Accessibility links

якшәмбе, 20 август 2017, Казан вакыты 16:38

Татар теле олимпиадасы җиңүчесе: "Һәр кеше үзеннән башларга тиеш"


Сулдан уңга: Мидзуки Накамура, Татарстан президент Рөстәм Миңнеханов һәм Ризәлә Йосыпова

Казанда V Халыкара татар теле олимпиадасында Япониядән Мидзуки Накамура һәм Саба районыннан Ризәлә Йосыпова җиңделәр. Кызлар Азатлыкка киләчәктә нәрсә белән шөгыльләнәчәкләре турында сөйләде.

Казанда инде бишенче тапкыр Халыкара татар теле олимпиадасы узды. Чараның максаты – дөньяда татар телен популярлаштыру, абруен күтәрү, яшьләрне татарча сөйләшергә өндәү. Шул максатлардан чыгып, Татарстан башкаласына Татарстанның 43 районыннан, Русиянең 25 төбәгеннән, 13 чит илдән 500дән артык мәктәп һәм университет укучылары, студентлар җыелды.

Гадәттә, төп бүләкләр икәү була. Бу гран-при бүләкләрен чит илдән катнашучы һәм Татарстаннан катнашучыга бирү гадәте бар. Быел бу бүләкне Япониядән Мидзуки Накамура һәм Саба районыннан Ризәлә Йосыпова алды. Азатлык Ризәләгә һәм Мидзукига мөрәҗәгать итеп, алардан олимпиадада җиңүләре турында сорашты.

"Үз телеңне камил белү яки, кимендә, моңа омтылу мөһим"

Ризәлә Саба районының Эзмә мәктәбендә 11 сыйныфны тәмамлап килә. Татар теле белән күптәннән шөгыльләнәм, ди ул. Тукай теленнән тыш, башка фәннәрне дә уңышлы үзләштерә: быел ул Татарстан олимпиадаларында татар һәм рус телләре, астрономия, математика фәннәреннән алдынгы урыннарга иреште.

– Ризәлә, Халыкара татар теле олимпиадасыннан нинди тәэсирләр калды? Чараны оештыру дәрәҗәсе ошадымы?

– Миңа укытучыларымның берсе әйткәнчә, без олимпиадада грамота яки бүләкләр алу өчен катнашмыйбыз, биредә без үзебез кебек телгә, фәнгә гашыйк кешеләрне күрергә, әлеге авыр, ләкин кызыклы юлда ялгыз булмавыбызны аңларга киләбез. Чынлап та, биредә моңа инандым, үземә башка төбәкләрдән, чит илләрдән дуслар таптым. Миңа калса, бу – олимпиаданың иң истә кала торган мизгеле.

Чара, әлбәттә, ошады: барысы да югары дәрәжәдә оештырылган, һәр көн мавыктыргыч булырлык итеп уйланылган иде.

Ризәлә Йосыпова
Ризәлә Йосыпова

– Синеңчә, олимпиадада җиңү сәбәбе, сере нәрсәдә?

– Беренче чиратта, фән белән кызыксыну кирәк. Олимпиада ныклы әзерләнүне таләп итә. Дәрестә алган белемнәр генә житми, өстәмә укырга, төрле чыганаклар белән эш итәргә туры килә. Аннары укытучыларның ярдәме дә бик мөһим. Бу олимпиада шунысы белән кызыклы булды: ул берничә фән жыелмасы булды. Ул да булса, татар теле, татар әдәбияты, татар халкы һәм Татарстан тарихы. Һәрбер фәннән аерым әзерләнү дә өстенлек биргәндер.

– Алга таба планнарың нинди? Университетка татар телен өйрәнергә җыенасыңмы?

– Әлегә максатым – чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшыру. Алга таба да тел гыйлеме белән шөгыльләнүне дәвам итәсем килә. Телебез бик бай, зур эчтәлекле. Ул һаман үсә, камилләшә, димәк аны тагын да өйрәнергә кирәк.

– Синеңчә, бүгенге көндә татар телен нинди юллар белән үстерергә кирәк? Татар теленә нәрсә җитми?

– Татар теле чын кулланылыштагы телгә әйләнергә тиеш. Татарстанда моның өчен төрле эшләр эшләнелә. Ләкин шуны әйтергә кирәк: иң элек һәр кеше үзеннән башларга тиеш. Үз телеңне камил белү яки, кимендә, моңа омтылу мөһим. Күп очракта, татар теленә алмаш телне кулланалар. Каюм Насыйри, берәү чит телне өйрәнәсе булса, башта үз телен яхшы белсен, дигән. Хәзерге көндә әлеге хакыйкатьне аңлаулары кирәктер.

"Гран-при бүләген алсам да, телне өйрәнүне дәвам итәчәкмен"

Мидзуки Накамура Азатлыкка Олимпиадада җиңү юлыннан озак баруын әйтте (Мидзуки Халыкара татар теле олимпиадасында беренче тапкыр катнашмый – ред). Япон кызының татар теле белән кызыксынуын һәм өйрәнү тарихын безнең әңгәмәдән укый аласыз. Япониягә кайту мәшәкатьләре күп булса да, Мидзуки да безнең сорауларга җавап бирде.

– Мидзуки, сиңа быелгы олимпиада нинди ягы белән ошады?

– Чара ошады миңа. Олимпиадада башка төрле калалардан, илләрдән кызыклы татар дусларым катнаша. Алар белән танышу миңа тормышымдагы иң мөһим хәзинәм булды. Япониядә татарлар бик аз, шуңа күрә олимпиадада татарлар белән татарча аралашу татар теле күнекмәсе өчен дә миңа бик файдалы мөмкинлек булды.

Мидзуки Накамура
Мидзуки Накамура

– Синеңчә, җиңү сәбәбең нәрсәдә?

– Мин төгәл әйтә алмыйм, ләкин, минемчә – татар теленә мәхәббәт. Һәр көн саен татар телен зур мәхәббәт белән өйрәнәм. Әлбәттә, бәлки, мин әле татарча камил сөйләшмимдер, сүзләрне дә азрак беләм. Гран-при бүләген алсам да, телне өйрәнүне дәвам итәчәкмен.

– Татар телен КФУда өйрәнү теләгең бармы?

– Матди яктан килеп чыкса, КФУда укырга телим. Япониядә минем әле докторантурада укыйсым бар, шунлыктан, хәзергә әле диссертация турында күбрәк уйлыйм. Диссертациямда бүгенге татар диаспораларында татар теле вәзгыяте турында язачакмын.
Аннан соң, Аллаһ бирсә, КФУга укырга керәсем килә. Килеп чыкмаса, Япониядә эшләремне дәвам итәп, татар теленнән китап язарга телим.

– Татар теленең бүгенге хәлен ничек бәялисең?

–​ Начар дип әйтмәс идем. Яшьләр форумындагы кебек актив яшьләр Казанда аз түгел. Һәм дәүләт тә татар телен саклау өчен програмнар, чаралар оештыра, олимпиада – моның күркәм мисалы. Яшьләр татар телен онытмаса, төрле актив чаралар оештырса, татар теленең киләчәге яман булмас, дип уйлыйм.

* * * *

Бу елның башында Цукуба университетында татар теле укытылачагы билгеле булды. Дәресләрне Мидзуки алып барырга тиеш. "Татар телен укырга теләүчеләр өчен япон телендә татар теле дәреслеген яза башладым. Япониядә татар дәреслеген яки сүзлеген табып булмый, шуңа минем дәреслегем япон телендә язылган беренче татар теле дәреслеге булачак", дип сөйләгән иде ул. Азатлык Япониядә татар телен укыту мәсьәләсен алга таба да күзәтеп барачак.

XS
SM
MD
LG