Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле комиссиясе бер елда ни башкарды һәм ни эшләмәде


2020 елның 7 июлендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе булдырырга кушты. Бер ел узды. Зур өметләр багланган һәм татар теле мәсьәләсенә кагылганда комиссияне искә төшереп зурлап сөйләнгән эшче төркемнең эшләрен дә барлыйбыз.

Комиссиягә соңгы елларда даими һөҗүмнәргә дучар булган татар телен һәрьяклап үстерү максаты куелды. Аны җитәкләү эше Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка йөкләнде. Комиссиягә 35ләп кеше керде.

Дәүләт күләмендә татар телен яклаучы оешма булуы – татар җәмәгатьчелегенең күптәнге таләбе һәм тәкъдиме. Соңгы дистәләрчә елда республикада дәүләт теле булган татар телен яклау һәм аның кулланылышын арттыру эше еш кына иҗтимагый оешмалар, активистлар җилкәсенә ятты. Яшьләрдә популярлык казанган "Мин татарча сөйләшәм", "Печән базары", "Гыйлем" порталы кебек чаралар, проектлар да барысы да шул ук иҗтимагый активизм нәтиҗәсе булды. Мәгариф өлкәсендә дә татар теле үсеш белән мактана алмады.

Марат Әхмәтов
Марат Әхмәтов

Комиссия эшенә Татарстан президенты 150 миллион сум бүлеп биргән, дип хәбәр итте үз чыганакларына сылтанып "Бизнес Online". Республика күләмендә бу әллә ни зур акча саналмый, тик Татарстанның телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү програмының елга бүленә торган акчадан бераз күбрәк: мәсәлән, әлеге програм нигезендә 2023 елда 128,4 миллион сум тотылырга тиеш. Чагыштыру өчен тагын бер сан: "Үзгәреш җиле" фестиваленең бер сезоны якынча 1 миллион доллар тора (якынча 73 миллион сум). Комиссиягә бирелгән акчаның зур өлеше Татарстан мәдәният һәм мәгариф министрлыклары арасында бүленгән диелә.

Дәүләт комиссиясе эшенә бер ел тулды. Бер ел дәвамында ниләр эшләнде?

Комиссиянең рәсми сайты яки социаль челтәр сәхифәсе юк, шуңа ачык чыганакларда аның эшчәнлеге белән бары тик матбугатта чыккан язмалар аша гына танышып була. Бер ел дәвамында булган эшчәнлек турында хисап тоту да күренми. Азатлык медиа язмалары белән танышып, комиссия башкарган төп эшләрне барлады.

Татар мохитле балалар бакчалары һәм мәктәпләр

Иҗтимагый активистлар татар теле комиссиясенә юллаган тәкъдимнәр арасында, беренче чиратта, чын татар мохите булган мәктәпләр булдыру кирәклеген әйткән. Дәүләт бу тәкъдимне читкә этәрмәде, 2021 елның мартында Марат Әхмәтов Татарстан шәһәрләрендә татар мохитле балалар бакчасы һәм мәктәп булдыру програмы барлыкка килергә мөмкин, дип белдерде.

Шәһәр балаларын татар телендә тәрбияләргә, укытырга теләгән ата-аналар өчен татар мохитле махсус балалар бакчалары, мәктәпләр булуы бик мөһим

"Шәһәр балаларын татар телендә тәрбияләргә, укытырга теләгән ата-аналар өчен татар мохитле махсус балалар бакчалары, мәктәпләр булуы бик мөһим. Бу тема белән мин президентка мөрәҗәгать иттем. Ул бу тәкъдим белән килешә, хуплады", дигән иде ул чакта Әхмәтов. Киләсе уку елыннан Татарстанда һәр районда татар телендә белем бирүнең ничек оештырылуы күзәтүгә алыначак. Мондый нәтиҗәгә комиссия районнардагы хәлләр белән танышудан соң килгән. Әмма бу эш ничек, кем тарафыннан башкарылачак, бу эшкә җәмәгать эшлеклеләре дә җәлеп ителәчәкме – анык билгеле түгел.

Тәкъдим яңгыравын яңгырады, ләкин әлегә кадәр белем бирү өлкәсендә башкарылган проектлар юк диярлек, әлегә җәмәгатьчелекне тынычланыдырыр өчен "Адымнар" мәктәпләре белән генә хисап тотыла.

Комиссия төп финансларны юнәлдергән тармак – муниципаль мәдәният оешмалары, авыл клубларына ярдәм. Моны Татарстан мәдәният министрлыгы да раслады. Бу да мөһим һәм кирәкле эш, еш кына авыл клубларында милли кием, милли уен коралы да юк. Әмма баян, калфак, читек сатып алып биргәндә бу татар теленең үсешенә никадәр өлеш кертәчәк? Нәтиҗәсе нинди булачак? Авыл клубларының материаль базасын яңартуга финансны татар теленә дип каралган акча хисабыннан алу дөресме? Авыл клубларын төзү, яңарту өчен аерым махсус Татарстан президент програмы да бар.

Түрәләргә татар теле курслары һәм татарча сөйләшү таләбе

Казан университеты ел да үткәрә торган татар теле дәресләре быел татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәмендә оештырды. Быел алар Казанда гына түгел, Чаллы белән Алабугада да үткәрелде.

Моннан тыш быел беренче тапкыр республика түрәләре дә татар телен өйрәнә башлады. Алар өчен махсус татар теле курслары уздырылды. Матбугат чараларына билгеле булганча, курсларга вице-премьерлар да, министрлар да йөргән. Дөрес, курсларда катнашучыларга караганда, аларның күпчелеге татар телен яхшы дәрәҗәдә белүче түрәләр иде. Әмма хакимияттәгеләрне татар теле дәресләренә китертеп утырту да зур адым. КФУда оештырылган дәресләр ике юнәлештә алып барылган: түрәләрне әдәби татар телендә сөйләшергә өйрәтү һәм әдәби телдә чыгышлар ясау күнекмәләре бирү.

Гомумән комиссия түрәләрне татар теленә якынайту эшен актив алып барды. Комиссия әгъзасы, Дәүләт шурасы депутаты Рамил Төхвәтуллин республика һәм район җитәкчеләренә татар телен куллануны арттыруны сорап, йомшак кына мөрәҗәгать итсә, Әхмәтов кырысрак адымнарны кулланды. Ул татар телен санламаган министрлар турында хисап Миңнехановка тапшырылачак, дип кисәтте. Әмма Миңнеханов өстәленә "кара" исемлек ятканмы-юкмы – бихабәр.

Моннан тыш Әхмәтов район башлыкларына да ана телен белүне камилләштерергә кушты. Ул Апаста якындагы район җитәкчеләре өчен киңәшмә уздырганнан соң, кайбер район башлыклары үз Instagram битләрендә татарча яза башлады. Вакытлычамы, әллә дәвамлы булырмы? Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов соңгы постларында татарча язуын әлегә дәвам итә.

Урамда язулар һәм билбордлар

Дәүләт теленең күзгә күренә торган төп чагылышларның берсе – урамда язуларның булу-булмавы. Комиссия бу мәсьәләне хәл итәргә ашкынды дип әйтеп булмый. Апаста узган очрашуда Марат Әхмәтов район үзәкләрендә язуларның күп өлеше урысча булуына игътибар юнәлтте, тик шунда ук Апас районының Балтай авылында ачылган хастаханәнең исеме урысча язылган иде. Татар теле турында сөйләргә килгән комиссия рәисеннән шелтә булуы турында хәбәр ителмәде.

2020 елның ахырында Казанда зурлап яңа һәм башкаланың иң зур KazanMall сәүдә үзәге ачылды. Аның ачылышы алдыннан үзәктәге элмә такталарда, язуларда татарчага урын бирелмәве җәмәгатьчелектә зур шау-шу китереп чыгарды. Азатлык чыганакларына караганда, Марат Әхмәтов, Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе буларак, Казан шәһәр башкарма комитетыннан бу хакта аңлатма сораган. Әмма Казан шәһәре түрәләре барысы да ал да гөл дип хисап биргән. Чынында исә сәүдә үзәге "Рәхим итегез", "Бәдрәф", "Без сезне тагын көтеп калабыз" дигән сүзләр белән генә чикләнде.

Җәмәгать урынннарында татарча да язу мәсьәләсе зур һәм катлаулы, беренче чиратта эшмәкәрләр белән элемтә урнаштыру кирәк. Әйтергә кирәк, татар телендә мәгълүмат бирү ихтияҗы бар, сәүдә үзәкләре, кафе, рестораннар хуҗалары аудиторияне җәлеп итәр өчен татарча реклам булса да ясарга тырышалар. Мәгълүматны татарча да бирүчеләр бар, әмма еш кына хаталы. Алар профессиональ тәрҗемәче таба алмый. Булган хезмәтләр кыйммәткә төшә. Хакимият бизнес тармагына бушлай татарча тәрҗемәләр ясау хезмәтен оештыру белән дә бу мәсьәләне өлешчә булса да хәл итә алыр иде. Һәрхәлдә алга бер адым булачак.

Урамдагы язуларга килгәндә, комиссия башкарган эш – туган тел турында реклам такталары. Казанда татар телен сакларга чакырган билбордлар барлыкка килде, бу эш комиссия тәкъдиме белән башкарылды.

Бәйгеләр, бәйгеләр һәм ... бәйгеләр

Комиссиянең беренче утырышында ук тәкъдим ителгән күпчелек мәсьәләләр бәйгеләрдән гыйбарәт булуы ачыкланды. Аерым алганда, комисссия утырышында әдәби бәйге, иҗади конкурс-лабораториясе, нәфис сүз осталары бәйгесе, "Балачак җыры" бәйгесе, "Милли мультfest" республика балалар кинофестивале кебек бәйгеләр тәкъдим ителде.

Моннан тыш, комиссия Википедиянең татар өлешен үстерүгә дә зур игътибар бирә. Бу эш тә кирәкле, тик дәүләт вәкаләтләре һәм финанс чыганаклары булган дәүләт комиссиясеннән волонтерлар проектыннан тыш җитдиерәк проектлар да була ала. Сүз уңаеннан, Азатлык та заманында Татар Википедиясенә игътибар җәлеп итү максатыннан "Азатлыкта Википедия" шәлкемен алып барган иде. 2010нчы елларда бу актуаль мәсьәлә иде, тик хәзер инде яшьләрне һәм яшүсмерләрне татар теленә җәлеп итүдә яңа алымнар да уйлап табарга мөмкин.

Комиссия финанслаган бәйгеләр моңа кадәр күп еллар охшаш эшчәнлек белән шөгыльләнгән оешмаларга тапшырылды. Әйтик, югарыда телгә алынган "Милли мультfest" фестивале өчен комиссия 1,7 миллион сум бүлеп биргән, ТНВның берничә проекты һәм бәйгесе дә акчалата ярдәм алган. Елдан ел бюджет акчасын алып, сыйфатка күп сораулар тудырган контент булдырган оешмаларга янә акча бүлеп бирү – нәтиҗәле эш башкарылуын шик астына куя. Бу өлкәдә яңалык кертер өчен башкаларны да сынап карау уңайлы булыр иде. Яшьләрдә, кечерәк ширкәтләрдә моңа караш башкача.

Гаделлек өчен, бәйгеләр арасында гади халыкка юнәлгән "Тәэсир" кебек бәйгеләр булуын да әйтергә кирәк. Язучылар берлеге белән бергә татар телендәге әдәби әсәрләр бәйгесе дә игълан ителде, ул ел азагына кадәр дәвам итә.

Ниләр эшләнмәде?

Комиссия оешкач ук, Азатлык, озак еллар дәвамында тел вазгыятен күзәтеп, чит илләрдәге тәҗрибәләрне өйрәнеп, "Татар теле комиссиясе алдында торган беренчел 10 мәсьәлә" дигән програм-язма чыгарган иде. Һаман да актуаль булган исемлеккә күз салып, комиссия мөһим юнәлешләрдәге әлегә башкармаган эшләрне тәкъдим итәбез:

1. Татарстан мәктәпләрендә татар теленең укытылуы. Татар теленең мәктәпләрдә укытылуы сыйфаты һаман түбән, ФГОСларга ул һаман кертелмәгән, өйрәтү методикалары мәсьәләсе һаман актуаль.

2. Татар мәктәпләре торышы. Бу мәсьәләдә комиссиядә тәкъдимнәр яңгыраса да, әле һаман конкрет эшләр алып барылмый. Татар мәктәпләре XXI гасыр таләпләренә туры килгән, заманча һәм алдынгы булырга тиеш.

3. Татарча югары белем алу мөмкинлеге. Бу мәсьәләгә комиссия үз эшчәнлегендә игътибар итми диярлек.

4. Татар телендә медиа өлкәсен реформалау. Матбугат, телевидение өлкәсендә дә үзгәрешләр юк, татар матбугатына яңа тормыш өрү мәсьәләсе һаман актуаль.

5. Грантлар системын булдыру. Тел үстерү юнәлешендә ачык һәм гадел бәйге системына нигезләнгән грантлар ихтыяҗы арта бара. Теге яки бу проектның уңышы комиссия җитәкчесенә ошаудан гына түгел, компетент белгечләр, жюри карарыннан да торырга тиеш. Комиссия мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына грантлар тәкъдим итә, тик бу эш аңарчы да башкарыла иде.

6. Татарча кино, мультфильмнар, уеннар барлыкка китерү. Бу мәсьәлә дә комиссия игътибары үзәгендә түгел. Югыйсә, балаларны, яшьләрне татар теленә җәлеп итүдә бу иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып торырга тиеш. Татарча үзенә кызык контентны тапмаган яшь буын урыс теленә күчәргә мәҗбүр була.

7. Интернетта татар теле кулланылышын арттыру. Әлегә кадәр интернетта татарча сыйфатлы һәм кирәкле контент, сайтлар җитми. Википедия генә бу зур тармакны каплый алмый.

"Комиссия дә, аның җитәкчелеге дә тәкъдимнәргә ачык"

Татар ата-аналар комитеты активисты Илсөя Әхмәтгалиева комиссиягә зур дәгъвалар белдерү дөрес түгел, мөмкин булганны эшли ул, дип сөйләде Азатлыкка.

Илсөя Әхмәтгалиева
Илсөя Әхмәтгалиева

— Тел комиссиясе оешып кына килә, әле нәрсәгә теш үтә, нәрсәгә юк – капшап карау. Кисәк кенә барысын да эшләп булмый, әмма башкарылган эшләрнең күбесе кычкырып та әйтелми. Эш бара. Иң беренче утырышта ук татар телендә белем алган, олимпиадаларда җиңүчеләргә югары уку йортларына укырга кергәндә өстәмә баллар язу мәсьәләсен күтәрергә кирәк. Бу татар телен туган тел итеп сайлап укырга мотивация булыр иде. Моны федераль исемлеккә кереп хәл итеп була. Башкортстанда башкорт теле белән шулай эшләнде. Бездә бу эш Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы дәрәҗәсендә тоткарланып калды. Быелгы абитуриентлар читтә калды. Бусы – минус.

Нинди проектлар бар, алар карала, күп очракта мәсьәлә тиз тотыла

Әмма мәгариф тармаганда 20 татар мәктәбе, 20 балалар бакчасына конкурс нигезендә 500 мең сумлык грант бирелде. Бу татар уку, тәрбия йортларына үз проектларын тормышка ашыру өчен зур ярдәм булды. Шундый ук конкурс татар укытучылары, тәрбиячеләре арасында да узса, татар телле укытучыларга, тәрбиячеләргә эшләү күңеллерәк булыр иде.

Гомумән әйткәндә, комиссия дә, аның җитәкчелеге дә тәкъдимнәргә ачык. Нинди проектлар бар, алар карала, күп очракта мәсьәлә тиз тотыла, диде Азатлыкка Илсөя.

"Комиссиягә күбрәк яшь иҗтимагый активистларны тартырга кирәк"

Татар китабы йорты музее мөдире, "Гыйлем" порталы җитәкчесе Айдар Шәйхин

йдар Шәйхин
йдар Шәйхин

— Мин комиссия эшчәнлеген зур игътибар белән күзәтеп бардым дип әйтә алмыйм, тик аның эшчәнлегенең берничә мөһим ягын әйтәсе килә. Беренчедән, эшне башлаганда Марат Әхмәтов шәхсән бик күп оешмалар, иҗтимагый активистлар белән танышты, аларның эшләрен өйрәнде. Мәсәлән, ул Актаныш гимназиясенә килеп, милли мәгариф тәҗрибәсен күреп, анда башка район җитәкчеләрен дә китертде, аларга да бу тәҗрибәне күрсәтте.

Халыкка комиссия эше бәйгеләрдә һәм бәйгеләр аша акча таратуда күренә

Төрле бәйгеләрне үткәрү дә күркәм эш. Мәсәлән, "Милли мультfest" бәйгесе матур гына узды, анда татар мәктәпләре, балалар катнашты, татарча мультфильмнар ясады. Башка яхшы бәйгеләр дә узды. Тик бу җәмәгатьчелектә күп сораулар да тудыра, халыкка комиссия эше бәйгеләрдә һәм бәйгеләр аша акча таратуда күренә. Бу шулай булмаса да, бәлки, комиссиягә пиар ягыннан эшчәнлекне башкача күрсәтү кирәктер. Шул ук Википедиягә бәйле эшне бик югары бәялим, ләкин җәмәгатьчелек аны әлегә күреп, аңлап бетерми, димәк, халыкка моны җиткерү якларын да уйларга кирәк", диде ул.

Комиссиянең әлегә эшләмәгән якларыннан Шәйхин милли мәгарифнең концептуаль проблемнарын чишмәвен атады. "Татарча укыта торган мәктәпләргә төпле ярдәм күрсәтү эше оештырылмаган дип саныйм. Алып барылса да, ул зәгыйфь булгандыр, зур үзгәрешләр күренми, ди Шәйхин.

Комиссия эшчәнлеген нәтиҗәлерәк итәр өчен анда күбрәк иҗтимагый активистларны, татар телен гамәли проектлар белән үстерүчеләрне җәлеп итәргә кирәк, дип саный ул.

—Комиссиянең даими эшчәнлегенә татар телен моңарчы күп еллар элек үстергән, кызыклы һәм файдалы проектлар ясаучыларны, шул ук элекке Яшьләр форумы активистларын тартырга кирәк. Комиссияне тәҗрибәле һәм танылган шәхесләребез, яшь, практик активистлар белән баетырга кирәктер", диде Айдар Шәйхин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG