Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшь галимнәр: фән теле – инглиз теле, ләкин башта туган телдә белем алу кирәк


Азатлык белән сөйләшкән яшь галимнәр инглиз теле бар дөньяда фән теленә әверелде, әмма бала фәнне ана телендә өйрәнә башларга тиеш ди.

Азатлыкның чираттагы "Татарча подкаст"ында тел һәм фән, милли университетка ихтыяҗ, фәнне популярлаштыру турында сөйләштек. Канададан химия фәннәре докторы (PhD) Әмир Хәбибуллин һәм Казаннан физика-математика фәннәре кандидаты Камил Һадиев белән татар телендә математика, физика, химия була аламы дип фикерләштек.

Фән теле – инглиз теле, ләкин башта туган телдә белем алу кирәк
please wait

No media source currently available

0:00 0:34:45 0:00
йөкләү

Үзләре турында

Камил Һадиев 7нче сыйныфка кадәр Казанның татар гимназияләрендә укыган, аннары 8нче сыйныфтан башлап 131нче физика-математика лицеенда укыган һәм Казан федераль университетын тәмамлаган. Ул хезмәт куйган төп өлкә – квантлы информатика. КФУда фән белән шөгыльләнә, укыта һәм Казанның IT-лицеенда дәресләр бирә, информатика олимпиадаларына әзерли.

Әмир Хәбибуллин Казанда үсеп Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Яшь галим буларак АКШка китеп, анда PhD дәрәҗәсе алган. Укып бетергәч Питтсбургтагы Карнеги Меллон университетында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшләгән, аннан соң шул ук эшкә Канададагы Торонто университетына күчкән. Соңыннан инде бөтен университетлардан китеп, сәүдәгә корылган ширкәттә химик булып эшкә урнашкан, хәзерге вакытта шунда эшли.

Ничек һәм ни өчен фәнгә кереп киткәннәр

Камил Һадиев
Камил Һадиев

Камилнең әтисе – математик Равил Һадиев һәм аның йогынтысы зур була. Камил тугыз ел программист булып эшләгән, ләкин моның үзенә кызык түгеллеген аңлаган. Күбрәк фән белән шөгыльләнергә теләгән. Зур ширкәтләрдә, әлбәттә, акча күбрәк, ләкин фәндә яңа әйберләр уйлап чыгару күпкә кызыграк ди Камил.

Әмирнең әнисе – химия укытучысы, ул бу фән белән мәктәптән үк кызыксынган. Әмир өчен дә фәннең иң кызыклы ягы – ачышлар ясый алу мөмкинлеге. Университеттан китсә дә, химия ширкәтендәге эшчәнлегенең күп өлеше шулай ук уйлап табуга багышлана. Ә Казандагы "Оргсинтез"да эшләү аны кызыксындырмаган, чөнки "йомшак кына әйткәндә, биредә фәнни үсеш аз дәрәҗәдә", андагы эшнең 90 проценты – булган процессларны куллану һәм кабатлап бару гына ди галим.

Кайсы телне фән өйрәнү теле дип саныйлар

Камил университетта бөтен фәннәр урыс телендә укытыла, ләкин башка галимнәр белән арлашканда, фәнни мәкаләләр уку өчен инглиз теле кирәк ди. Камилнең татар телендә саф сөйләшүче аспиранты бар икән, ләкин "аның белән татарча сөйләшкәндә дә, терминнарны барыбер инглиз телендә кулланабыз. Аралашканда сүзләрнең 20-30 проценты инглиз телендә була", ди.

Әмир Хәбибуллин
Әмир Хәбибуллин

Әмир дә моның белән килешә һәм урыс теле генә түгел, хәтта традицион фән теле булып саналган алман теле дә бүген икенче планга күчеп бара ди. Нәрсә дә булса уйлап чыгару – эшнең башы гына, аны дөньяга тарату өчен, мәкаләләр, китаплар бастыру өчен инглиз теле кирәк ди Әмир. Хәзер Германиядә укыган аспирантлар диссертацияләрне инглиз телендә язуын да әйтә ул.

Татар галиме яман шештән дару уйлап тапса да, татар теле фән теленә әйләнә алмыймы?

Әмир сүзләренчә, әгәр бу ачыш турында инглиз телендә бер мәкалә дә чыкмый икән, аның хакында берни белмәячәкләр. "Бу начар түгел, аралашуны җиңеләйтү – фәндә иң мөһим әйберләрнең берсе. Бу профессиональ фәнгә кагыла. Ә инде балаларны укыту, фән турында популяр видеолар, китапларны бөтен җирле телләрдә дә чыгарып була", ди ул.

Милли университетның кирәге бармы?

Камил сүзләренчә, балалар фәннәрне ана телендә өйрәнергә тиеш. Чөнки терминнарны алар әле абстракт сүзләр белән аңламый, тотып карарга кирәк. Аннан соң абстракция бара. Әгәр ул өстәлнең өстәл икәнен аңламаса, аңа ниндидер "table" дип кенә әйтсәләр, баланың интуициясе үсми, ул яңа әйберләр уйлап чыгарырга сәләтле булмый дип саный Камил.

Әмир әлеге проблемга студентлар ягыннан карарга кирәк дип саный. Әгәр мәктәптә татарча укыган баланың киләчәктә дә татарча укыйсы килә икән, аңа үзе бик яхшы аңлаган телдә укуын дәвам итү мөмкинлеге кирәк ди ул. Әмир шулай ук Канададагы башлыча инглиз телле булган Онтарио төбәгендә яшәүче французлар мисалын китерә. "Алар аз санлы. 50-60 ел дәвамында биредә француз теллеләр үз университетын булдыруны таләп итеп килде. Моңарчы хөкүмәттән җавап бер булды: француз телендә укырга теләсәң, француз теллеләр күпләп яшәгән Квебек провинциясенә бар, анда бар шартлар да тудырылган. Шунлыктан бу француз балалары йә инглиз теле өйрәнеп Онтарио, Торонто университетларында укыды, йә Квебекка барды. Ниһаять, 2020 елда Онтарио хөкүмәте аларга шундый уку йорты ачты, студентлар җыю турында игълан итте. Әмма инде теләүче балалар калмаган иде. Соңга калып ясалган әйбернең файдасы булмады. Берничә параллель китереп була монда татар теле белән", ди Әмир.

Фәнне татар телендә популярлаштыру ни өчен үсеш алмый

Камил татар телендә математика дәресләре бирә. Ләкин бу гаиләдә татарча сөйләшкән балаларга гына кызык ди ул. Аның фикеренчә, грантлар һәм башка төрле юл белән акча алып булса, татарча төрле фәнни-популяр әйберләр язучы табылыр иде. Ләкин төп шарт – уникаль контент булу. Мондый китап урыс телендә юк икән, аны сатып алачаклар. "Мәгълүматны тәкъдим итү рәвеше уникаль булырга тиеш. Әйтик, Кояш турында барысы да белә инде, ләкин аны матур итеп, татар телендә кызыклы итеп язсаң, бала алачак", дип саный Камил.

Әмир исә татар балалары арасында андый ихтыяҗ юк дигән фикердә. Алар урыс телен белә, бөтен популяр видеоларны карый алалар. "Бу татар теле проблемы гына түгел, хәтта Европада кече телләр белән дә шундыйрак хәл. Кызымның математикадан татар телендә бер китабы бар. Ләкин ул математика өйрәнер өчен түгел, ә татар теле белән кызыксынсын өчен алынган. Эмигрантлар арасында мондый әйбергә ихтыяҗ бар", ди ул.

Фән юлыннан китәргә теләгән студентларга теләкләр

Әмир сүзләренчә, дөнья бик тиз үзгәрә, бигрәк тә технологияләр ягыннан, ләкин соңгы ике йөз елда фәнни нигез бер дә үзгәрми, ул – математика, физика, химия, биология. "Нинди университетка барсаң да, Америкадагы Һарвардка яки Казандагы КФУгамы, барыбер шул ук фәннәрне укыйсың. Аларны теләсә нинди телдә өйрәнеп була, иң мөһиме – өйрәнергә", ди ул.

Камил боларга өстәп, укыган чакта белем алырга гына түгел, ә ниндидер ачышлар ясап карарга тырышырга кирәк ди. "Фәнгә билгеле булса да, үзең өчен аның яңа икәнен сизсәң, син киләсе адымнарны ясый аласың", ди Камил.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (5)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG