Accessibility links

Каюм Насыйри үзәкләре: сан бар, сыйфат аксый


Казан федераль университеты
Казан федераль университеты

2014 елда Татарстан Германиянең Гете, Испаниянең Сервантес тел үзәкләре үрнәгендә Каюм Насыйри үзәген булдырды. Моның өчен КФУга финанслар бүленде. Җиде елда нинди нәтиҗәләргә ирешелде? Телгә һөҗүм булганда телне өйрәтү, аны популярлаштыру эше ничек бара? Азатлык үзәкнең эшчәнлеген өйрәнде.

2014 елның февралендә Казан федераль университеты (КФУ) гыйльми шурасы тарафыннан "Каюм Насыйри институты" фәнни-мәгариф үзәге оештырылды. Ул КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникация институты каршында эшли. Аның нигезнамәсенә күз салганда, институтның төп эшчәнлеге Русиядә, чит илләрдә татар, урыс телен һәм мәдәниятен укыту, аны популярлаштыру, телнең үсешен тәэмин итү дип язылган. Бу максатка бушлай татар теле курсларын оештыру, татар һәм урыс телләре белемен тикшерү тестларын уздыру, фәнни-гамәли конференцияләр оештыру, татар, урыс телләрен, мәдәниятләрен популярлаштыру чараларын уздырулар керә.

Рәдиф Җамалетдинов
Рәдиф Җамалетдинов

Каюм Насыйри үзәкләре Татарстанның дәүләт һәм башка телләрне саклау, үстерү дәүләт програмы нигезендә финанслана. КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникация институты мөдире Рәдиф Җамалетдинов Азатлыкка "Мондый зур проектка өстәмә финанс чыганаклары кирәк, әлегә булган акча белән чикләнергә туры килә. Әмма без эзләнәбез, өстәмә акча булса, киңрәк, куәтлерәк эшли алыр идек", диде.

2014-2021 елларда Каюм Насыйри үзәгенең Русия төбәкләрендә, кайбер чит илләрдә бүлекчәләре барлыкка килде. Аның саны 11гә җитте. Бүген Казаннан тыш тагын 11 урында Каюм Насыйри үзәкләре эшли.

КФУ сәхифәсендәге хәбәрләргә караганда, Каюм Насыйри үзәгенең соңгы зур чарасы быел 18 февральдә узган. "Телләрне өйрәтү методикасын камилләштерү: алдынгы тәҗрибә уртаклашу мәйданы" дип аталучы халыкара онлайн семинар быел бишенче тапкыр үткән. Семинарда ничә кеше катнашуы хакында мәгълүмат та, аның видеоязмасы да юк. Гомумән, Каюм Насыйри институты уздырган онлайн лекцияләр язмада бөтенләй күренми. Мисал өчен, 2020 елның ноябрь-декабрь айларында КФУ укытучылары онлайн форматта лекцияләр оештырган. Анда "Татар телен өйрәтүдә интернет-технологияләр куллану", "Тел күрке – мәкаль", "Татар теленең синтаксик төзелеше", "Телләрне баскычлап өйрәнү" кебек темаларга лекцияләр узган диелгән булса да, теләгән кешегә кереп карау мөмкинлеге юк.

Ни өчен XXI гасырда, технологияләр барлык мөмкинлекләр биргән заманда башкалар да бу лекцияләрне карый алмый, бу чарада ничә кеше катнашкан – ачык мәгълүмат юк. Каюм Насыйри институты эше кысаларында бушлай татар теле курслары оештыру да максат итеп куелган иде. Бу эшнең ничек баруын КФУ сайтында күреп булырга тиеш кебек, ләкин андагы мәгълүмат ышанычсыз булып чыкты. Ни өчен икәнен бүлекчәләргә аерым тукталып аңлатабыз.

Уфа үзәге М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты базасында 2016 елда ачылган. Анда узган яки узачак татар теле курслары турында сайтта төгәл мәгълүмат юк. Нибары: "татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен түләүсез курслар үзенең эшчәнлеген башлап җибәрә", дигән язу бар. Укырга теләүчеләр гариза тутырырга тиеш һәм аны шунда ук йөкләп алырга да мөмкин. Соңгы тапкыр бу мәгълүматның кайчан яңартылуын шул гаризадагы шаблон датадан гына күреп була: гариза 2017 елгы.

Мәгълүмат яңартылмаса да, Уфадагы Каюм Насыйри үзәге җитәкчесе һәм методисты Нурия Хәлиуллина Азатлыкка татар теле курслары ел да узуын, быел да ике төркем туплануын әйтте.

Нурия Хәлиуллина
Нурия Хәлиуллина

"Програм нигезендә тел курслары 15 марттан башланырга тиеш, без февральдә үк башладык. "Туган тел" гранты нигезендә эшлибез. Ике төркем тупладык, аларда 15әр кеше. Барысы да йөрми. Аерым кешеләр белән шәхсән дә шөгыльләнәм, чөнки берсе – олы яшьтәге хатын. Үзәк ачылганнан бирле курслар туктаган юк. Узган ел пандемия сәбәпле дистант рәвештә эшләдек, анда бер төркем генә булды", диде Нурия Хәйруллина.

Аның сүзләренчә, һәр үзәк елына дүрт чара уздырырга һәм тел курслары оештырырга тиеш. Боларның барысы өчен дә бер кеше җаваплы, ул методист та, җитәкче дә вазифасын үти. Бу кешенең хезмәте өчен елына бер мәртәбә "Каюм Насыйри институты" тарафыннан акча күчерелә. Әмма нинди күләмдә икәнен ул әйтүдән баш тартты. Грант икән, ул дәүләт акчасы дип аңларга кирәк.

"Ничә сумлык грант?" дип кызыксына башлагач, Нурия ханым моны сорау алу буларак бәяләде. "Бу нинди "допрос" соң, аңламыйм. Мин сезгә үземнең хезмәт хакымны әйтимме? Ул акча безгә хезмәт хакына бүленә, чаралар оештырсам, кирәкле чыгымнарны үз акчамнан каплыйм", диде Хәйруллина.

Тубыл үзәге 2019 елның 25 декабрендә ачылган. Аны Тубыл педагогия институты профессоры, филология фәннәре докторы Гүзәл Фәйзуллина җитәкли. Сайтта бу үзәкнең эшчәнлеге, уздырган чаралар, тел курслары турында шулай ук бернинди мәгълүмат та юк. Элемтәгә чыгу өчен үзәкнең яки методист-җитәкченең дә телефоны юк. Кыскасы, сан бар – сыйфат юк.

Самар үзәге белән дә шундый ук хәл. 2020 елның декабрендә оешкан үзәкнең эшчәнлеге турында сайтта бернинди мәгълүмат юк.

Чабаксар үзәге 2017 елның декабрендә ачылган. Аны Чуаш дәүләт университетының урыс һәм чуаш филологиясе, журналистика факультеты деканы Алена Иванова җитәкли. Рәсми сайттагы мәгълүматка караганда, Чабаксардагы үзәк 2017, 2019, 2020 елларда берешәр чара уздырган. Тел курслары юк.

Пенза үзәге сайтында да нибары бер чара уздыруы турында хәбәр ителә. Алар быелның 15 февралендә Муса Җәлилнең 115 еллык юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәргән. Татар теле курсларына чакыру игъланы да 2019 елның сентябрендә басылган. Бу үзәк кимендә ике ел эшли һәм нибары бер чара уздыру белән чикләнгән булып чыга.

Мәскәү үзәгендә татар теле курслары соңгы тапкыр ике ел элек узган. Сайтта 2019 елның 14 сентябрендә башланучы 3 айлык курслар турында гына игълан бар. Мәскәүдәге үзәкнең соңгы эше: узган елның 29 октябрендә Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәбендә 4Б сыйныфы укучылары өчен Алиш укулары.

Кызганыч, өстә санап үтелгән бер генә җитәкче, методист белән дә элемтәгә кереп булмады

Ульян үзәге методисты, Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Рәмилә Сафина әлегә татар теле курслары оештырылмавын, әмма 2022 елдан оештырачакларын әйтте.

Рәмилә Сафина
Рәмилә Сафина

"Без планда каралганча, ярты елга ике чара белән генә чикләнмибез, үзебез яңалык та керттек. Ульян өлкәсе районнарына чыгып, район администрациясе җитәкчеләре белән очрашып, татар телен мәктәпләрдә укыту һәм мәдәни чаралар уздыру мәсьәләсен күтәрәбез. Татар теле безнең өлкәдә сакланамы, мәдәният өлкәсендә нәрсәләр эшләнүенә анализ ясыйбыз һәм агымдагы елга план төзибез. Урыслар күпчелек булган өлкәдә эшлибез, шуңа эшебез ике-өч чара белән генә чикләнә дә алмый, эшебезнең нәтиҗәлелеген арттырасы килә. Шәһәр, районнарга чыгабыз, район җитәкчеләре белән очрашабыз, татар теле ничә мәктәптә укытыла, ничәсендә укытылмый, нинди түгәрәкләр эшли, ник кайберләре ябылган, яңадан ачу мөмкинлеге бармы – шул сорауларны район башлыклары алдында күтәрәбез. Безнең төбәктә бүген барлык районнарда да татар теле укыткан яки татар телле түгәрәкләре булган мәктәпләр бар", диде Рәмилә Сафина.

Петербур үзәге кайчандыр иң актив эш алып баручыларның берсе булган. Сайттагы мәгълүматка караганда, 2019 ел эчендә 16 чара үткәрелгән, быел ике чара узган. Татар теле курсларына соңгы чакыру 2019 елның сентябрендә булган. Тел курсларынданы укучылар исемлегендә 26 кеше язылган. Петербур үзәге методисты Альбина Фәхрәзиева 3,5 ел ярым Каюм Насыйри үзәгендә укытучы булып эшләгән, ,бүген үзәк белән хезмәттәшлек итми. "Минем белән килешүне озайтмадылар, сәбәбен белмим, гәрчә без бик уңышлы эшләдек", диде ул Азатлыкка.

Аның сүзләренә караганда, Казаннан дәреслекләр бирелә һәм план куела. Никадәр күп эшләсәң дә акча өеп бирелми.

Альбина Фәхрәзиева
Альбина Фәхрәзиева

"Татар проектында акча эшләп булмый, безнең күбебез җан тартканга гына эшлибез. Хезмәт хакы бер тапкыр кына бирелә иде, гыйнвар аенда. Безгә 80 мең сум түлибез диделәр, бу 7-8 ай хезмәт өчен. Аена 10 мең чыгарга тиеш. Әмма чынында ул елына 60 мең сум чыга иде. Ел дәвамында акча юк, без бушлай эшлибез, аннары бюджеттан акча төшкәч, безгә бирәләр. Соңгы елларда ул түләү системын да үзгәрттеләр, аена 600 сум түли башладылар. Зур шәһәрдә уйлап карагыз ул акчага ничек яшәргә? Минем юлны да каплый алмый иде бу түләүләр. Мин Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевка да хезмәт хакы турында яздым.

Каюм Насыйри үзәге эшли башлаганда филиаллары аз иде, әмма бүлекләр арткан, ә финанслау элеккечә калган булып чыга. Гомумән укытучыларга хезмәт хакы уйланылмаган. Планны куялар, ә түләмиләр. Атнасына план нигезендә мин 2 дәрес алып барырга тиеш, әмма теләүчеләр күп булгач, мин ике курска бүлеп 4 сәгать дәрес бирә идем. 2 төркемдә 2 сәгатьлек ике дәрес булып чыга. Елына ике чара уздырырга тиеш диләр, әмма мин аларны атна саен уздырдым.

Моннан тыш Казаннан килгән методик кулланмалар аз булуына аптырыйм. Алар бар, әмма мин куллана торганы шул ике китап инде ул. Алар яхшы, әмма аларны телне белмәүчеләр өчен тагын да гадиләштерү комачауламас иде.

Мин киттем. Дөресрәге мин эшләвемне дәвам да итәр идем, әмма Каюм Насыйри үзәге җитәкчеләре минем белән эшләргә теләмәде, килешүне озайтмадылар. Сәбәбен аңлатмадылар. Үзем курслар оештырам, онлайн укытам. Миннән соң Петербурдагы Каюм Насыйри үзәге бер ел эшләми торды. Хәзер анда яңа кеше, укыту бара дип беләм", дип сөйләде Альбина.

Екатеринбур үзәге дә 2016-2018 елларда әдәби чаралар, бәйгеләр оештырган. Татар теле курсларында укучылар исемлегенә караганда, анда 54 кеше язылган. Екатеринбурдагы Каюм Насыйри үзәге методисты Динария Әлетдинова Азатлыкка боларны сөйләде:

Динария Әлетдинова
Динария Әлетдинова

"Татар теле курслары ел саен оештырыла. 16 яшьтән 65 яшькә кадәр укучыларыбыз бар. Укулар сентябрьдән башлана һәм майда гына тәмамлана. Каюм Насыйри институты таләпләре - 3 ай гына укыту, әмма без аны бер уку елына сузабыз, чөнки бер авыз сүз татарча белмәгән укучылар да килә һәм аларны өч айда гына татар теленә өйрәтеп булмый. Рус милләтеннән, катнаш гаиләләрдән килүчеләр бар. Бер елда курсларны тәмамлап, икенче-өченче елга килүчеләр дә бар. Аларны да кире бормыйбыз, чөнки алар башкалар белән татарча аралашуда зур ярдәм булып тора, диде Динария ханым.

Әлеге вакытта тел курсларында бер төркемдә 15 кеше укый. Сентябрь аенда гариза язып килүчеләр саны 40 булган, гыйнвар азагына бер төркемне укытып чыгарганнар. Калган 15 кеше укуны дәвам итә һәм татар телен камилләштерә.

"Бездә татар теле дәресләре 2015 елда Каюм Насыйри үзәге ачылганчы ук укытыла иде. Бу эшне 2012 елда ук башладым. 50 кешелек төркемнәрем дә булды. Хәзер онлайн укытучылар һәм яшьләр оештырган башка курслар да бар. Төрле җирдә укытулар булгач, безгә килүчеләр кимеде. Сөйләм телен шомарту өчен яшьләр төркемнәре дә бар" дип сөйләде Динария ханым.

"Ни өчен Казан федераль университеты сайтында сезнең чаралар, тел курслары турында мәгълүмат юк", дигән сорауга ул бу эшне Каюм Насыйри институты хезмәткәре башкарырга тиешлеген, әмма сайтның яңартылмавын әйтте. "Элек мәгълүмат куелып бара иде. Каюм Насыйри үзәгенең сайты казаннар кулында", диде ул.

Астана үзәге 2014 елда ук ачылган һәм бу Казакъстанда 250 мең татар яшәве белән аңлатыла. Астанадагы үзәкнең эшчәнлеге турында сайттагы соңгы яңалык 2017 елда язылган. Шул елның апрелендә "Тукай язы – 2017" дип аталган очрашу узган.

Татар теле курсларының беренчесе 2015 елда үткәрелгән. Курсларда укучылар исемлегендә нибары биш кеше. Алга таба алар булганмы-юкмы әйтүе кыен, чөнки өч көн дәвамында шалтыратып та сайтта күрсәтелгән өч телефон номерының берсенә дә чыгып булмады.

Бишкәк үзәге 2015 елның декабрендә ачылган. 2017 елның февраленә кадәр ул әле яхшы гына эшләгән. Сайттагы мәгълүматка караганда, 2016 елда Бишкәктә татарча җиде чара узган. Шуннан соң тынлык. Татар теле курсларына кеше җыю 2018 елда башкарылган, укучылар исемлегендә нибары бер кеше исәпләнә.

* * *

Әйтергә кирәк, күп төбәкләрдәге бүлекчәләрдә эшчәнлек бер шаблон белән башкарыла. Әйтик, барысы да Тукай яки Җәлил укуларын оештыра. Бу Казаннан кушыламы, яки үзләренең инициативасымы, башка чаралар оештырырга, яңа проектларга дәрт-дәрман юкмы, әллә финанслар җитмиме? Каюм Насыйри үзәге методик басмалар белән бүлекчәләрен ничек тәэмин итә һәм укытучыларны ничек әзерли?

Казанда Каюм Насыйри үзәгендә ике кеше эшли: КФУның Татаристика бүлеге җитәкчесе Әлфия Йосыпова - идарә итүче һәм методист, татар теленә өйрәтүче китап авторы Ләйсән Шәяхмәтова. Моңа өстәп 11 төбәктәге методистлар. Әлфия Йосыпова Азатлыкка аңлатуынча, бу елларда татар теле курсларына ничә кеше йөргәне турында статистика юк. "Кемдер языла, берничә дәрес укый, аннары килмәскә дә мөмкин. Бүген син киләсең, иртәгә - мин дигәндәй. Аннары Каюм Насыйри үзәкләрендә даими чаралар уздырылар, каядыр 100 кеше килә, икенчесенә - 50, санап бетергә мөмкин түгел", диде ул. Пандемия вакытында җанлы очрашулар кимесә дә, белем алу туктамады дип әйтте ул.

Әлфия Йосыпова
Әлфия Йосыпова

"Һәр төбәктәге үзәк методисты ничә төркем оештырганын үзе хәл итә. Башлангыч дәрәҗәдәгеләр дә бар, дәвам итүчеләр дә була. Курсларны тәмамлаган кешегә сертификат тапшырыла. Каюм Насыйри үзәге уңышлы эшли - татар теленә өйрәтә, кешеләрне татар дөньясына чакыртып китерә. Пенза, Уфа, Ульянда урнашкан үзәкләрдә кешеләр күпләп килә. Пандемия вакытында гына эш шартлары үзгәрде: онлайн курслар һәрвакыт бар, семинарлар уздырылды, лекцияләр оештырылды. Кешеләрдә кызыксыну зур", диде ул.

11 үзәк тә Казаннан техника, методик әсбаплар, кулланмалар, дәреслекләр белән тәэмин ителә. Ителергә тиеш һәрхәлдә. Әмма бу проектны финанслау кимегәнгә күрә каешларны кысарга туры килгән. Башлангыч чорда үзәкнең филиаллары аз булган, ә финанслау ике тапкырга күбрәк. Акчасызлык төбәкләрдәге үзәкләргә дә тәэсир итә.

Хәзер финанслар кимеде, мөмкинлекләр кысылды

"Акчалы вакытта китаплар, дәреслекләр белән тәэмин иттек, техника да алынды. Хәзер финанслар кимеде, мөмкинлекләр кысылды. 2014 елда безгә бүленгән акча шактый күп иде, Мәскәү, Петербур, Астана, Бишкәк кебек шәһәрләрдәге Каюм Насыйри үзәкләрендә видео конференцияләр оештыра торган үзәк тә бар, китапханәләр дә оештырылды, болар барысы да Казаннан җибәрелде. Беренче вакытларда бүленгән акча елына 3 млн сумга җитә иде, ә хәзер елына 1 млн сумга калды. Бу акча 11 үзәккә бүленә. Монда укытучыларга түләү дә, Казаннан эшне оештыру да кергән. Әле салымнар да бар. Чынында акча калмый.

Укытучыларга хезмәт хакына килгәндә, тигезрәк түләргә тырышабыз, әмма кемдер күбрәк кешеләрне укыта, кемдер чараларны ешрак уздыра, алар актуальме, юкмы - болар да исәпкә алына. Төбәкләрдә профессиональ белгечләр, югары белемле, фән кешеләре эшли. Аларның күбесенә бу Каюм Насыйри үзәге өстәмә эш кенә. Алар энтузиазм белән генә эшли, акча аз дип әйткәннәре дә юк. Без дә, Казанда эшләүчеләр, Каюм Насыйри үзәкләре өчен аерым хезмәт хакы алмыйбыз. Акча кимеде. Кризис. Теллер үсеше програмына кергән күп проектларга акча киселде", дип сөйләде ул.

Башка илләрдә тел үзәкләре ничек эшли?

Дөньяда телләрне укыту һәм популярлаштыру үзәкләре шактый. КФУ Каюм Насыйри үзәген ачканда да Сервантес, Гете институтларын телгә алып, шул юнәлештә эшләячәген белдергән иде. Бу үзәкләр нәрсә белән шөгыльләнә?

Британ шурасы (British Council)

Дөнья буйлап инглиз телен укыту һәм инглиз мәдәниятен популярлаштыручы British Council (Британ шурасы) – иҗтимагый оешма. Чыгымнарның бер өлешен Британия хөкүмәте капласа, калган акчаны оешма үзе чаралар үткәрү, уку өчен түләү, түләүле имтиханнар хисабына эшли. Русиядә дә бу шура 20 елдан артык эшләде, тик соң елларда ике ил арасында туган киеренкелек аркасында оешма башта Русиядән китүен игълан итте, соңрак эшчәнлекне Британия илчелегенең Мәдәният һәм мәгариф бүлеге буларак дәвам итте.

Оешма нәрсә белән шөгыльләнә? Аның төп эшчәнлеге – инглиз телен укыту, инглиз теле белемен сертификацияләү. Британ шурасының тел өйрәнү өчен махсус сайты бар, анда онлайн һәм оффлайн, укытучы белән һәм махсус програм ярдәмендә өйрәнү мөмкинлеге бирелә. Күпчелек хезмәт түләүле, инглиз телен өйрәнү ихтыяҗы зур, бу аңлашыла да. Шура эшли торган илләрдә, шәһәрләрдә тел өйрәнүчеләр өчен төркемнәр дә оештырылып килә, алар эшчәнлекне туктатмыйча алып бара.

Чараларның күпчелеге бушлай уза, алар онлайн күрсәтелә һәм күбрәк кешегә ирештерү өчен интернетта ​урнаштырыла

Британ шурасы зур игътибарны укытучыларга да юнәлтә, мөгаллимнәр өчен методик үзәк эшләп килә, инглиз телен укыту методикасына багышланган даими семинарлар, очрашулар уза. Оешма инглиз теле, мәдәнияте белән кызыксынучыларга даими чаралар, конференцияләр, лекцияләр, очрашулар, онлайн дискуссияләр үткәрә. Чараларның күпчелеге бушлай уза, алар онлайн күрсәтелә һәм күбрәк кешегә ирештерү өчен интернетта урнаштырыла.

Британ шурасы яшьләргә юнәлгән креатив чаралар да оештыра. Мәсәлән, 2016 елда Мәскәү метросында Уильям Шекспирга багышланган тематик поезд оештырган. Соңгы вакытта үткән чаралар арасында "Киләчәк хатын-кыз" темасына эсселар бәйгесе, климат үзгәрешенә бәйле сөйләшүләр, "Британия-Русия креатив күпере" форумы, дизайн һәм брендинг турында лекция кебек чараларны атап була. Үзәкнең инглиз телен популярлаштыру эше күренеп тора.

Юныс Әмрә институты (Yunus Emre Enstitüsü​)

Татарларга якынрак булган мисал итеп төрекләрнең Юныс Әмрә институтын атап була. Дөнья буйлап институтның берничә дистә үзәге эшләп килә, алар төрек телен укыту, җирле халыкларны төрек мәдәнияте, тарихы, сәнгате белән таныштыру белән шөгыльләнә. Еш кына бу институтны "Төркиянең тышкы сәясәтендә йомшак көче" итеп тә атыйлар.

Үзәкнең эшчәнлеге дәүләт тарафыннан актив финанслана. Ул үткәргән тел курслары, чаралар катнашучылар өчен күбесенчә бушлай. Үзәкнең бер эш юнәлеше - төрки телләр белгечләре өчен фәнни конференцияләр, семинарлар һәм симпозиумнар үткәрү. Моннан тыш Юныс Әмрә фонды чит ил студентларына Төркия университетларында белем алу өчен стипендияләр, грантлар тарату белән дә шөгыльләнә, бу да төрек мәдәниятен популярлаштыруда зур роль уйный. Чит ил яшьләрен җәйге төрек теле лагерьларына китерү тәҗрибәсе дә кулланыла, тулысынча бушлай булган лагерьларда яшьләргә төрек теле өйрәтелә, мәдәнияткә кызыксындыру уятыла.

Интститутның төп эшчәнлеге, әлбәттә, төрек телен өйрәтүдән гыйбарәт. Моның өчен институт заманча һәм җәлеп итә торган дәреслекләр, уку әсбапларын чыгара. Башка илләрдәге университетлар белән хезмәттәшлек итеп Юныс Әмрә институты төрек телен югары уку йортларында укыта, тел үзәкләрен университетлар ресурсларын кулланып оештыра. Казан университетында да институтның үзәге эшләп килде.

Үзәкнең Мәскәүдәге сайтыннан да күренгәнчә, төрек теле, мәдәнияте чаралары еш һәм даими оештырылып килә. Төрек фильмнарын карау, конференцияләр, бәйгеләр, күргәзмәләр, тел клублары, балалар өчен төрек теле дәресләре һәм башка күпсанлы чаралар оффлайн форматта да үткәрелә, кайберләрен онлайн да карап, катнашып була.

Сервантес институты (Instituto Cervantes)

Испаниянең дәүләт оешмасы. Ул 1991 елда илнең тышкы эшләр министрлыгы каршында дөньяда испан телен укыту, испан мәдәнияте белән таныштыру өчен оештырыла. Төп үзәкләре башкала Мадридта һәм Мигель Сервантесның туган шәһәре Алькала-де-Энареста урнашкан. Институтның биш кыйтгада да 77 үзәге эшли.

Гете институты (Goethe-Institut)

Германиянең хөкүмәттән тыш оешмасы. Ул алман телен дөньяда таныту, аны өйрәтүне һәм халыкара мәдәни багланышлар урнаштыруны үз эшчәнлегенең максаты иткән. Гете исемендәге институт фильмнар, музыка, әдәбият белән беррәттән җәмгыять кыйммәтләрен да алмаша. Бу оешма күренекле алман шагыйре Йоһан Гете исеме белән аталган.

Пушкин институты (Пушкинский институт)

2013 елның июль аенда чит илләрдә рус телен өйрәнү үзәкләре булдыру өчен "Пушкин институты"н оештыру эшләре башлана. Мәскәүдәге Пушкин исемендәге рус теле һәм әдәбияты дәүләт институты бу эшне оештыруны, үзәкләргә методик ярдәмне үз өстенә ала. Бу югары уку йортының мондый тәҗрибәсе бар иде инде. 1970-80 елларда институтның төрле филиаллары эшли. Аларның кайберләре, мисал өчен, Афинадагы Пушкин исемендәге рус теле институты мөстәкыйль оешма булып китә.

Алман телен популярлаштыручы Гете институты, испан теленең Сервантес институты, урыс теленең "Русский мир" фонды һәм башка оешмалар да охшаш рәвештә эшләп килә. Тел курслары, кызыклы бәйгеләр һәм грант-стипендияләр, кеше җәлеп итә торган креатив чаралар, онлайн карау, катнашу мөмкинлеге һәм башка заманча ысуллар ярдәмендә бу оешмалар үз телләренә, мәдәниятләренә кызыксыну арттыру эшен уңышлы башкарып килә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG