Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониянең Чиба университетында татарлар турында лекция укылды


Татарлар турында лекциягә чакыручы плакат
Татарлар турында лекциягә чакыручы плакат

Лекцияне Халыкара татар теле олимпиадасында җиңү яулаган Мидзуки Накамура укыды. Чарада 70ләп кеше, университет студентлары, татарлар белән кызыксынучы японнар катнашты.

10 гыйнвар көнне Япониянең Чиба шәһәре университетында татарлар һәм татар мәдәниятенә багышланган лекция укылды. Лекцияне татар телен тирәнтен өйрәнгән, 2017 елда Халыкара татар теле олимпиадасында җиңү яулаган Мидзуки Накамура тәкъдим итте. Чыгышны 60-70ләп япон тыңлады, алар арасында университет студентлары да, татар мәдәнияте белән кызыксынып лекциягә махсус килүчеләр дә булды.

Мидзуки Накамура (архив фотосы)
Мидзуки Накамура (архив фотосы)

​"Татар дөньясы японнарга әле таныш түгел, күбесе хәтта "татар" сүзен дә белеп бетерми. Шуңа күрә татар каны аккан япон-татар кешесе буларак, мин даими рәвештә японнарга татарларны даими танытып барам, социаль челтәрләрдә татарлар турында гел язып киләм", дип сөйләде Азатлыкка Мидзуки.

Чыгышта Казан шәһәре, татар теле, дөньядагы диаспоралар, татар милли ашлары, биюләре, татар музыкасы турында күп мәгълүматлар бирелде. Татар көйләре японнарга аеруча кызык булды ди Мидзуки. "Мин татар милли көйләрен дә яңгыраттым, мин яраткан Филүс Каһиров, Казан егетләре, Гүзәл Уразова кебек заманча башкаручылар музыкасын да тыңлаттырдым. Тыңлаучыларның күбесе моңлы татар көйләренең япон традицион музыкасына, "энка" жанрына охшаш булуына игътибар итте, шуңа күрә татар көйләрен яратып тыңлады", дип сөйләде ул.

Лекциядә Русиянең күпмилләтле дәүләт булуы да аңлатылды. Японнарның күбесе Алина Заһитованы белсә дә, милләте белән аны урыс дип уйлый ди Мидзуки. "Заһитова хәзер Япониядә иң танылган Русия кызы, ләкин аның татар икәнен белмиләр дә. Лекция тыңлаучылар өчен Алинә Заһитова хәзер иң танылган татар кызы буларак билгеле инде", ди ул. Лекция азагында катнашучылар татарча берничә гыйбарә дә өйрәнде.

Япониядә бер төркем япон яшьләре даими рәвештә татарларны танытып төрле чаралар үткәрә. 2017 елның азагында Япониядә Татарстан һәм татарлар турында китап та дөнья күрде. Аны Азатлык укучыларына яхшы таныш булган, татар телен өйрәнгән япон яшьләре Акира Сакурама, Мидзуки Накамура һәм Юто Хишияма язган.

XS
SM
MD
LG