Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Үз телем" бәйгесе. Татар теле үсешенә яңа сулыш өрелерме?


Рөстәм Рамазанов "Үз телем" бәйгесе презентациясендә

Эшмәкәр, Казан шәһәр думасы депутаты Рөстәм Рамазанов татар телен үстерү проектларына 1 млн сум бүлеп бирүен игълан итте. Соңгы елларда мондый инициативалы кешеләр күренмәде. Азатлык эшмәкәр белән татар проектларына инвестиция, мәктәпләр хәле һәм Казанда милли мохит турында сөйләште.

Апрель аенда Казанда "Үз телем" бәйгесе игълан ителде. Җиңүчеләр 1 миллион сумга кадәр грант ота алачак. Бәйгенең төп оештыручысы — эшмәкәр Рөстәм Рамазанов. Ул Казан шәһәр думасы депутаты, бу бәйгене Казан мэриясе белән берлектә уздыра.

Бәйгегә 146 гариза килгән, беренче өлештә 22 проект сайлап алынган. 25 май Милли китапханә бинасында проект авторлары имтихан тотты, татар телен үстерү проектларын аңлатты. Алар арасында татар телен өйрәнү курслары, махсус кушымта, татар аш-суларына багышланган сайт, балаларны татарча тәрбияләү үзәкләре, китаплар, татар телендә әйләнә-тирә мохитне өйрәнү клубы, кинофильмнарны татарчага тәрҗемә итү, уеннар һәм башкалар бар. Әлегә җиңүчеләр игълан ителмәде. Оештыручылар аңлатуынча, тәкъдим ителгән проектлар кабат тикшерелергә тиеш.

Азатлык финал алдыннан бәйгенең инициаторы һәм иганәчесе Рөстәм Рамазанов белән татар проектларына акча бирүгә нәрсә этәргәне, татар теле, мәктәпләр һәм меценатлык турында сөйләште.

— Рөстәм әфәнде, ни өчен бу акчаны татар проектларына тотарга карар кылдыгыз, нәрсә этәрде?

— Мин Ростов өлкәсендә туып, берара Чиләбедә яшәдем, хәзер исә эшем аркасында Белгород шәһәрендә торырга туры килә. Ягъни татар мохитендә үсмәдем, кызганычка, татар телен начар беләм: аңласам да, камил сөйләшә алмыйм. Ә минем өч балам үсеп килә, көн саен йокыга китәр алдыннан аларга китап укыйм. Үз телемне белмәгәч, рус телендә укырга туры килә. Алар белән кечкенәдән сөйләшмәсәм, туган телемне балаларыма өйрәтмәсәм, еллар узгач, оныкларым миңа, бәлки, "бабай" дип тә эндәшмәс.

Тапкан малымны татар телен үстерүгә дә бирә алам дигән фикергә килдем

Мондый уйлар бер мине генә бимазаламыйдыр. Нишли алам татар теле өчен? Балаларны "ычкындырмау" мөһим, барысын да дәүләткә аударып калдыру да дөрес түгел. Тапкан малымны татар телен үстерүгә дә бирә алам дигән фикергә килдем. Татар телен өйрәнергә, татар халык мәдәниятен кызыклы һәм популяр итәргә ярдәм иткән проектлар барлыкка килсен дип менә шундый бәйге форматы килеп чыкты. Мин Казан башкарма комитетына оештырырга ярдәм итүне сорадым, алар кире какмады. Бу – тулысынча минем акчага оештырылган грант бәйгесе. Бюджет акчасы юк.

— Мондый омтылышлар күбрәк булган саен тел үсешенә өмет арта. Сезнең тарафтан бу бер тапкыр чара булачакмы, яисә татар дөньясында эшләвегезне дәвам итәргә җыенасызмы?

— Күз күрер, барысы да беренче бәйгенең нәтиҗәләреннән торачак. Мин ел саен нинди дә булса иҗтимагый проект оештырырга тырышам — җаным шуңа тарта. Мәсәлән, берничә ел дәвамында "Добрый фудтрак" проекты кысаларында мохтаҗ кешеләргә азык-төлек өләштек. Быел менә "Үз телем" бәйгесен оештырабыз. Бәлки, тагын да яңа проект уйлап чыгарырбыз. Әлегә әйтә алмыйм.

"Үз телем" бәйгесе презентациясендә
"Үз телем" бәйгесе презентациясендә

— Нәтиҗәсе булса, дәвам итәргә була дидегез, үзегез бу бәйгедән ниләр көткән идегез, нинди проектлар булырга тиеш иде дип күз алдына килә?

— Дөресен генә әйткәндә, бу бәйгене бик көттем, аны үзем өчен дип оештырдым дияргә була. Татарча камил сөйләшергә теләгем зур булганга әллә нинди кызыклы проектлар булырына ышандым. Хәзер булган проектларга күз салдым, тыңладым, күңелдә юшкын калды. Ничек дип әйтим, моңа кадәр булган проектлар тәкъдим ителде һәм күп кеше чыгыш ясап нидер тәкъдим иткәндә алар чын тормыштан ерак тора дигән хис калды. Миңа чып-чын практика кирәк, балаларым белән татар телендә уйнарлык уеннар, телсез татарлар да, башка милләт кешеләре дә үзләштерә алырлык әсәрләр кирәк. Шундый проектлар табылсын дип көтәм.

Тәкъдим ителгән проектлар чын тормыштан ерак тора дигән хис калды

Быел җиңүчеләрне билгеләү булачак, анда да катнашачакмын. Критерийларның иң мөһиме — проектның нәтиҗәле булуы, аны тормышка ашырырга әзер булган авторлар такымы булу. Әгәр җиңеп чыккан проектлар финансланса, алар файдага булыр. Һәрхәлдә шуны бик телим. Бушкуык кына булмасын. Ихлас тотынган эш, ахырына кадәр җиткерерләр дип ышанам.

— Грант нигезләмәсендә Казанда яшәүче 35 яшькә кадәргеләр катнаша ала диелгән. Татарлар Русия буйлап киң таралган, чит илләрдә дә актив кешеләр күп. Мондый шартлар аудиторияне бик тарайта бит. Бәлки сез теләгән, көткән проектларны нәкъ менә башка җирдә яшәүчеләр тәкъдим иткән булыр иде.

— Без шундыйрак шартлар куйсак та, бәйге барышында безгә берничә кеше "Казанлы түгелмен, яшем дә бар, ләкин идеяләрем күп, шуңа күрә мине дә алыгыз инде", дип язды. Андый теләк белдергән проект авторларына без конкурста катнашырга рөхсәт иттек.

— Конкурс барышында катнашучылар белән оештыручылар үзара урысча аралашкан, презентацияләр урысча булсын, чөнки жюрида аңламаучылар бар, дип аңлатканнар. Татар теле бәйгесе өчен бу сәеррәк дип санамыйсызмы?

— Моның бернинди начарлыгын да күрмим. Без бит "татар телен камил белмибез, ләкин өйрәнергә теләгебез зур", дип чын дөресен әйтәбез. Әйе, бүгенгә әле аңлап та бетереп булмый, кызганычка, ләкин татар телен аңламаган, сөйләшмәгән жюри әгъзалары барысы да "кызыклы методика булса, теләп өйрәнер идек", диләр. Шуңа күрә бу бәйге кысаларында мондый хәлнең килеп чыгуы – безнең җәмгыятьтәге тел проблемының ачыктан-ачык чагылышы.

— Рөстәм әфәнде, сез Казан шәһәр думасы депутаты да бит. Авырткан сөялгә басмый мөмкин түгел – Казанда татар теле аксый. Бу мэрия, шәһәр думасы, башкарма комитеты утырышларында да күренә, алар русча уза. Казан башкарма комитетының татар теленә битараф карашы даими тәнкыйтьләнә. Сезнеңчә, моның сәбәпләре нидә һәм моны хәл итүнең юлларын ничек күрәсез?

Бәлки, катгыйрак чаралар турында уйларга кирәктер

— Татар телендә сөйләшү безнең тормыш нормасына кермәгән — төп сәбәбе шулдыр. Телне югалтырга ярамый, әлбәттә, шуңа күрә, бүгенге хәлгә төшкәч, инде "телне модага кертү" турында гына түгел, ә, бәлки, катгыйрак чаралар турында уйларга кирәктер.

— Мәсәлән, нишләргә кирәк? Татар телле мохитне барлыкка китерер өчен сез, депутат буларак, нишләргә җыенасыз?

— Үз хәлемнән килгәнне эшләргә тырышам. Шуны әйтергә кирәк: мин депутатлыкка төзүче буларак килдем, төзелеш өлкәсенә кагылган проблемнар белән эшлим — һөнәремә бәйле мәсьәләләрне карыйм. Шул ук вакытта, профессиональ лингвист, культуролог, яки башкалар тел үстерүгә багышланган проектлар тәкъдим итсә, аларны, әлбәттә, хуплап чыгачакмын.

— Төзелеш дигәннән, Казанда татар мәктәпләре, бакчалары җитмәүгә зар күп, әмма булганнары иске биналарда урнашкан. Сез депутат буларак бу тема белән танышмы?

— Таныш, безнең төзелеш комиссиясе искереп килүче мәктәпләргә еш чыгып йөри. Республикада, Аллага шөкер, социаль объектларны капиталь төзекләндерү, яңа мәктәп һәм балалар бакчалары төзү програмнары бар. Акча бүленә. Алар ярдәмендә зур эш алып барыла, татар бакчалары төзелә бит, алар заманча уйланылып җиһазландырылган бакчалар. Булган мәктәпләр дә яңарып, тиешле дәрәҗәдә эшләр дип ышанам.

— Рөстәм әфәнде, меценатлык турында да фикерегез мөһим. XX гасыр башында татар байлары татар мәктәпләрен финанслаган, шәкертләрне чит илгә укырга җибәрүдә булышкан. Бүген дә хәлле кешеләр шактый, әмма татар проектларын финанслауга чират тормыйлар. Бар алар, әмма күп түгел. Сәбәбе нидә икән? Престиж мәсьәләсеме, куркумы, кирәксенмәүме?

— Андый яхшы эшләр турында безнең җәмгыятьтә авыз тутырып сөйләү юк, мактану дип санала. Шуңа күрә, минемчә, меценатлар булса да, алар үз эшләре турында ачык сөйләми, башкалар өчен үрнәк булып йөрми. Әмма минемчә, әйтергә кирәк. Мактанмыйча, масаймыйча, "Менә бит, егетләр, болайрак та эшләргә була" дип эшне күрсәтергә, юлларны өйрәтергә мөмкин. Бу башкаларны да бу эшкә тартыр иде, кемнеңдер башына да килмидер, бәлки, акчасын нәрсәгә инвестиция итеп салырга белми йөридер... Төрлесе була ала. Милли проектларга инвестиция кертергә, ярдәм итәргә өйрәнсәк, татар теленең гомерен дә озайтып булыр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (9)

XS
SM
MD
LG