы тәрҗемә итәсез, безгә болай катлаулы кирәкми", дип минем хезмәттән баш тарткан очраклар да бар. Алар совет чоры тәрҗемәчесенә мөрәҗәгать итә, ул инде җитәкчегә аңлашылганча тәрҗемә итә. Кайбер җитәкчеләр "Мин аңламыйм икән, димәк, башка кеше дә аңламаячак" дип уйлый. Бу стандарт хәл, җитәкчеләр башбаштаклыгы. Мондый очракта лингвистик сәләтләр генә вазгыятьне бәяли ала.

Ulzei остаханәсе ничек барлыкка килде?

— Остаханә башта ук бурят теле хакына дип ясалды. Мин сәнгать эшләнмәләре, символлар сатам. Мин бик күп ташламалар тәкъдим итәм. Кешеләр бурят язма теле яңа гына барлыкка килгән дигән миф белән яшәмәсен, тарихи милли язманың борын төбендә генә икәнен күрсен өчен. Остаханә коммерция чыганагы булудан бигрәк, үзенчәлекле белем бирү эшен дә башкара. Безнең җәйге мәктәпкә Петербурдан килгән ир-егет минем остаханәгә карата тасвирламасын бирде: "Аңлавымча, бу үзеңә карата хөрмәт турындагы тарих", диде — бу безнең өчен иң кыска һәм иң тирән бәяләмә. Ягъни минем остаханә эшчәнлеге кайсыдыр дәрәҗәдә милләттәшләремдә үз-үзләренә карата ихтирам уяттыра. Үз язмасы булган зур цивилизацияләрнең берсе булганбыз, ата-бабаларыбыз безгә бик күп язма мирас калдырган, ә без аны никтер тотканбыз да онытканбыз. Безнең үз мәйданыбыз да, рәсми статусыбыз да юк, дәүләттән ярдәм алмыйбыз. Рәсми яссылыкка чыксак, дәүләт моны бурятныкы булудан бигрәк, монголныкы, ягъни Бурятия милке түгел, Монголиянеке дип хәл итәргә мөмкин. Сәясәтчеләрнең башында ни икәнен алдан әйтеп булмый.

Республиканың иске язуны кайтару омтылышы булмадымы?

— Бу турыда сүз күп булды, аеруча 90нчы еллардан соң. Хәзер Русия телләре турындагы кануннары кириллдан башка алфавит куллануны тыя, кайберәүләр моны әллә белмиләр, әллә интернеттагы мәгълүматны таба алмыйлар — һаман үз фантазияләре белән социаль челтәрләрне бомбалауны дәвам итәләр.

Монгол язуына кайту, минемчә, Марска барып кайту белән бер

Монгол язуына кайту, минемчә, Марска барып кайту белән бер. Күптән түгел Калифорниядә яшәүче астрофизик лекциясен тыңладым, аның аңлатуынча, кеше яшәргә яраклы йолдыз системнары бездән бик ерак, күп ресурслар сорый, шуңа күрә ул Җирне сакларга, аның байлыкларын сак кулланырга, татулыкта яшәргә чакыра. Шуның кебек монгол язуын куллануга каршылыклар күп, иң зур каршылык — бурятлар үз туган телләрен белми, белгәннәренең дә ниндидер темаларны бурят телендә аңлатырга компетенциясе җитми. Төп көчләрне бурят телен хәзерге хәлендә саклап калуга, үстерүгә юнәлтү отышлырак.

Гаиләдә бурятча сөйләшәсезме?

— Әйе.

Шәһәрдә бурят теле мохите бармы?

— Мондый мохитне без үзебез булдырырга тиеш. Бурят телен белү дәрәҗәсе шулкадәр түбән, бурят телен белгән бер кеше башка бурятча белүче кешегә урысча эндәшә, чөнки бурятча белмәгән кешегә эләгү, адекват булмаган реакциягә юлыгу мөмкинлеге зуррак, аеруча совет чорында агрессия көчле булган. Хәзер агрессия азрак, шулай да язылмаган кагыйдәләр нигезендә урысча эндәшү кабул ителгән. Мәдәният хезмәткәрләре, бурят драма театры составы, югары уку йортларындагы бурят теле кафедралары хезмәткәрләре арасында бар тел мохите.

Халык дәүләт оешмаларына бурят телендә мөрәҗәгать итә аламы? Мәсәлән, медицина ярдәме яки берәр мәгълүмат сорап?

— Бурят телендә медицина ярдәмен чакырып булуына шикләнәм, шулай ук полицияне дә, янгын хезмәтен дә. Бердәнбер бурятча хезмәт күрсәтүче оешма — "Мегафон" ширкәте, аларга рәхмәт һәм хөрмәт. Ишетүемчә, аларның хезмәткәрләре башта чиста бурят телендә җавап биргән, халык аңламыйча трубканы куя торган булган, хәзер алар халыкчан телдә сөйләшә һәм халык белән җиңел аралаша. Минем пуристик бурятчамны үзебезнекеләр дә аңлап бетерми, алар минем кайдан икәнемне аңларга тырыша, миндә ниндидер акцент бар дип уйлый. Урыс сүзләрен кыстырып сөйләшү Русия бурятларына хас. Эмиграциядәге бурятларда гына аутентик бурят теле, мәдәнияте, йолалары сакланып калган.

фикерләр (5)

XS
SM
MD
LG