Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: "Казанда татар балаларының 19 проценты гына татарча укый"


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Дүрт ел элек андый балалар 26 процент булган.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда татар балаларының аз өлеше генә татарча укуына борчылуын белдерде. Бу хакта ул бүген Казан шәһәр думасы утырышында әйтте.

"Безнең татар милләте балаларының 19 проценты гына татарча укый. Дүрт ел элек 26 процент булган. Андыйлар саны кими. Бу мәсьәләгә игътибар итәргә кирәк. Хәзер полилингваль мәктәпләр бар, 18нче мәктәпне тәртипкә салырга сөйләштек. Моны ике проект белән генә хәл итеп булмый. Шәһәрдә бу мәсьәләгә игътибар белән карарга кирәк", диде Миңнеханов.

Татарстан президенты гаиләдә белем алучы балаларның саны күп булуын белдерде. Ул дини мәктәпләр юнәлешен үстерергә чакырды.

"Мине борчый торган тагын бер мәсьәлә – 881 бала гаиләдә белем ала. Бу бик яхшы түгел. Кайбер очракларда өйдә укырга туры килүне аңларга була. Ләкин гаиләдә белем алган бала ул тиешле белем алмаячак, социальләшү мәсьәләсе бар. Без дини ата-аналарның булуын аңлыйбыз. Безнең православ гимназияләре, мөселман мәктәпләре бар. Бу юнәлешләрне дә үстерергә кирәк. Барлык мәктәпләр дә федераль стандартларга нигезләнеп укытырга тиеш. Бу мәсьәлә турында берничә тапкыр прокурор белән сөйләштек", диде Миңнеханов.

Казанда мөселман балалары өчен "Госмания" мәктәбе эшләп килә. Берничә ел элек Әлмәттә "Нур" исемле мөселман мәктәбе эшли башлады. Узган ел Алабугада мөселман гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар өчен мәктәп ачылды. Зәйдә исә мөселман балалары өчен пансионат ачу теләге тормышка ашмады. Татарлар күпләп яшәгән Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында мөселман балалары белемне репетитор үзәгендә ала. Үзәк җитәкчесенә ата-аналардан аны хосусый мәктәп буларак рәсмиләштерергә тәкъдим ителсә дә, ул моңа каршы чыга. Чөнки хөкүмәт төрле җитешсезлекләр табып теләсә-кайсы вакытта лицензияне алырга мөмкин дип саный. Берничә ел элек Татарстан мөселманнары диния идарәсе Казанда мөселман татар мәктәбе төзәргә җыенуын белдергән иде. Ләкин бу проект һаман тормышка ашмады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG