Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Төхвәтуллин түрәләрне чыгышларының яртысын булса да татарча ясарга чакыра


Рамил Төхвәтуллин
Рамил Төхвәтуллин

Татарстан дәүләт шурасы депутаты республика һәм район җитәкчеләренә татар телен куллануны арттыруны сорап мөрәҗәгать итте.

Татарстан дәүләт шурасы депутаты, танылган театр артисты Рамил Төхвәтуллин Татарстанның республика һәм район, шәһәр хакимиятләре башлыкларына мөрәҗәгать белән чыкты. Хатында ул түрәләрне татар телен саклау һәм куллануны арттыру максатыннан күбрәк көч куярга һәм үзләрен үрнәк булырга чакыра.

Татар телен куллану өчен бөтен мөмкинлекләр бар, ләкин җирле хакимият җитәкчеләренең теләге юк дип саный Төхвәтуллин. Аның фикеренчә, татар кешесе татар теленә ихтыяҗ булганда гына өйрәнә һәм куллана, ә ихтыяҗ тудыру урындагы җитәкчеләрдән тора.

Төхвәтуллинны бу хатны язарга аны халыктан алган мөрәҗәгатьләр этәргән. “Миңа милләтебезне, телебезне саклап калу, яшь буынны милли гореф-гадәтләребез нигезендә тәрбияләүгә багышланган хатлар күп килә. Алар, халык ышаныч белдергән зат буларак, миңа юлланса да, сорауларның күбесе җирле дәрәҗәдә, шәһәр-район җитәкчеләре хәл итә торган мәсьәләләр. Шуңа күрә республика районнарында телебезгә кагылышлы мәсьәләләр буенча вазыйфаи затлар белән киңәшмәләр үткәрүен истә тотып, шәһәр-район, министрлыклар җитәкчеләренә фикеремне җиткерәсем килде” дигән ул.

“Бүген депутатларга татар авылындагы татар мәктәбендә сыйныф журналларын мәҗбүри урысча тутыртудан зарланып, татар гимназиясе янәшәсенә чиркәү салуга хәйран калып яисә авылының үткәнен тасвирлаган китабын пенсия акчасына нәшер итәргә мәҗбүр булудан аптырап язылган хатлар килә икән, бу бары тик урындагы җитәкче намусында” дип яза депутат, һәм мондый мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлекләр бар, приоритетларны гына дөрес куярга кирәк дип өсти.

Хатында Төхвәтуллин республика хөкүмәтендә, министрлыкларда эшләүчеләргә дә мөрәҗәгать итә. “Үзегез җыелышларны 99% урысча алып барганда, җирле хакимиятләрдән телне үстерү юнәлешендә эш таләп итү — мөмкин булмаган эш” дип белдерә депутат. Татар милләтеннән булган җитәкчеләр чыгышының ким дигәндә яртысын татарча сөйләргә тиеш, ә татар булмаганнар һичьюгы исәнләшү-саубуллашу сүзләрен белергә тиеш дигән Төхвәтуллин.

Августта Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Апаста киңәшмә уздырып, Апас, Буа, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Чүпрәле, Югары Ослан районнары җитәкчелеге белән татар телен куллануны киңәйтү турында сөйләште.

Үзе дә комиссия әгъзасы булып торган Рамил Төхвәтуллин Азатлыкның “Минемчә” шәлкемендә әңгәмәсендә татар телен саклау һәм үстерү проблемнары турында фикерләре белән уртаклашкан иде.

XS
SM
MD
LG