Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарлар төзеткән Кобе мәчетендә татарлар калмаган"


Рөстәм Миңнеханов тарихи фотоларны карый
Рөстәм Миңнеханов тарихи фотоларны карый

Япониядә беренче мәчетне татарлар төзеткән. Кобе шәһәрендә урнашкан әлеге мәчеттә хәзер бер генә татар да юк. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов шушы мәчеттә булып Коръән бүләк итте.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә сәфәре барышында 1935 елны татарлар төзеткән Кобе шәһәре мәчетендә булды. Бу Япониядә ачылган беренче мәчет. Аның беренче имамы Мадьяр Шамгуни, ә соңгы имамы Хөсәин Килки була. Бүген мәчеттә татарлар юк, имам булып Британия ватандашы булган пакстанлы тора. Татарстан президентының рәсми сәхифәсе язуынча, ул кунакны мәчет белән таныштырган, аның тарихын сөйләгән, фотолар күрсәткән. Миңнеханов мәчеткә ике басма Коръән бүләк иткән, намаз укыган. 2015 елны мәчетнең 80 еллыгын билгеләп уздылар.

Татарстанның Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты хезмәткәре Марат Гыйбатдинов Азатлыкка әйтүенчә, Кобе мәчете дә, шулай ук татарлар төзеткән һәм соңрак төрекләргә бүләк ителгән Токио мәчетенең дә тарихы тулысынча әле өйрәнелмәгән.

Марат Гыйбатдинов
Марат Гыйбатдинов

"Кызганычка Кобе мәчетенең архивы сакланмаган. Бик кечкенә генә бер өлеше бар. Токиода мәчетнең архивы шулай ук җентекләп өйрәнелмәгән. Күптән түгел Токиода мәчет янындагы элекке мәктәп-мәдрәсә бинасын сүтеп зур мәдәният үзәге төзеделәр. Анда булган басма матбугат, журналлар сакланган. Бу көннәрдә җыелышта Токио татарларына архивны саклар өчен нинди бүлмә бирелүе хакында сөйләшергә тиешләр. Шунда архив урнашкач без аны өйрәнергә теләр идек. Чөнки мәчетләрнең тарихын әле өстен-өстен генә беләбез. Архивлар әле ачыла гына бара", ди Гыйбатдинов.

Бүгенге көндә Токиода иске һәм яңа татар эмиграциясе гомер кичерә. 2014 елны алар белән Миңнеханов та очрашкан иде. Гыйбатдинов әйтүенчә, рәсми оешма иске эмиграциягә карый.

"Кызганыка аларның әгъзалары саны дистәгә якын гына калган. Барысы да олы яшьтәге кешеләр. Яшь буын инде японлашкан, йә башка җиргә китеп урнашкан. Америкага, Төркиягә, Австралиягә киткәннәр күп. Яңа эмиграция вәкилләре дә бар. Шуңа бу ике дулкынны берләштерү тырышлыклары бар, әмма бу җиңел түгел, чөнки алар сибелеп яши һәм ниндидер бер мәхәллә юк. Аннары иске эмиграция яңа килгәннәргә шикләнебрәк карый һәм бу белүебезчә Япониядә генә түгел, башка җирләрдә дә күзәтелә", ди Марат әфәнде.

Русия дәүләт һуманитар университетының фәлсәфә факультеты доценты, Япониядә яшәп кайткан Лариса Усманова сүзләренчә, бүген Япониядә яшәүче татарларның санын белү мөмкин түгел.

Лариса Усманова
Лариса Усманова

"Русия илчелегендә мәҗбүри теркәлү кирәк түгел, бары теләсәң генә хәбәр итә аласың. Шуңа Русия чыганаклары аша саннарны белүе авыр. Япония оешмаларында статистика бар, әмма анда милләт язылмый. Русия ватандашы булсаң инде татар икәнне белмәячәкләр. Татарстанның Япониядә сәүдә вәкиле барлыкка килде дип беләм. Русия илчелеге белән хезмәттәшлек иткәнче үзебезнең вәкил белән эшләү яхшырак булыр иде", ди ул.

Усманова заманында шактый татарлар яшәгән Кобеда соңгы имамның килене Рәкыйбә Килки гына яшәп калганын әйтә.

"Соңгы имам Хөсәин Килкинең улы 2013 елда вафат була. Хөсәин Килкинең килене Рәкыйбә Килки улының гаиләсе белән Кобеда яши. Бу андагы соңгы татарлар инде. Рәкыйбә Килки Харбинда татар-мөселман гаиләсендә туа. Анда татар милли мәктәбен тәмамлый. Аннары анда урыс гимназиясендә укый. Шуннан гаиләсе белән Төркиягә күчә. Ире белән Төркиядә таныша һәм алар Япониягә килә. Анда инде япон телен өйрәнә. Рәкыйбә ханым бик зыялы кеше. Ул татарча, русча, инглизчә дә яхшы сөйләшә. Аның улы Япониядә туа. Американ машина ширкәтендә эшли", ди Усманова.

Аның әйтүенчә, Токиода мәчетне Казан төркиләре төзетте дигән язу булса, Кобе мәчетендә татарлар төзеткәне турында мәгълүмат юк.

Кобе мәчете
Кобе мәчете

"Анда бит хәтта Русиядән генә бер мөселман да юк. Соңгы татар имамы вафат булгач инде башка милләттән имам билгеләнә. Хәзер имам булып Британиядән килгән бик итагатьле пакстанлы тора. Ул мәчетнең тарихын белә. Без 2015 елны мәчетнең 80 еллыгы уңаеннан мәчеттә булганда тәртипләп куелган архив документларын алып килде. 1945 елга кадәр мәчет утырышлары стенограммаларын саклаган. Ул утырышлар елга бер уза торган булган күрәсең. Җыелышларда чыгыш ясаучыларның исемнәре барысыныкы да татар дияргә була. Безгә аны күчереп алырга рөхсәт итте", ди Лариса Усманова.

Аның әйтүенчә, Япониянең Симане университетында магистратураны тәмамлаган студент Ләйсән Гыйбадуллина Япониядәге татарларның милли мәгарифе темасына диссертация язган. Татар эмиграциясенең дәреслекләр булдыруы, аларның эчтәлеге турында эзләнгән.

"Материаллар күп димәс идем, әмма алар бар. Без галимнәргә анда сакланган әйберләр каталогын тәкъдим итә алабыз.

Кобе мәчете ачылышы. 1935 елгы фото.
Кобе мәчете ачылышы. 1935 елгы фото.

Бу дәреслекләрне, шулай ук "Милли байрак" газетын Сиро Хатори дигән лингвист саклаган. Хәзер алар Симане университетында. Сиро Хатори хатыны татар милләтеннән Маһирә Аги була. Хатори Манчжуриядә татар телен өйрәнгәндә гаиләсендә яши һәм Маһирә Аги белән бер-берсен ошатып өйләнешәләр. Бик матур гаилә була. Сиро Хатори 1995 елны, ә хатыны 1999 елны вафат булдылар. Аларның өч баласы бар. Бер кызларының малае татарлыгы белән бик кызыксына”, ди Усманова.

Берничә ел элек Марат Гыйбатдинов Азатлыкка, Манчжуриядә 30нчы елларда Гаяз Исхакый нигез салган оешма тарафыннан чыгарылган "Милли байрак" газетының Япониядә саклануын һәм басманың копияләрен ясатырга теләүләрен әйткән иде. Бу эш инде башкарылган икән. Басманың электрон копиясе Тарих институты һәм Милли китапханәдә саклана.

Гыйбатдинов әйтүенчә, 2015 елны Япониядә узган Татарстан мәдәнияте көннәре чараларында булып кайтканнан соң, фәнни өлкәдә элемтәләр тагын да арткан. Казанда ике зур конференция узган. 1 ноябрь Татарстанда Япония көне кысаларында Казан федераль унивеситетында тагын бер конференция узачак.

"Конференцияләрдә Япония һәм Ерак Көнчыгыштагы татар эмиграциясе өйрәнелә. Аннары Япониядә исламны таратуда татарларның роленә игътибар юнәлтәбез. Киңрәк темаларга килгәндә, Япониядә тимер коюның борынгы ысулы сакланган. Самурай кылычларын ясаганда тимерне "Татара" дип аталган ысул белән эшлиләр. Менә хәзер без аның ни өчен шулай аталганын өйрәнмәкче булабыз. Япониягә ул Алтайдан килгән дип уйлыйбыз. Бөтен дөньядан тимер коюны өйрәнә торган галимнәрне, белгечләрне табарга тырышабыз", диде Гыйбатдинов.

Белешмә. Беренче булып Кобегә килүче дин әһеле Габдрахман Әюбның тырышлыгы ярдәмендә 1923 елның 17 маенда мөселман һиндлары белән татарлар уртак бер җәмгыять оештыра. Бу җәмгыять мәчет төзелешен дә максат итеп билгели. Нәтиҗәдә биш-алты ел дәвамында хәйрия акчалары кирәк булган күләмгә җыелу белән 1934 елның 30 ноябрендә Кобе җәмгыятенә нигез салына. Бер елдан да әзрәк вакыт эчендә төзү эшләре тәмамлана. 1935 елның 11 октябрендә 800гә якын кеше катнашында мәчет ачылу тантанасы уздырыла. Ачылу тантанасында чыгыш ясаучылар арасында татар язучысы Гаяз Исхакый да була. Ул хәзергәчә оригиналь мәчет булып сакланып калган.

XS
SM
MD
LG