Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икуми Һиде: "Татар теле – әби-бабайлар теле генә түгел"


Икуми Һиде
Икуми Һиде

Быел татар теленнән Халыкара олимпиадага Казанга Япониядән 23 яшьлек Икуми Һиде киләчәк. Азатлык аның белән татар теле белән кызыксынуы, ничек өйрәнүе, киләчәктә татар телендә ниләр эшләргә теләгәне турында сөйләште. Урыс телен белмәгән чит ил кешеләренә татар телен өйрәнү авыррак, ди ул.

Соңгы елларда Япониядә татар теле белән кызыксыну шаукымы күзәтелә. Дистәләгән яшь кеше татар телен өйрәнә, Казан оештырган олимпиадаларга килә, япон университетларында татар халкы, Татарстан турында чаралар уздыра. Токиода хәтта татар теле курслары да оештырылып килде, анда күбесенчә япон яшьләре йөргәне билгеле.

Азатлык татар теленә гашыйк булган чит ил яшьләре белән даими таныштырып килә. Татар теленнән Халыкара олимпиадада җиңгән Юто Хишияма һәм Мидзуки Сакурама, шулай ук татар теле белән кызыксынган Масая Сешимо, Чихиро Тагучи, Казуки Аояма безнең укучыларга яхшы таныш. Быел да татар теленнән Халыкара олимпиадада ике япон кешесе катнашачак: берсе хәзерге вакытта Лондонда укыган Чихиро Тагучи булса, икенчесе – Токио университеты аспиранты Икуми Һиде.

Икуми белән аның татар теле белән кызыксынып китүе, телне ни рәвешле өйрәнүе һәм башка темаларга әңгәмә кордык. Икумига 23 яшь, ул экология юнәлешендә аспирантурада укый.

— Икуми, иң кызыктырган соравыбыз шул: син татар телен кайчан һәм ни өчен өйрәнә башладың? Токиода кулланылмаган, аз кеше белгән тел сине кайсы ягы белән кызыктырды?

— 2016 елда минем берничә дустым Казанда булды, алар информатикадан Халыкара олимпиадада катнашты. Мин Татарстан турында, татарлар турында алардан белдем, миңа кызык булды. Шуннан соң 2017 елда татар теленнән дә Халыкара олимпиада оештырылганын белдем, Твиттерда анда Мидзукиның җиңүен күреп алдым.

Шуннан соң ничектер үземнең дә татар телен өйрәнәсе, олимпиадада катнашасым килде. Онлайн тур өчен мин нибары өч атна гына әзерләнә алдым, ул миңа шактый авыр булып тоелды. Ләкин процессы да бик ошады, кызыктырды.

— Телне син ничек өйрәнәсең соң? Кемдер өйрәтәме, үзең интернеттан укыйсыңмы?

— Күбесенчә татар телен интернет ярдәмендә өйрәнәм. Миңа "Ана Теле" онлайн мәктәбе нык ярдәм итә, телнең нигезен шуннан өйрәндем. Хәзер күбрәк грамматика өйрәнәм, көн саен яңа сүзләр ятларга тырышам.

Азатлыкта хоккейчы Эмиль Гарипов белән чыккан әңгәмәне япончага тәрҗемә иткән идем

Татарстан, татар яңалыкларын мин татарчадан япончага тәрҗемә дә итәм, телне өйрәнүдә бу бик ярдәм итә. Мәсәлән, Азатлыкта хоккейчы Эмиль Гарипов белән чыккан әңгәмәне япончага тәрҗемә иткән идем. Яңалыкларны укыганда, тәрҗемә иткәндә авыррак сораулар булса, мин Юто Һишиямадан сорыйм. Аерым дәресләргә йөрмәсәм дә, ул минем өчен чын укытучы.

— Токиода татар теле дәресләре уза иде, аларга йөргәнең булмадымы?

— Әйе, дәресләр булды, алар турында ишеткәнем бар. Ләкин анда катнашканым булмады шул. Телне үзлектән генә өйрәнәм.

— Татар телен өйрәнү синең өчен авырмы? Нинди мәсьәләләр авыр булып тоела?

— Минемчә, татар теле әллә ни авыр түгел. Грамматикасы ягыннан ул япон теленә бик охшаш. Авырлыклар арасында татар телен өйрәнү өчен японча яки инглизчә китапларның юк дәрәҗәсендә булуын әйтер идем.

Татарча-инглизчә сүзлекләр юк, бу зур проблем тудыра

Урыс телен белгән кешеләргә, әлбәттә, татар телен, аның грамматикасын өйрәнү күпкә җиңелрәк. Татарча-инглизчә сүзлекләр дә юк, анысы зур проблем тудыра. Миңа берәр сүзнең мәгънәсен белер өчен башта татарча-урысча сүзлек кулланырга туры килә, аннары гына урыс сүзен Google тәрҗемәсе аша япончага тәрҗемә итәм. Сүзләр тәрҗемәсе белән әле эш итеп була, ә менә "миңа 23 яшь", "яңа ел белән" кебек гыйбарәләрне тәрҗемә итү авыррак.

— Татар теле, мәдәнияте турында синдә инде ниндидер күзаллау бар. Чит ил кешесе буларак, сиңа татарларда нәрсәләр ошый, кызыктыра?

— Татар җырлары бик ошый! Аеруча халык җырларын тыңларга яратам, Алсу, Ак Бүре, Казан Егетләре җырларын тыңлыйм. Бәхәссез, Илһам Шакиров башкаруында халык җырлары бик матур.

Татар әдәбиятын ошатам, татар шигырьләрендә рифмалар бик матур. Тукайның "Шүрәле" шигыре миңа ошый, ләкин кайбер авыр сүзләр, гыйбарәләрне аңлап бетермим. Шуңа укыйсы килгән, ләкин әлегә авыррак булган әсәрләр күп. Киләчәктә, телем шомаргач, "Итил суы ака торур" әсәрен, Ак бүре турында әкиятне укырга телим.

— Быел син олимпиадага килергә җыенасың. Бу сәфәрдән, Татарстаннан, Казаннан нәрсәләр көтәсең, анда ниләр эшләргә җыенасың?

— Казанда татар ризыкларын авыз итәсем килә. Өчпочмаклар, кыстыбыйлар турында күп ишеттем, ләкин Япониядә аларны ашап булмый.

Олимпиадага килгәндә, анда катнашачак кешеләр белән дуслашырга телим. Безне барыбызны да, яшәү урынына карамастан, бер нәрсә берләштерә: без татарча сөйләшәбез. Вакытым булса, "Ак барс" такымы сувенирларын да алырга теләр идем, хоккей белән кызыксынам бит.

— Алга таба планнарың нинди? Татарча өйрәнүне дәвам итәрсеңме, татар телен үстерү эшендә катнашырга теләгең бармы?

Татар телен тирәнрәк өйрәнгәч, татарча берәр әсәр дә язар идем

— Әлбәттә, алга таба татар телен өйрәнергә дә, кулланырга да теләгем зур. Вконтактеда дуслар белән татарча аралашуымны дәвам итәрмен. Бәлки Youtube-ка татарча видеолар ясау, Telegram-га татар стикерларын ясау белән шөгыльләнермен. Татар телен тирәнрәк өйрәнгәч, иҗат итәсем дә килә, татарча берәр әсәр дә язар идем.

Шунысы мөһим: татар теле ул карт буын, әби-бабайлар теле генә түгел бит. Интернетта татарча кызыклы контент шактый күп, мәсәлән татарча мемнар бар, бу да яшьләр мәдәнияте чагылышы бит. Шул юнәлештә татар теле алга таба да кулланырга, үземнән дә өлешемне кертергә телим.

Белешмә

Икуме Һиде 1995 елның 18 февралендә Япониянең Сайтама префектурасында туган. Хәзерге вакытта Токио университетында экология юнәлешендә аспирантурада укый. Информатика белән кызыксына, 2012 елда информатикадан Халыкара олимпиадада катнашкан. Програмлау өлкәсендә төрле ярышларда катнаша. Хоккей уены белән кызыксына.

XS
SM
MD
LG