Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарча өйрәнүче Зәринә: "Чын татар телен ишетү – бәхет булды"


Зәринә Фәйзиева
Зәринә Фәйзиева

Сәмәркандта туып үскән, хәзерге вакытта Токиода укучы Зәринә Фәйзиева татар телен ярты еллап өйрәнә. Быел ул Халыкара татар теле олимпиадасында катнашып, призлы урынга да иреште. Азатлык аның белән әңгәмә тәкъдим итә.

2020 елның көзендә Токионың чит телләр университетында татар теле дәресләре укытыла башлады. Ул дәресләрне татар телен үзе өйрәнеп үзләштергән аспирант Юто Хишияма оештыра һәм укыта. "Курсның максаты – студентларны татар теле һәм татар дөньясы белән таныштыру", дип сөйләгән иде Азатлыкка Юто.

Күп тә узмады, әлеге курсларның беренче җимешләре дә күренә башлады. Анда татар телен өйрәнгән Зәринә Фәйзиева быел Халыкара татар теле олимпиадасында катнашып, призлы урын яулый алды. Алга таба да татар телен камилләштерү нияте бар, ди ул.

Зәринәгә 23 яшь. Тумышы белән Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәреннән. Хәзер Токиода яши. Әтисе – үзбәк, әнисе – таҗик, үзен ул Сәмәрканд кызы дип атый. Азатлык яшь кыз белән татар телен өйрәнүе һәм дөньяга карашы турында сөйләште.

Зәринә Фәйзиева
Зәринә Фәйзиева

— Зәринә, башта үзегезнең Япониягә ничек күченгәнегезне аңлатыгызчы. Токиода сез кайда укыйсыз?

— Балачагымны Сәмәркандта үткәрдем, монда урта мәктәптә урыс телендә белем алдым. Миңа 10 яшь булганда, әтигә эше сәбәпле Малайзиягә күчәргә кирәк иде, гаиләбез белән анда күчендек, шунда 2 ел яшәдек.

Урта мәктәпне тәмамлагач, мин Япониягә килергә булдым. 2015 елда монда килеп, башта 2 ел дәвамында япон телен өйрәндем. Шуннан соң инде Токио чит телләр университетының япон теле һәм мәдәнияте факультетына белем алырга кердем. Хәзер монда лингвистика юнәлешендә укыйм.

— Ә татар телен сез кайчан һәм ничек өйрәнә башладыгыз? Моңа нәрсә этәрде?

— Мин үзем кечкенәдән телләрне өйрәнергә яратам. Таҗик, үзбәк, урыс телләреннән тыш инглиз, корея, япон, испан телләрен беләм, яратып сөйләшәм. Татар теле белән электән кызыксына идем. Кызыксынуның сәбәбе – әтиемнең әбисе – Казан татары. Ул cугыш алды елларында Сәмәркандка килгән, анда үзбәк кешесенә кияүгә чыккан. Шуңа күрә, ни кызганыч, минем гаиләмдә беркем дә татарча сөйләшми.

Татарча иркен сөйләшә алсам, вафат булган әбиемә якынлаша алырмын

Мин татарча иркен сөйләшә алсам, вафат булган әбиемә якынлаша алырмын дип уйлыйм. Татар телен яхшы белгәннән соң, берәр вакыт Татарстанга, әбиемнең туганнары янына барырга бик телим.

Һәм менә узган елның көзендә безнең университетта татар теле дәресләрен укыта башладылар. Аларны Халыкара татар теле олимпиадасында җиңү яулаган Юто Хишияма алып бара. Мондый дәресләр үткәрелгәнен ишетүгә үк, бу курсны сайларга булдым. Хәзер татар телен өйрәнә башлавыма 6 ай булды.

— 6 ай гына өйрәнсәгез, ә татарча инде шактый яхшы беләсез, афәрин! Дәресләрдә сез нишлисез? Телне башка урыннарда да үзләштерәсезме?

Токио чит телләр университетында
Токио чит телләр университетында

— Юк, татарча мин бары тик университет дәресләрендә генә өйрәнәм. Алар япон телендә укытыла, инде дистәдән артык дәрес оештырылды. Укытучыбыз Юто Tatarstan Fanbook китабын актив куллана, безнең дәреслек ул. Китапны татар телен өйрәнгән берничә япон кешесе язган: Акира Сакурама, Мидзуки Сакурама һәм Юто Хишияма үзе.

Дәресләр бездә бик кызык үтә. Миңа шунысы ошый, телдән тыш без Татарстан, татарлар турында да шактый күп кызыклы мәгълүмат алабыз. Татарстанның үзе турында бу дәресләрдә бик күп белдем.

— Татар телен өйрәнү сезнең өчен авырмы? Нинди авыр яклары бар, ә нәрсә, киресенчә, сезгә җиңел бирелә?

— Татар телен өйрәнү минем өчен һич тә авыр түгел. Ул үзбәк теле белән бер үк төрки телләр гаиләсенә карый бит, лексика, сүзләрне аңлау бик җиңел. Дөрес, минем төрки тел белүем һәм телләр белән бик кызыксынуым сәбәпледер.

Грамматик формаларны урынлы һәм дөрес итеп куллану авырлык тудыра

Икенче яктан, сүзләргә басымны дөрес кую авыррак. Шулай ук грамматик формаларны урынлы һәм дөрес итеп куллану авырлык тудыра. Мәсәлән, үзбәк телендә берәр нәрсә күрергә теләгәндә "ko’rgim keladi" диләр, әмма татар телендә "күрәсем килә" диләр. Татар теле олимпиадасында катнашканда, мин нәкъ шундый хата ясадым да: "Татарстанга барасым килә" дип әйтү урынына, "баргым килә" дип әйтеп куйдым. Шуның сәбәпле бераз оялып та алдым.

— Олимпиадада катнашу турында күбрәк сөйләгезче? Быел ул ничек узды, сезгә ошадымы?

— Телне әле өйрәнә башлау сәбәпле, быел мин олимпиадада беренче тапкыр катнаштым. Коронавирус аркасында ул онлайн оештырылды. Күп төрле илләрдән олимпиадада катнашучылар әдәби, сокландыргыч татар телендә шундый матур презентацияләр ясады, бик ошаттым! Сөйләгәннәрен тыңлап таң калдым.

Чын, матур татар телен ишетү дә – бәхет булды

Пандемия аркасында олимпиадага Казанга бара алмавым кызганыч булды, әлбәттә. Тик чын, матур татар телен ишетү дә – бәхет булды, минем өчен кызыклы тәҗрибә булды бу.

Олимпиадада үзем призлы урынга лаек булдым. Дөресен әйткәндә, моны көтмәгән идем, чөнки телне әле ярты еллап кына өйрәнәм бит, татарча яхшы беләм дип әйтә алмыйм. Шулай да мин призлы урынга лаек булуыма шатландым. Киләсе елларда белемемне тагын да яхшырак шомартып катнашачакмын!

— Ә телдән тыш сезгә татарларда, татар мәдәниятендә нәрсә ошый?

Зәринә пешергән чәкчәк
Зәринә пешергән чәкчәк

— Татар милли ризыкларын бик яратам. Кызганыч, Казанда, Татарстанда әле булганым юк, һәм чын милли ризыкларны ашау бәхетенә әле ирешмәдем. Шулай да, без татар ризыкларын үзебез тырышып пешерәбез. Үзем әзерләгән чәкчәк бик тәмле, миңа нык ошады!

Бер вакыт, Мидзукига кунакка барганда, алар бик тәмле өчпочмаклар пешергән иде, бик яратып ашадым, тәмле ризык.

— Киләчәккә планнарыгыз нинди? Татар телен өйрәнүегезне дәвам итәсезме?

— Хәзер мин дүртенче курс студенты. Әлегә иң зур максатым – диплом эшен язып тәмамлау. Аннан ераграк карарга да куркам, әлбәттә, магистратурага кереп, укуымны дәвам итәргә ниятлим.

Укуым белән беррәттән мин бар көчемне татар телен тагы да яхшырак өйрәнүгә, шомартуга куячакмын, сүз бирәм. Татар телендә иркен сөйләшә башлаганнан соң, мин Татарстанга, әбиемнең туганнары янына барырга телим.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG