Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУда Татарстан министрлары өчен татар теле курслары эшли башлады


 КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасы
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасы

23 түрә өч атна дәвамында татарча чыгышлар ясарга өйрәнәчәк. Курсларга туган телләре татар теле булган түрәләр генә чакырылган.

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында республика министрлыклары җитәкчеләре һәм вице-премьерлар өчен махсус татар теле курслары булдырылган. Дәресләр өч атна дәвамында, атнасына өч тапкыр барачак. Бу курсларның максаты – түрәләрне әдәби татар телендә сөйләшергә өйрәтү, шулай ук әдәби телдә чыгышлар ясау күнекмәләре бирү.

Курсларга туган телләре татар теле булган 23 түрә йөриячәк. Алар тел белеме дәрәҗәсенә карап дүрт төркемгә бүленеп укыячак дип яза “Бизнес онлайн”. Атап әйткәндә, курсларга вице-премьерлар Мидхәт Шаһиәхмәтов, Марат Җаббаров, Альберт Кәримов, министрлар Марат Айзатуллин, Радик Гайзатуллин, Марат Садыйков, дәүләт комитетлары җитәкчеләре Айдар Сәлимгәрәев, Талия Миңуллина йөрер дип көтелә. Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин, мәдәният министры Ирада Әюпова да татар телендә чыгыш ясау осталыгын арттырырга җыена.

Курсларда кулланылачак укыту програмы Татарстан президенты аппараты заказы белән эшләнгән, дәресләрне оештырган өчен шулай ук республика бюджетыннан түләнә.

15 июльдә Татарстан президенты каршында Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе оешканнан соң, аның җитәкчесе Марат Әхмәтов беренче итеп республикада җитәкчеләрнең татар телен куллануы мәсьәләсен күтәрде. Августта район җитәкчеләре белән очрашып, аларга социаль челәрләрен татарча алып барырга, чыгышларын татарча ясарга кирәклеген аңлатты.

Татарстан дәүләт шурасы депутаты Рамил Төхвәтуллин да түрәләр чыгышларының яртысын булса да татар телендә ясарга тиеш дигән фикер әйткән иде.

Марат Әхмәтов шулай ук Татарстан министрлыкларының интернетта мәгълүматын тикшереп, татар телен санламаган министрлыклар турында республика президентына хәбәр ителәчәк дип белдерде.

XS
SM
MD
LG