Accessibility links

Япония университетында татар теле укытыла башлады


Токио чит телләр университеты бинасы
Токио чит телләр университеты бинасы

Курс япон телендә алып барыла, аңа егермеләп студент язылган.

Токионың чит телләр университетында татар теле курсы укытыла башлады. Моның турында Азатлыкка курсны укыта торган аспирант Юто Хишияма сөйләде.

Курс "Topics in World Languages: Tatar" (Дөнья телләренә кереш: татар теле) дип атала. Ул япон телендә алып барыла, курска якынча 20 студент язылган. "Аларның күбесе урыс телен яки башка төрки телләрен өйрәнүчеләр. Курсның максаты – студентларны татар теле һәм татар дөньясы белән таныштыру", диде Хишияма.

Коронавирус пандемиясе сәбәпле курс хәзерге вакытта онлайн алып барыла. Аның алга таба да дәвам итүе әлегә билгеле түгел. "Популяр булып китсә, яки Татарстаннан ярдәм булса, дәвамлы булыр дип өметләнәм", ди курс лекторы.

Юто Хишияма сүзләренчә, татар теле курсы аның фәнни җитәкчесе Синдзиро Кадзама тырышлыгы белән ачылды. Университетта төрле телләр укытыла, җитәкчелек моңа ачык карый. Уку йортында мари теле курсы да бар, ди Хишияма.

Хәзерге вакытта Юто Хишияма татар телен белгән башка япон яше Мидзуки Сакурама белән япон телендә язылган татар теле дәреслеген төзиләр. Курс програмы аның нигезендә алып барыла. Моннан тыш 2017 елда нәшер ителгән Tatarstan Fanbook китабы да файдаланыла.

Соңгы елларда Япониядә татар теле белән кызыксыну шаукымы күзәтелә. Дистәләгән яшь кеше татар телен өйрәнә, Казан оештырган олимпиадаларга килә, япон университетларында татар халкы, Татарстан турында чаралар уздыра. Токиода хәтта татар теле курслары да оештырылып килде, анда күбесенчә япон яшьләре йөргәне билгеле.

Азатлык татар теленә гашыйк булган чит ил яшьләре белән даими таныштырып килә: татар теленнән Халыкара олимпиадада җиңгән Юто Хишияма һәм Мидзуки Сакурама, шулай ук татар теле белән кызыксынган Масая Сешимо, Чихиро Тагучи, Казуки Аояма безнең укучыларга яхшы таныш. 2019 елда татар теленнән Халыкара олимпиадада Икуми Һиде катнашты.

XS
SM
MD
LG