Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япон телендә Татарстан һәм татарлар турында китап чыгачак


Китап постеры
Китап постеры

Ноябрь башында чыгачак китапны татар телен өйрәнгән япон яшьләре Акира Сакурама, Мидзуки Накамура һәм Юто Хишияма язган.

Ноябрь башында Япониядә япон телендә Татарстан һәм татарлар турында китап чыгачак. Аны Азатлык укучыларына яхшы таныш булган, татар телен өйрәнгән япон яшьләре Акира Сакурама, Мидзуки Накамура һәм Юто Хишияма язган.

"Бу - Татарстан һәм татарлар турында япон телендә иң тәфсилле язылган китап. Без, өч автор, барыбыз да Татарстан, татар милләте һәм татар телен яратып өйрәнүче япон яшьләре. Китап чыгаруның максаты - Япониядә әле таныш булмаган Татарстан һәм татар милләтен таныту", дип сөйләде Азатлыкка авторларның берсе Юто Хишияма.

Аның сүзләренчә, китапта Казан һәм Татарстандагы күренекле урыннар, татар теле һәм мәдәнияте, Татарстан тарихы, Татарстан белән Япония мөнәсәбәте кебек темалар турында язылган. "Фотоларның күбесен без үзебез Татарстанда төшердек, алар матур, төсле итеп чыгачак", ди Юто.

Китап ноябрь башында Publib нәшрияты тарафыннан 1,5 мең тираж белән бастырылачак. Аны нәшрият үз акчасына бастыра. Азатлык китап чыгуга авторлар белән әңгәмә әзерли.

2015 елда әлеге китап авторлары Япониядә татар милләтен, телен, тарихын, мәдәниятен таныту максатыннан "Ак барс" сайтын ачып җибәргән иде. "Без татарны, татар телен, татар мәдәниятен бик-бик яратабыз, ләкин шундый кызыклы нәрсәләрне Япониядә әле белмиләр", дип сөйләгән иде Азатлыкка Мидзуки Накамура. Авторлар ул вакытта китап язу теләге турында белдергән иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG