Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең Казандагы консулы: "КФУда Юныс Әмрә үзәге көзен эшчәнлеген яңартачак"


Төркиянең Казандагы консулы: "Юныс Әмрә үзәге эшчәнлеген яңартачак"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:56 0:00

Төркиянең Казандагы консулы: "Юныс Әмрә үзәге эшчәнлеген яңартачак"

Казан университетында Юныс Әмрә үзәге эшчәнлеген туктату Мәскәүнең Әнкараны дошман итеп күрә башлаган вакытка туры килгән иде.

Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач Азатлыкка көзен Казан университетында Юныс Әмрә үзәге эшен яңартачагын белдерде.

"Бу үзәк ябылмады, ә эшчәнлеге генә туктатылды. Без КФУ җитәкчелеге белән очраштык. Алар белдерүенчә, август-сентябрь айларыннан соң студентлар кайтачак һәм бу үзәктә эшләрен дәвам итәчәк. Мин якын арада алар (студентлар) белән дә очрашачакмын. Казанның һәм Татарстанның мәдәни тормышына өлеш керткән бу үзәк эшен дәвам итәр дип өметләнәбез", ди Дилмач.

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрекны өйрәнү институты мөдире Рамил Хәйретдинов әлеге үзәкнең эшен янә башлау-башламауга мөнәсәбәттә: "Вазгыять җитәрлек дәрәҗәдә катлаулы. Төркиядәге төрле министрларның, шул исәптән, мәдәният министрлыгы, тышкы эшләр министрлыгы, мәгариф министрлыгы түрәләре алмашына. Шуңа күрә бездәге консуллыкның конструктив эшчәнлегеннән һәм Юныс Әмрә үзәге караган иҗтимагый оешмадан да күп нәрсә торачак", дип realnoevremya.ru-га белдергән иде.

24 ноябрьдә Төркия чиген бозган өчен Русиянең Су-24 хәрби очкычы бәреп төшерелеп ике ил арасында хезмәттәшлек начарлангач, КФУда Юныс Әмрә үзәге эшчәнлеге тукталды. Университет моны үзәктәге "кайбер хезмәткәрләрнең контрактлары бетте" дип аңлаткан иде.

XS
SM
MD
LG