Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галимнәр хакимияткә таләп куя: "Дәүләтне эшләтмәсәк, татар теле бетә"


Чарада катнашучылар

Татар галимнәре җыелып, дәүләткә үз таләпләрен куйды. Алар фәнни терминологиядән башлап, татарча антиплагиат булдыру мәсьәләсенә кадәр хәл итүне сорады.

31 май Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтында "Татар теле – фән теле" дигән темага фикер алышу булды. Очрашуга килгән галимнәр татар теленең фән теле буларак кризис кичерүен белдерде. Аерым алганда, татарча терминология булдыру эше хәл ителмәве, КФУда татарча мәкаләләр язудан ваз кичүләре, диссертацияне татарча язарга хокук булмавы, фәнни бәяләү системы эшләнмәве әйтелде. Әлеге проблемнарны Татарстан хакимияте дәрәҗәсендә хәл итәргә һәм әлеге таләпләрне Мәскәү алдында куярга кирәк дигән сүзләре яңгырады. Ләкин очрашуда хакимият вәкилләре катнашмады. Ахыр чиктә татар галимнәре үз тәкъдимнәрен Татарстан хакимиятенә юлларга килеште.

"Татарда алынма сүзләр белән эш итү хәл ителмәгән. Бу ТӘҺСИ эше"

Сүз башында ук бәхәс татар телендәге фәнни терминология тирәсендә барды. "Мәгариф" берләшмәсе башлыгы Марат Лотфуллин Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтын (ТӘҺСИ) тәнкыйтьтә тотты.

Марат Лотфуллин
Марат Лотфуллин

"Татарларда алынма сүзләр белән эш итү хәл ителмәгән. Бу — ТӘҺСИ эше. Ләкин алар әлеге проблемга тотынмый. Урыслар да алынма сүзләрне үз теленә яраклаштырып куллана. Ә безнең урыстан калька ясамаска хокукыбыз бар. Татар телендә инглиз теле авазлары бар. Әмма без урысларга карап Генри Форд дибез. Ул татарда Һенри булырга тиеш. Без татарның фәне бар дип әйтергә яратабыз. Бар, ләкин татар галимнәре гарәп телендә язган. Ломоносов та татарларның фәнни теле — гарәп теле дигән. Шуңа күрә татарның беркайчан да фәнни теле булмаган. Аны алынма сүзләр ярдәмендә эшләргә кирәк.

Без урысларга ияреп түгел, оригиналга карап эш итәргә тиеш

Гарәп теленнән кергән сүзләрне сингармонизм кануннарына яраклаштырырга батырчылык җитми. Татар телен язарга өйрәнгәндә иң күп хатаны гарәп сүзләрендә ясыйлар. Без урысларга карап Византия дибез, ул бөтен дөньяда Бизант. Дөньяда Палестина юк, ул Фәләстин. Без урысларга ияреп түгел, оригиналга карап эш итәргә тиеш. Бу принципны хәл итсәк, безнең барлык терминнар барлыкка килә. Бу мәсьәләне ТӘҺСИ дәүләткә тәкъдим итеп, хөкүмәт карар кабул итәргә тиеш", диде ул һәм кызу бәхәсләр уятты.

ТӘҺСИ мөдире урынбасары Олег Хисамов килешмәвен белдерде.

Олег Хисамов
Олег Хисамов

"Алайса, сәясәт өлкәсендә үз сүзләребез җитәрлек булганда терминнарны урысча, яисә инглизчә генә кулланырга тиеш булабызмы? Биология буенча сүзлек чыгардык. Анда бик күп татар сүзләре бар. Алынмалар безнеке түгел дигән сүз дөреслеккә туры килми. Алар бүген телгә үтеп кергән. Беренче чорда төшенчәләр татар теле кануннарына буйсынса, соңрак читтән кергән сүзләр татар теле кануннарына буйсынмый башлый. Алынмалар бүген татар теленең бер өлеше", диде ул.

Илдус Заһидуллин
Илдус Заһидуллин

Марат Лотфуллинга тарихчы Илдус Заһидуллин да каршы чыкты. Ул татарның фәнни теле булган дип Каюм Насыйри мисалын китерде.

Казан архитектура-төзелеш университеты галиме Наил Туктамышев сүзләренчә, техник фәннәр терминологиясе күпмедер дәрәҗәдә эшләнгән, университетта татар галимнәре тырышлыгы белән "Политехник сүзлек" дөнья күргән.

Наил Туктамышев
Наил Туктамышев

1994 елда Татарстан хөкүмәте терминология комиссиясен булдырган иде. Ләкин рәсми рәвештә оештырылса да, галимнәр аның ничек эшләвен бөтенләй белми булып чыкты. "Аны япмадылар, ул үзеннән-үзе эшләүдән туктады", диештеләр.

"Татарда антиплагиат та, индексация системы да юк"

Бүген фәнни татар теле халыкара стандартлар белән эш итми. Әйтик, диссертация һәм мәкаләләрне тикшерер өчен татарча антиплагиат, рейтинг системы булдырылмаган, ди тарих институты мөдире урынбасары Марат Гыйбатдинов.

Марат Гыйбатдинов
Марат Гыйбатдинов

"Татарстанның дәүләт телләре турындагы канунны ачып карасагыз, анда фән теле дигән бүлек күрергә була. Һәрбер мәкалә, кимендә, татар телендә аннотация белән язылырга тиеш дип әйтелгән. Кызганычка, бу таләп үтәлми. Аның өчен бернинди җаваплылык та каралмаган, беркем дә берни тикшерми. Ул кәгазьдә генә язылган булып кала. "Татарика" журналы мәкаләләрне өч телдә бирә. Ләкин аның финанслары киселсә, ул да басылмаячак. Бүген татар теле фидакарь галимнәр булганга күрә саклана. Әгәр мин татарча яза алам икән, ел ахырында хисап бирәсе була һәм минем зур балл аласым килә дип язарга мөмкин булыр иде. Кызганычка, бездә мондый рәсми систем төзелмәгән. Татар телендә индексация системы булырга тиеш. Ул шул ук антиплагиат, рейтинг белән бәйле. Без бит татар телендә язылган мәкаләне күпме кеше укуын белмибез. Ә бәлки укыйлардыр. Безнең сайттан китапларны төрле илләрдән йөкләп алалар. Татар теленең киләчәге юк дию — буш сүз. Бездә бернинди анализ эшләнмәгән һәм мондый мөмкинлекләребез юк", диде Гыйбатдинов.

Әлеге эш белән галимнәр генә түгел, Татарстан хакимияте шөгыльләнергә тиеш, дип саный Марат Лотфуллин.

"Татарча антиплагиат булмаса, фәнни мәкаләләр дә, диссертацияләр дә язылмаячак. Татарстанга дәүләт дәрәҗәсендә антиплагиат ясауны һәм финанслауны беренче мәсьәлә итеп куярга кирәк. Аны бездә эшләрлек кешеләр бар.

Татарстан хөкүмәте татарча мәкаләләрнең балларын арттыра ала. Бу Мәскәүдән төшми. Безнең татарча эшләүче галимнәрнең күрсәткечләре бермә-бер артыр иде. Безне аерым милләткә өстенлек бирү дип гаепләргә мөмкиннәр. Бу алай түгел, татар телендә теләсә-кайсы милләттәге кеше яза ала. Безгә юстиция министрлыгы каршы чыгарга мөмкин. Шуңа күрә моның өчен көрәшергә дә кирәк. Татарча язучы алманнар да, финнар да бар бит.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Бүген Русиядә татар теле белем компетенциясенә керми. Әгәр урыс теленнән имтихан бирмәсәң, син бернинди квалификация ала алмыйсыз. Ә татар теле канун нигезендә тышка чыгарылган. Федераль стандартларга Европаның белем компетенциясен кабул иттеләр, ләкин туган телдә белем бирү өлешен төшереп калдырдылар. Галимнәр татар телендә эшләсен өчен бу таләпне Мәскәү алдында куярга кирәк. Бүген безнең иң зур хокукыбыз бозылган. Әмма аны Дәүләт шурасы да, галимнәр дә, безнең семинарлар да таләп итми", диде Лотфуллин.

"Инкыйраз 6 елдан килеп җитәчәк"

Бүген татарның үз университеты юк, диссертацияне татар телендә яклау хокукы бирелмәгән. Бу турыдан-туры татар фәненә йогынты ясый. Татарстан хакимияте бу эшкә алынмаса, татарның инкыйразы 6 елдан җитәчәк, дип кисәтте КФУ галимәсе һәм "Татарика" журналы мөхәррире Миләүшә Хәбетдинова. Аның сүзләренчә, федераль университетта кертелгән таләпләр нигезендә татарча язучылар кими.

Миләүшә Хәбетдинова
Миләүшә Хәбетдинова

"Дәүләтне эшләтмәсәк, татар теле бетәчәк. Менә күптән түгел генә диф-контрактны (дифференцацияләшкән контракт) тутырдым. Мин институтка күпме акча китерәм, күпме Scopus мәкаләсе бастырам, күпме кеше минем мәкаләдән цитата китерә, ВАК мәкаләсе басыла – шуларны язам. Мондый эш тәртибе нәрсәгә китерде? Хәзер университет югарылыгында татарча язган татар теле укытучылары аяк терәп татарча язмый. Чөнки алар диф-контрактларын үти алмый. Марат Әхмәтов (татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе - ред.) белән очрашу булган иде. Ул үзегез гаепле дип әйтте. Җәмәгать, безнең инкыйраз 6 елдан килеп җитәчәк. Биш елдан татар теленнән баш тарткан балалар мәктәптән чыга башлый. Бездә фаҗига! Татарча язмыйлар һәм татарча яза алган кешене дә яздыртып булмый. Университетка ВАК мәкаләсе түгел, бары Scopus кирәк. Дәүләт эшләмәсә, тел шулай бетә.

Безнең инкыйраз 6 елдан килеп җитәчәк

Без хәзер энтузиастлар гына. Әгәр дәүләт телләре турындагы канунны эшләтә алсак кына, башкарып була. Монда дәүләт кешеләрен чакырырга кирәк. Фәндә эшләгән кешеләрне сакламасак... Без бер бөртек кенә. Кафедрада 7 кеше калды, шулардан фән белән шөгыльләнергә өч кешене дә таба алмыйм. Алар федераль стандартны кырык тапкыр әйләндереп утырырга мәҗбүр", диде ул.

Бүгенге вазгыятьтә татарча язучылар кими, ә яшьләр татар фәненә килми, ди ТӘҺСИнең язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире Илһам Гомәров.

Илһам Гомәров
Илһам Гомәров

"Мәктәптә татар теле югары дәрәҗәдә укытылмаса, югары уку йортында, магистратурада булмаса, диссертация татар телендә якланмаса, татар теле фән теле буларак үсешкә ирешә алмый. 2014 елдан "Фәнни Татарстан" журналы чыгып килә. 29 саны дөнья күрде. 715тән артык мәкалә чыкты. Телгә, әдәбиятка караган һәм төгәл фәннәр, иҗтимагый фәннәр буенча да мәкаләләр язылды. Әмма татар теленә багышланган мәкаләләр көннән-көн кими бара. Татарча гына түгел, татар әдәбиятыннан татарча язучы кеше юк. Әгәр дә 25 мәкалә җыелмаса, журнал чыга алмый. 3 мәкалә килергә мөмкин. Журналда эшләүче 10 кеше галимнәргә аерым чыга. Татарча язучы яшьләр юкка чыгуга таба бара. Фән теле үз агымы белән генә бара алмый. Дәүләт ярдәм итмәсә, артка чигенеш булачак", диде Гомәров.

Хәзер КФУдан кала, бер уку йортында да татар бүлекләре эшләми. Узган ел Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында татар төркемнәре кабул ителмәде. КДАТУ галиме Рәшит Шакирҗанов мондый вазгыятьтә милли кадрлар калмаячак ди.

Рәшит Шакирҗанов
Рәшит Шакирҗанов

"Без баштарак татар телле ике төркем җыя торган идек. Аннан бер төркемгә калды. Узган ел бер төркем дә туплый алмадык. Сәбәбе – бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) урыс телендә генә тапшырып булуда. Шуның аркасында мәктәптә татарча белем алучылар калмады. Биектау районының Ямаширмә авылында урта мәктәптә татарча укыталар. Ләкин бөтен балаларны БДИ бирә алмыйсың дип куркытып бетерәләр һәм укучылар 9нчы сыйныфтан соң китеп бара. Татар телендә укыган милли кадрларыбыз калмый", диде ул.

Ахыр чиктә татар галимнәре үз тәкъдимнәреннән торган резолюция әзерләячәген белдерде. Тарих институты мөдире урынбасары Марат Гыйбатдинов Азатлыкка сөйләвенчә, язмача тәкъдимнәр Татарстан президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясенә юлланачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (8)

XS
SM
MD
LG