Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иске Зәйдә мөселман балалары өчен пансионат ачуга рөхсәт юк


Мәдрәсәгә дип исәпләнгән бина

Татарстанның Иске Зәй бистәсендә тарихи мәчет урынында мөселман балаларына шунда яшәп дөньяви-дини белем бирүче мәдрәсә ясау үтенече кире кагылган. Эшкә алынган хәзрәтләр таралышырга мәҗбүр.

Телеграм каналларының берсендә Иске Зәй бистәсендә мәчет ябылган дигән хәбәр таралды. Азатлык әлеге мәсьәләгә ачыклык кертергә теләп Зәй районы мөхтәсибәтенә шалтыратты. Зәй мөхтәсибе Фатих Нуруллин әйтүенчә, мәчет элек ничек эшләгән булса, шулай эшләвен дәвам итә, ә Зәй шәһәреннән 15 чакрым ераклыкта урнашкан Иске Зәй бистәсендә борынгы мәчет урыны реставрацияләнгәннән соң, аның урынында малайлар өчен пансионат (мәдрәсә) булдыру теләге тормышка ашмаган.

"Мөгаен шуның белән бутыйлардыр", диде хәзрәт.

Зәй мөхтәсибе әйтүенчә, яңа мәчет 2017 елда ачылган, ә шунда ук урнашкан элекке мәчет бинасын реставрацияләгәннән соң мәдрәсә итмәкче булалар.

"Әмма тарихи архитектура бинасы булу сәбәпле, без аны торак бинага әйләндерә алмадык. Документлар мәсьәләсе килеп чыкты. Анда ике бина. Мәдрәсәгә дип күзалланган бина – архитектура бинасы. Аны төзекләндереп мансард белән өч катлы итеп ясадылар һәм янәшәсенә яңа бина калкытып чыгардылар. Анысы инде ике катлы мәчет. Бу барысы да бер ихата эчендә.

Мәдрәсәгә дигән бинаны кунардай итеп ясамакчы идек. Реконструкция үздырылды. Ләкин балигъ булмаган балаларны кундыру һәм ашату шартлары бик катлаулы. Шуңа анда балаларны куна калдырып укытып булмый. Ә көн дә килеп йөри торган итү мөмкин түгел, чөнки ул Зәй шәһәреннән ерак урнашкан", ди Нуруллин.

Аның сүзләренчә, алар мәдрәсәдә 12 яшьтән башлап 20 шәкерт укыр дип планлаштырган булган.

"Зәй бистәсе шәһәрнең үзеннән 15 чакрым ераклыкта урнашканга әти-әниләргә балаларын көн дә йөртеп укыту авыр. Бистәдә 4 мең ярым кеше яшәсә дә, мөселманнар алай күп түгел. Чөнки безнең районда керәшеннәр, урыслар да күп яши. Шуңа башка җирләрдән килгән балаларны шушында яшәтеп белем бирмәкче идек. Төшкә кадәр дөньяви белем, ә төштән соң сәгать ярым дини белем алырлар дип уйлаган идек" дип уртаклашты мөхтәсиб планнары белән.

Әмма хәзер эшкә алынган өч хәзрәт ай азагында таралышырга мәҗбүр. Аларның икесе Буа мәдрәсәсеннән, берсе Ульян мәчетеннән килгән булган.

"Ул хәзрәтләр инде берничә ел элек үк килгәннәр иде. Без мәдрәсә ачу нияте белән күптәннән йөрибез. Балтачтагы Борбаш авылындагы мәдрәсә ачу эше белән бергә башлаган идек. Алар инде укыта. Бина сатып алдылар да бернинди проблемнары чыкмады. Ә безнең менә шундый хәл килеп туды. Хәзрәтләрне җибәрү дә кызганыч. Хәзер бит авылга эшкә киләм дип атлыгып торучы хәзрәтләр юк", ди Нуруллин.

Аның әйтүенчә, 9нчы һәм 11нче сыйныфны тәмамлаганнан соң балаларны кабул итүче мәдрәсәләр Татарстанның Әлмәт, Чаллы һәм башка кайбер районнарда булса, 6-7нче сыйныфтан соң кабул итүче һәм пансионат булган, ягъни анда яшәп укый торган урыннар әлегә Бөрбашта гына.

"9-11нчедән соң бер ата-ананың да баласын хәзрәт ясыйсы, андый уку йортларына бирәсе килми. Мәдрәсәләрнең перспективасы юк. Татар гаиләсенең сәдака соранып йөрер өчен үз баласын мулла ясыйсы килми. Безнең нигезнамәдә 6нчы сыйныфтан 9нчы һәм 11нче сыйныфка кадәр балалар алу каралган. Мәктәпне бетергәндә намазлы, дини булып алар төпле һөнәр сайлар иде. Яшьтән керткән тәрбия югалмый. 9дан соң балаларны дин юлына бастыру бик катлаулы. Аларның кызыксынулары башка тарафка китә", ди Фатих хәзрәт.

Мәдрәсә мәсьәләсе Хабаровскида балалар лагере чатыры янгыныннан соң калкып чыккан. Җәйге укулар вакытында Чаллыдан килгән берничә бала бинада кунып калгалаган. Хабаровскидагы янгыннан соң районнан Роспотребнадзор, янгын сүндерү идарәсе, прокуратура вәкилләре килеп тикшерү уздырып, балаларны кундырырга һәм кайнар ризык ашатырга ярамый дигән кисәтү ясап киткән.

Мәчет тирәсендәге комплекс
Мәчет тирәсендәге комплекс

"Белем бирү бүлмәләре буларак кулланып була. Әмма ата-аналар алай ерактан бер көн өчен килеп йөрмәячәк. Пансионат булмагач мәдрәсәне асрап та булмый. Аның бит финанс мәсьәләсе дә бар. Кыш көнне ягылырга тиеш. Уку-укыту һәм иганәчеләрне җәлеп итә алырдай эш булмагач, ул бинаны тотуда бернинди мәгънә юк", ди Фатих хәзрәт.

Аның әйтүенчә, Диния нәзарәтенең карары – Коръән ятлату курслары ачып җибәрү. Мәдрәсә ябылмый, ә бары квалификациясен генә үзгәртә, ягъни икенче юнәлеш ала", ди Зәй районы мөхтәсибе.

2017 елда ачылганнан бирле мәчет каршындагы балаларга җәйге укулар оештырылып килә икән. Быел берничә аланда 15әр бала йөргән.

"12 яшьтән зуррак балалар гариза язып алынды. Барысы да рәсми эшләнде. Бу мәдрәсәгә дигән бинада Зәй районындагы имамнарга белемен арттыру, очрашулар, ифтарлар, корбан ашлары, балаларга конкурслар уза. Мәчеттә биш вакыт намаз укыла”, ди Фатих хәзрәт.

Бу бина Зәй мөхтәсибәтенә 2009 елда түләүсез кулланышка бирелгән.

"Аны сатарга да, берни эшләтергә дә ярамый. Мөхтәсибәт исемендә шулай кала. Без аны биргән булсак, тендерга куеп ул бина безнең кулдан ычкыначак иде.

Баштан ук бинаның бер өлешен яки икенче катын яшәү шартлары була торган итеп ясарга сорадык. Ягъни кунып була торган бина буларак төзекләндерүне үтендек. Бу көнгә кадәр беркем җавап бирә алмады. Таләпләрне дә аңлатмадылар. Без яхшыга өметләндек. Рәсми ачылырга теләдек. Аннары безгә бинаны төзеп биргән шәхесләр аны бушка бүләк итеп изге гамәлләр кылды. Без шундый проблемнар килеп чыгар дип һич уйламадык", дип сукрана мөхтәсиб.

Азатлык әлеге мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә дә мөрәҗәгать итте. Әмма бер атна узса да, алардан рәсми аңлатма булмады.

Русиянең кайбер төбәкләрендә дә дөньяви һәм дини белем бирүче мәктәп-мәдрәсәләр булдыралар. Мисал өчен, Урта Әләзәндә аны репетитор үзәге дип йөртәләр. Анда балаларын алып килүче мөселманнар саны елдан-ел арта. Хөкүмәт әлеге үзәкнең эшен өнәп бетерми.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG