Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балтач районында малайлар өчен мөселман пансионаты ачылды


Бөрбаштагы пансионат
Бөрбаштагы пансионат

Татарстанның Балтач районы Бөрбаш авылындагы бу пансионат 40 балага исәпләнгән. Хәзерге вакытта анда 5-8нче сыйныфларда белем алучы 13 бала яши.

9 ноябрьдә Бөрбаш авылында малайлар өчен 40 урынлы мөселман пансионатын ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыев, Балтач районы хакимияте башлыгы Рамил Нотфуллин, республиканың казыят һәм мөхтәсибәт вәкилләре, җирле дин әһелләре катнашкан. Бу хакта Татарстан мөселмнары Дини нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәмигуллин тантанада чыгыш ясап, пансионат киләчәктә милләтнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклауда зур таяныч булыр дип ышаныч белдерде.

Пансионат Бөрбаш авылында яшәп эшләүче, Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыевның тәкъдиме һәм тырышлыгы белән тормышка ашкан. Уку йортында дәресләр быел 1 сентябрьдән башланган. Ул аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче ир балаларга исәпләнгән.

Сәгать көндезге өчкә кадәр балалар Бөрбаш урта мәктәбендә дөньяви белем ала һәм укудан соң мәчеттә рухи-әхлакый тәрбия дәресләрен үзләштерә, пансионатта аларга яшәү, дәрес әзерләү, киемнәрен чистарту һәм юу өчен барлык мөмкинлекләр булдырылган.

Фазлыев сүзләренчә, хәзерге вакытта пансионатта 5-8 сыйныфларда белем алучы 13 бала яши. Араларында Татарстанның төрле районнарыннан, шулай ук Казаннан килгән балалар да бар. Беренче чирек барышында алар татар телен үзләштергән. Алга таба мәчеттә дин дәресләре башланачак. Киләчәктә балалар белем үзләштерүне Русия ислам институтында дәвам итә алачак.

Мөселман пансионатында ир-балалар шулай ук инглиз, төрек һәм гарәп телләрен, ислам дине нигезләрен дә үзләштерәчәк. Дин гыйлем һәм тәрбия дәресләрен Балтач районы Җәмигъ мәчете мөгаллимнәре һәм тәрбиячеләре үткәрәчәк. Шулай ук егетләрнең спорт әзерлегенә аерым игътибар биреләчәк. Алар татарча көрәш һәм хоккей белән шөгыльләнәчәк.

Быел 1 сентябрьдә Әлмәттә дә мөселман мәктәбе ачылды. Анда башлангыч сыйныф балалары белем ала. Малайларны аерым, кызларны аерым укыту каралган. Өстәмә уку вакытында балаларга ислам дине дәресләре биреләчәк. Мәктәп Татарстан диния нәзарәтенеке.

XS
SM
MD
LG