Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУда түләүсез татар теле курслары эшли башлый


КФУда татар теле курслары, 2018 ел.
КФУда татар теле курслары, 2018 ел.

2011 елдан башлап оештырыла торган татар теленә өйрәтү дәресләре быел Казанда, Чаллыда, Алабугада булачак.

Казан дәүләт федераль университеты 2021 елга татар теле курсларын игълан итте. Дәресләр февральдә башланыр дип көтелә. Гаризалар 21 февральгә кадәр кабул ителә. Татар телен өйрәнү бушлай булачак.

Татар теле курсларын КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты оештыра. КФУ профессоры Әлфия Юнысова сүзләренчә, телне 12 кешелек төркемнәргә бүлеп өйрәтәчәкләр, бу төркемнәр яшь буенча түгел, белем дәрәҗәсенә карап тупланачак. Дәресләргә 7 яшьтән алып 70 яшькәчә теләгән һәркем йөри ала. Укулар февральдән май аена кадәр барачак диелә.

Татар телен бушлай өйрәтү курслары Казанда гына түгел, Чаллыда һәм Алабугада да оештырыла. Курсны тәмамлаучыларга университетның таныклыгы бирелә, анда телне белү дәрәҗәсе күрсәтелгән булачак.

КФУ мондый түләүсез татар теле курсларын 2012 елдан оештыра. Ул елда татар теле өйрәнергә 1200 кеше язылган иде. 2018 елда 900гә якын кеше теләк белдерде. Курслар Татарстанның дәүләт телләрен һәм башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү програмы кысаларында финанслана.

XS
SM
MD
LG