Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан шәһәрләрендә татар мохитле мәктәпләр булдыру програмы барлыкка килергә мөмкин


Казанда Мәрҗани исемендәге татар мәктәбе укучылары.
Казанда Мәрҗани исемендәге татар мәктәбе укучылары.

Әлеге тәкъдимне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган.

Татарстан шәһәрләрендә татар мохитле балалар бакчасы һәм мәктәп булдыру програмы барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары, президент каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов дәүләт телләренә багышланган хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде.

"Һичшиксез, шәһәрләрдә балаларын татар телендә тәрбияләргә, укытырга теләгән ата-аналар өчен татар мохите булган махсус балалар бакчалары, мәктәпләр булуы бик мөһим. Бу тема белән мин президентка мөрәҗәгать иттем. Ул бу тәкъдим белән килешә, хуплады. Бәлки, киләчәктә республикабызда бу юнәлештә кече програм барлыкка килер дип өметләнәм мин", диде ул.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, бүген милли мәктәпләрнең техник һәм җиһаз базасы авыр хәлдә. Ул хөкүмәт рәисе Алексей Песошиннан бу мәсьәләне хәл итүне сорады.

Узган атнада хатын-кыз журналистлар белән очрашуда Татарстан президенты югары сыйфатлы татар мәктәпләре кирәклеге турында белдергән иде.

"Балалар бакчаларында, башлангыч сыйныфларда татар телле төркемнәр булырга тиеш. Югары сыйфатлы татар мәктәпләре кирәк. Кайберләре күп телдә укыта ала, ләкин, кабатлап әйтәм, безгә чиста татар телле мәктәпләр кирәк", дип әйткән иде Рөстәм Миңнеханов.

Аңа кадәр Татарстан президенты Казанда татар балаларының 19 проценты гына татарча белем алуына гаҗәпләнүен белдерде. Дүрт ел элек бу күрсәткеч 26 процентны тәшкил иткән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG