Accessibility links

Кайнар хәбәр

Halalstarter проекты аша Госмания мәктәбенә акча җыю башланды


Госмания мәктәбендә дәрес. Halalstarter порталы фотосы
Госмания мәктәбендә дәрес. Halalstarter порталы фотосы

23 апрельдә Halalstarter проектлар порталы аша Госмания хосусый мөселман мәктәбе өчен акча җыю башланды. Бер елга 711 мең сум җыю максаты куелган. Бер көн эчендә 10 мең сумнан артык акча җыелды.

Әлеге акчалар дини белем бирүче мөгаллимнәргә түләргә, дини бәйрәмнәр, бәйгеләр уздырырга, газ, ут өчен түләүләрне капларга китәчәк диде Азатлыкка мәктәп мөдире Илсур Фатыйхов.

"Безнең мәктәп ата-аналар түләүләре, Татарстан мәгариф министрлыгы субсидиясе һәм иганә акчасына яши. Дини белем һәм тәрбия ата-аналар ризалыгы белән Нурислам мәчете ярдәмендә бирелә. Аны финанслау каралмаган. Без әлеге проект ярдәмендә нәкъ менә дини тәрбия, дини бәйрәмнәр өчен акча җыярга телибез. Калганы инде коммуналь хезмәтләр, канцелярия туарлары һәм башка шундый кирәк-яраклар", диде Илсур хәзрәт.

Әйтик, Корбан бәйрәме оештыру өчен 150 мең сум, Коръән уку бәйгесе өчен 50 мең сум кирәк дип белдерелгән.

Мәктәп мөдире сүзләренчә, дөньяви фәннәрне укыту өчен ата-аналар түли, бу уңайдан мәктәпнең проблемы юк дияргә мөмкин. Дини тәрбия һәм белем бирү өчен ярдәмне эзләп алырга туры килә.

Госмания мәктәбен Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте ачкан. Республикада ул дөньяви да, теләге булганнар өчен дини белем дә бирүче бердәнбер хосусый мәктәп. Биредә 134 бала укый. Ата-аналар аена 6 мең сум түли. Бу, Казандагы башка хосусый мәктәпләр белән чагыштырганда, күпкә азрак ди Фатыйхов. Ашау өчен көненә 50 сум исәбеннән аерым җыела. Биредә 11 еллык белем бирү системы. Укучылар шулай ук Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра, олимпиадаларда, башка төрле бәйгеләрдә катнаша.

Күптән түгел Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Татарстанда Мозаффария мәдрәсәсе булган урында кызлар өчен 11 еллык мәдрәсә ачу нияте турында белдергән иде.

Halalstarter проектлар порталында краудфандинг, иганә ярдәмендә нинди дә булса файдалы социаль проектка акча җыярга мөмкин. Әйтик, быел Африкадагы төп халкын мөселманнар тәшкил итүче Нигерда коелар төзелде. Алар ислам галимнәре исемнәре белән аталды. Моның өчен Halalstarter ярдәмендә дә җыелды.

XS
SM
MD
LG