Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониядә Татарстан һәм татарлар турында китап дөнья күрде


Китап тышлыгы
Китап тышлыгы

Ноябрь башында Япониядә япон телендә Татарстан һәм татарлар турында китап дөнья күрде. Азатлык китап авторлары белән сөйләшеп, аның эчтәлеге һәм булачак кызыксыну турында белеште.

Япониядә басылган китапта Казан һәм Татарстандагы күренекле урыннар, татар теле һәм мәдәнияте, Татарстан тарихы, Татарстан белән Япония мөнәсәбәте кебек темалар турында язылган. Китап матур, төсле фотолар белән дә баетылган. Китап Publib нәшриятында 1,5 мең тираж белән басылган, нәшрият аны үз акчасына чыгарган.

Япон телендәге китапны Азатлык укучыларына яхшы таныш булган, татар телен өйрәнгән япон яшьләре Акира Сакурама, Мидзуки Накамура һәм Юто Хишияма язган. 2015 елда алар Япониядә татар милләтен, телен, тарихын, мәдәниятен таныту максатыннан "Ак барс" сайтын ачып җибәргән иде.

Китап авторлары аны нинди максаттан әзерләгән? Аудиториясе кемнәр булыр? Японнарга татар турында белү кайсы яктан файдалы? Шул һәм башка сорауларга җавап эзләп, Азатлык китап авторларына мөрәҗәгать итте.

Мидзуки Накамура: "Японнарны татарның "серле матурлыгы" белән таныштырабыз"

– Элегрәк мин Азатлыкка япон телендә татар теле дәреслеген, телне өйрәтү әсбабын табып булмый дип әйткән идем. Гомумән, Татарстан һәм татарлар турында да японча бернинди хезмәтләр юк. Юк икән, язарга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Казан каласы гына түгел, Татарстанда төрле матур шәһәрләр, авыллар күп. Татар мәдәнияте бик бай. Менә шундый "серле матурлык" белән японнарны таныштыру өчен шушы китапны яздык та.

Мидзуки Накамура
Мидзуки Накамура

Иң әһәмиятлесе – бу Япониядә татарлар һәм Татарстан турында беренче хезмәт. Ул Русия һәм Русиядәге төрле халыклар белән кызыксынучылар, аерым алганда, галимнәр һәм белгечләргә кызык булыр. Дусларыбыз арасында шундый галимнәр аз түгел. Моннан тыш китап японнар традицион сәяхәт иткән Мәскәү, Петербур һәм Владивостоктан тыш Казанга да сәяхәт кылучы японнарга да файдалы булыр.

Әлбәттә, китап киң җәмәгатьчелеккә юнәлгән, галимнәргә генә түгел, гомумән, төрки дөнья, Татарстан һәм татарлар белән якыннан танышырга теләгән кешеләргә файдалы булыр дип өмет итәбез. Китап белән кызыксыну инде бар. Amazon интернет кибетеннән инде заказлар китте дип беләм.

Мидзуки Накамура –​ Татар тамыры булган япон кызы, әбисенең әти-әнисе – Уфа татарлары. Цукуба университеты​нда фәнни хезмәткәр. 2017 елда Халыкара татар теле олимпиадасы җиңүчесе.

Акира Сакурама: "Китап японнарның Татарстанга күбрәк килүенә этәргеч булыр дип өметләнәм"

– Хәзергә кадәр японнар Русия турында аз беләләр, ә Татарстан һәм Казан турында аларда мәгълүмат юк диярлек. Соңгы елларда Казан төрле халыкара спорт чаралары аша таныла башлады, Япония белән икътисади элемтәләр дә арта бара. Мисал өчен әле генә Казанда безнең UNIQLO бренды кибете ачылган. Без китапны Татарстан һәм Казан белән таныштыруга беренче күпер дип күзалладык. Моннан тыш Татарстан күпмилләтле төбәк буларак та Япониягә кызыклы. Моңарчы бермилләтле булган Япониягә күпләп чит ил кешеләре килә, шуңа Татарстан тәҗрибәсе һәм кунакчыллыгы да безгә матур мисал була ала.

Акира Сакурама
Акира Сакурама

Китапның беренчел аудиториясе итеп нәкъ фәнни даирәне, галимнәрне һәм студентларны күзаллыйм. Ләкин шул даирә белән генә чикләнмичә, китап гади кешеләргә дә кызык булсын дип тырышытык, шуңа күрә китапка гомуми мәгълүмат һәм фотолар да күп керттек.

Татарстан – төрле кызыклы мәдәниятләргә бай булган үзенчәлекле һәм уникаль республика. Татар милләте зур кызыксыну уята. Шуңа китап японнарга кызык булып, аларның Татарстанга күбрәк килүенә этәргеч булыр дип өметләнәм.

Акира Сакурама –​ япон галиме.​ Татарстан һәм Идел буе халыкларының тарихын, мәдәниятен өйрәнә, алар турында фәнни эш яза.

Юто Хишияма: "Татар теле рус теле белән бертигез күләмдә укытылырга тиеш"

– 2015 елның август аенда без "Ак Барс" исемле сайт ачкан идек. Бер редактор шушы сайтны карап, китап язу тәкъдиме белән безгә хат язган иде. Шулай итеп Татарстан турында китап язу эше башланып китте. Без, өч автор, барыбыз да Татарстан, татар милләте һәм татар телен яратып өйрәнүче япон яшьләре. Максатыбыз: Япониядә әле таныш булмаган Татарстан һәм татар милләтен таныту. Китаптагы фотоларның күбесен без үзебез Татарстанда төшердек, алар матур, төсле итеп чыкты.

Юто Хишияма Татарстан президенты белән
Юто Хишияма Татарстан президенты белән

Дөресен әйткәндә, әлегә хезмәтебез белән кызыксыну зур булмас дип уйлыйм. Бу бит Татарстан һәм татарлар турында япон телендәге беренче китап. Ләкин аны һәм татарлар, һәм Русия, Урта Азия, төрки дөнья белән мавыгучылар да кызыклы табар дип өметләнәм. Үзебез, өч автор фәнни өлкәдә эшлибез. Шуңа безгә бу китапны чыгару фәнни яктан да бик әһәмиятле.

Гомумән, Япониядә татарлар белән кызыксыну арта бара. Моңарчы Токиода, Юныс Эмре институтында башланган татар теле курслары хәзер дә дәвам итә. Якын киләчәктә татар теле Цукуба университетында укытыла башларга мөмкин. Мин үзем дә хәзер бер япон кешесенә аерым татар теле дәресләре бирәм.

Соңгы вакытта Русия хакимиятенең рус халкы мәнфәгатенә генә эшләве ачык сизелә башлады. Татарстан мәктәпләрендә татар телен кыскарту омтылышлары шуны күрсәтә. Әгәр Русия бер милләтле, бер телле дәүләт булырга тели икән - бу коточкыч хәл. Минемчә, татар мәктәпләрендә татар теле рус теле белән бертигез күләмдә укытылырга тиеш, рус телле мәктәпләрдә дә ул, һичшиксез, дәүләт теле буларак укытылырга тиеш.

Юто Хишияма –​ япон галиме. Татар телен үзлектән тирәнтен өйрәнгән. 2014 елда Халыкара татар теле олимпиадасында​ җиңү яулый. Шуннан соң 2 ел Казан университеты магистратурасында белем ала.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG