Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киләсе уку елыннан Татарстан районнарында татарча белем бирү эше күзәтүгә алыначак


Марат Әхмәтов
Марат Әхмәтов

Районнарда татар телен укыту турында хисапны президент Рөстәм Миңнехановка юллаячаклар.

Татарстанда һәр районда татар телендә белем бирүнең ничек оештырылуы күзәтүгә алыначак. Бүген, 25 февральдә бу хакта Татарстан президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Теләче районына эш сәфәре вакытында белдерде.

"Әгәр дә без балалар бакчаларында, хәтта катнаш бакчаларда татар телендә тәрбия бирә торган төркемнәр оештыра алмасак, бу бигрәк тә район үзәкләренә һәм шәһәрләргә кагыла, милли бакчада тәрбияләнгән балаларны башлангыч сыйныфта булса да татар телендә укытмасак, бөтен тырышлыгыбызның нәтиҗәсе югары булмаячак. Безнең төп эш урыны – мәктәп, балалар бакчасы, әти-әниләр белән эшләү һәм үзешчән сәнгать, мәдәният чаралары белән аны ныгыту. Безнең юл харитасы шуннан төзелергә тиеш.

2021-2022 уку елында мәктәпләр, әти-әниләр белән эшләүгә җитди игътибар биреләчәк, һәр атна президентның өстәлендә район башлыклары турында аналитик материал ятачак", диде ул.

Марат Әхмәтов Казан арты районнары тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аерым алганда, Арча районында быел укырга кергән 645 татар баласының 393е татар телендә белем ала. Узган ел белән чагыштырганда, бу сан 20 процентка арткан. 239 татар баласы урыс телендә укып, татарча тәрбия ала диелде. Шул ук вакытта Арча шәһәрендә 23 беренче сыйныфның бишесендә генә татар телендә белем бирелә.

"Башлангыч сыйныфта белемне татар телендә бирмәсәң, тәрбия чарасы белән генә югары җәелеп булмый. Киләсе уку елы өчен исәпкә алырга кирәк. Бер адым ясагансыз", диде Әхмәтов.

Әтнә районында беренче сыйныфта укучы балаларның 64 проценты татарча белем ала. Балтач районында бу күрсәткеч 53 процентны гына тәшкил итә.

Татарстан президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе узган ел төзелде. Аны Марат Әхмәтов җитәкли. Узган ел ул татар телен санламаган министрлар турында хисап Миңнехановка юлланачак, дип түрәләрне тәнкыйтьләп чыккан иде. Аның сүзләренчә, татар телендә чыгыш ясамаган министрларга карата административ ысул кулланырга кирәк. Шулай ук Марат Әхмәтов татар телле белгечләргә күбрәк түләүне кире кайтарырга тәкъдим итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG