Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япон егете рус бәйрәмендә татарлар турында сөйләде


Чихиро Тагучи татар теле һәм мәдәнияте турында стенд әзерләде
Чихиро Тагучи татар теле һәм мәдәнияте турында стенд әзерләде

19 декабрьдә Япониянең Йокоһама шәһәрендә Кэйо университетында рус теле бәйрәме үткәрелде. Русиядә башка милләтләр дә булуын күрсәтергә теләгән Чихиро Тагучи татар теле һәм мәдәнияте турында да стенд әзерләде.

Япониядә даими рәвештә татарларга бәйле чаралар уза. Әле күптән түгел генә Япониядә татар мәдәнияте көннәре узган иде. Ул чараны Татарстан хөкүмәте ярдәме белән Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты оештырды.

Кайбер кызыклы чаралар исә дәүләт оешмалары тарафыннан түгел, ә татар телен яраткан япон яшьләре тарафыннан оештырыла. 19 декабрь көнне Йокоһама шәһәренең Кэйо университетында рус теле бәйрәмендә татар телен өйрәнә торган япон егете Чихиро Тагучи татар теле һәм мәдәнияте турында сөйләде. Моны ул күпләрнең Русиядә башка халыклар да барлыгын белмәве белән аңлата.

Чихиро Йокоһамада узган чара турында Азатлыкка сөйләде.

– Чихиро, бу нинди чара булды, аны кем оештырды?

Чихиро Тагучи татар теле һәм мәдәнияте турында стенд әзерләде.
Чихиро Тагучи татар теле һәм мәдәнияте турында стенд әзерләде.

– Ел саен Кэйо университетында рус теле бәйрәме оештырыла. Быел да ул университетның Йокоһамадагы кампусында оештырылды. Аны Кэйо университетында рус телен өйрәнә торган студентлар уздыра. Нигездә табигый фәннәр һәм техника, филология, хокук факультетлары һәм чит телләр үзәгендә укучы студентлар бу.

Бәйрәм барышында бер төркем студент русча шигырьләр укыды. Бер төркем студент исә рус милли ризыкларын тәкъдим итте. Биш сәгать чамасы бәйрәм ителде. Мин татарлар турында сөйләргә булдым.

– Татарлар турында үзең сөйләргә булдыңмы? Берәрсе тәкъдим иттеме?

– Бәйрәмдә рус мәдәнияте турында материаллар бик күп иде. Ләкин, минемчә, Русия федерациясен болар белән генә аңлатып булмый. Руслардан башка илдә бик күп милләтләр бар дип уйладым.

Һәм мин татар теле өйрәнгәнгә күрә, кешеләргә татар теле турында сөйли алам, дип уйладым. Бәйрәмдә бу минем үзенчәлегем булды. Ләкин, әлбәттә, монысы гына әле җитәрлек түгел, чөнки Русиядә тагын бик күп милләт яши.

– Нәрсәләр сөйләдең соң?

– Презентациямнең исеме “Татар теле нинди ул?” булды. Татар телен тәкъдим иттем. Чөнки мин татар телен өйрәнәм һәм бу мин татар мәдәниятендә иң яхшы белгән нәрсәдер. Вакыт күбрәк булса, татар ашлары турында да сөйләр идем, килеп чыкмады шул.

Презентациямдә хәзерге татар теле турында гомуми мәгълүмат, татарлар, татар теленең орфографиясе, татар теленең кыска грамматикасы, татарча исәнләшү сүзләре, Токиодагы татар дәресләре турында сөйләдем. Шулай ук түбәтәйне дә киеп күрсәттем.

– Кызыксыну булдымы? Нәрсәләр турында сораштылар?

– Берничә кеше миңа “бик кызык” дип әйтте, әлбәттә. Алар Русия белән бик нык кызыксына. Монда исә алар “Русиянең бөтенләй башка йөзен күрә алдык” дип әйттеләр.

Шактый күп кеше татарлар, Татарстан турында бөтенләй белми иде. Япониядә болай итеп татар милләтен тәкъдим итә алганыма мин бик шатмын.

XS
SM
MD
LG