Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлмәттә мөселман мәктәбе ачыла


"Нур" мәктәбе бинасы
"Нур" мәктәбе бинасы

1 сентябрь Әлмәттә "Нур" мөселман мәктәбе ачыла. Анда башлангыч сыйныф балалары белем алачак. Балаларны кабул итү июль ахырында башланган, бүгенге көндә нибары җиде укучы бар. Азатлык яңа мәктәп белән танышып кайтты.

"Нур" мәктәбендә ремонт эшләре ахырына якынлаша. Соңгы көннәрдә эшчеләр ишекләр куйды, карниз элде, һава әйләнешен контрольдә тоту җайланмаларын урнаштырды. Инде җиһазландыру эшләре дә тәмамланып килә, келәмнәр җәелде, уку җиһазлары урнаштырылды. 1 сентябрь беренче кыңгырау яңгырап уку елы башланыр дип көтелә.

Яңа мәктәптә башлангыч сыйныф балалары белем алачак. Малайларны аерым, кызларны аерым укыту каралган. Өстәмә уку вакытында балаларга ислам дине дәресләре биреләчәк. Мәктәп Татарстан диния нәзарәтенеке. Хосусый мәктәп буларак ата-аналар аена 4000 сумга якын акча түләячәк. Әлеге мәктәптә балаларга аерым шартлар куелмаячак ди оештыручылар. Намаз уку барлык балаларга да мәҗбүри булачакмы дигән сорауга мәктәпне оештыручыларның берсе, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим Әхмәтҗанов, юк, ләкин намазны ничек укырга кирәк икәнен өйрәнергә тиеш булачак, дип җавап бирде.

Әлмәттә мөселман мәктәбе ачыла
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:48 0:00

Әлмәттә мөселман мәктәбен ачып җибәрү фикере Фәһим Әхмәтҗановка ике-өч ел элек килгән, ләкин аның барлык нечкәлекләрен аңлагач, бу теләк сүрелде ди ул. Әлмәттә православ епархия ачылып, анда җибәрелгән рухани православ динен үстерү максаты белән православ гимназиясен ачу эшен ныклап башлаганнан соң, мөселман мәктәбен ачу фикере янә актуальләшкән. Фәһим хәзрәт сүзләренчә, православ гимназиясен төзү мөселман мәктәбен булдыру фикеренә әйләнеп кайтырга этәргеч булган.

Православ гимназиясен ачу эшләре мөселман мәктәбен ачу фикеренә этәргеч бирде

"Без дә мөселман балаларыбыз өчен мәктәп булдырыйк дигән фикергә куәт өстәде алар. Мөселман мәктәбен ачу фикеренә янә әйләнеп кайттык һәм шәһәр җитәкчелеге тарафыннан да, диния нәзарәте тарафыннан да уңай җавап алынды. Казанда "Госмания" мәктәбе бу эшне уңышлы башкара, үзебезнең җирлегебездә дә мөселман мәктәбен ачып җибәрү теләгебезне мөфти Камил Сәмигуллин хуплады һәм диния нәзарәтенә документ эшләрен башкарырга әмер бирде. Аның фатихасы белән эш башланып китте. Татарстан президентының нефть сәнәгате мәсьәләләрендә киңәшчесе Шәфәгать Тәхәветдиновка финанс ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек, ул ризалык бирде һәм ремонт чыгымнарын тулысынча үз өстенә алды. Документ эшләрен, уку програмын төзү эшен башкарырга район җитәкчелеге ярдәм итә" диде Фәһим хәзрәт.

Ремонт эшләре бара
Ремонт эшләре бара

Мәктәпнең максатларының берсе – балаларга балачактан ук ислам дине нигезләрен аңлатып үстерү. "Күп кенә мөселманнарда нишләп динне иртәрәк тота башламадым икән, хәзер күбрәк белер идем дигән үкенү хисе яши. Алар балаларыбызны сабый чактан ук динне өйрәтеп тәрбияләр идек дигән теләк белән яши", ди Фәһим хәзрәт.

Мәктәптә ислам дине татар теле белән үрелеп барачак

"Нур" мәктәбендә балаларны татар мохитен булдырып укытырга ниятлиләр. Мәктәптә ислам дине татар теле белән үрелеп барачак дигән максат та куелган. Моны Фәһим хәзрәт яшь мөселман гаиләләре арасында татар теленә карата битарафлык белән аңлата һәм бу күренешне үзгәртү теләген белдерә.

"Яшь мөселман гаиләләрендә татар теленә карата битарафлыкны ничек тә булса бетерү юлын табарга кирәк. Балаларда татар теленә мәхәббәт уятып тәрбияләргә кирәк. Балалар аша ата-аналар да татар телен камилләштерә башласын дигән максат та бар. Ата-аналарына аңлатып бетерә алмасак та, балаларына татар теленең әһәмиятен аңлату өчен эшләячәкбез. Безнең ата-бабаларыбыз элек-электән бик укымышлы булган. Алар белемне татар теле, гарәп теле аша үзләштергән. Мисал итеп шәркыятче галим Әнәс Халидовны китереп була. Гарәп теленнән татарчага һәм урысчага сүзлекләр төзегән, тәрҗемәләр ясаган. Тел белгече булмасаң, андый дәрәҗәләргә җитеп булмый", ди Әхмәтҗанов.

Мәктәп бүлмәсе
Мәктәп бүлмәсе

"Нур" мәктәбендә чит тел буларак гарәп теле өйрәтеләчәк. Моны, бүгенге көндә инглиз телле белгечләрнең күп булуы белән аңлаталар. Шуларга көндәшлек булсын дип гарәп теле белгечләрен чыгарырга җыеналар: "Гарәп теле белән татар телен өйрәтеп, киләчәктә бәлки Халидов кебек галимнәр чыгар", дигән өметен белдерә Әхмәтҗанов.

Ата-аналарда мөселман мәктәбенә ихтыяҗ зур

Мәктәпне ачып җибәрүгә кагылышлы проблемнарның берсе – балаларны кабул итү игъланының соң бирелүе. Бу кирәкле документ кәгазьләрен туплап Мәскәүгә җибәргәннән соң теркәлү эшенең озак баруына бәйле. Бу эш башкарылмыйча ата-аналарга балаларны кабул итәбез дип алдан әйтә алмадык, дип аңлата мәктәп җитәкчеләре. "Әлегә лицензия алынмаган, ләкин барлык кирәкле документ кәгазьләре җыелып тапшырылган, 1 сентябрьгә өлгерәбез дип торабыз" ди алар.

Ата-аналарда мөселман мәктәбенә ихтыяҗ зур, ди Әхмәтҗанов. Җәйге мөселман аланына йөреп алган балаларның ата-аналары арасында балаларының тәрбиясе уңай якка үзгәрүен күрүчеләр, мөселман мәктәбен ачыгыз диючеләр булган. Бүгенгә җиде бала теркәлгән – дүрт кыз һәм өч малай. Тагын ике баланың ата-анасы матди яктан күтәрә алырбызмы дип әлегә икеләнеп тора.

Икенче катка баскыч
Икенче катка баскыч

Мәктәп мөхтәсибәткә бирелгән җирлектә урнашкан, анда интернат рәвешендә яшәтү мөмкинлеге бар. Мәктәптән 20 метр ераклыкта кызлар мәдрәсәсе урнашкан, анда яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган. Ләкин мәктәпне интернат итү максаты куелмаган, бу җаваплылык белән дә бәйле, дип Фәһим хәзрәт. Укучылар гомум белем дәресләрен алып, өстәмә дәрес вакытына кадәр шул мәдрәсәдә ял итә алачак, аларны ашату да шул мәдрәсә ашханәсендә булачак.

Математика урысча укытылачак, калган дәресләрдә татар теленә өстенлек биреләчәк

Математика дәресе урысча укытылачак, калганнарында татар теленә өстенлек биреләчәк, мәсәлән, "Табигать белеме" татарча укытылачак. Балаларны махсус белемле белгечләр укытачак. Укытучыларны туплау эшендә мәгариф идарәсе булышты, ди Әхмәтҗанов. Аның сүзләренчә, укытучылар арасында килеп кызыксынып китүчеләр булган. Ә менә кайсы уку програмы буенча белем биреләчәге әлегә хәл ителмәгән, бу сорауга төгәл җавап бирә алмадылар. Бу эш белән махсус шөгыльләнүче өч кеше бар, алар бүгенге көндә бу мәсьәлә белән мәшгуль. "Авырлык белән түгел, татар телен мәхәббәт белән, җиңеллек белән сеңдерә торган програмны сайлагыз дип әйттем”, ди Фәһим хәзрәт.

Мәктәп бинасы ике катлы, мәйданы 500 кв. метрдан артык. Эчке яктан заманча эшләргә тырышулары сизелә. Әхмәтҗанов әйткәнчә, мондагы матурлыкны күреп баланың мәктәпкә йөрергә теләге тусын дип зәвыклы итеп эшләнелгән. Һәр сыйныф бүлмәсендә интерактив такта урнаштырылачак, коридорда татар милли бизәлешле махсус тегелгән пәрдәләр эленәчәк, сыйныф ишекләре ак төстә, аларга да милли бизәлешле рәсем төшерелгән.

Ишек бизәкләре
Ишек бизәкләре

Кызлар-малайлар аерым укыса да, тәнәфес вакытларында бер-берсе белән аралашу тыелмаячак, коридорларда утырып сөйләшер өчен йомшак пуфлар куелачак. Мәктәп коридорларында күзәтү камералары инде урнаштырылган. Шуннан тыш диварда телевизор эленеп куелачак, балалар кызыклы мәгълүмати тапшырулар карый алачак.

Мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен беренче катта махсус бүлмә оештырылачак диде мәктәп җитәкчелеге. Әлегә икенче катка алып барган баскычта инвалид арбасы менәрлек җайланма күренмәде, ләкин җитәкчелек бу мәсьәләне дә күз алдында тота. Мәктәптә шулай ук ата-аналар өчен махсус бүлмә дә каралган. Анда ата-аналар балаларын көтеп тора, яисә киңәшләшеп утыра алачак. Анда да телевизор куелачак, ата-аналар балаларының дәрестә төшереп алынган уңышлы мизгелләрен, кызыклы өлешләрен карый алачак, дип сөйләде Азатлыкка Фәһим хәзрәт.

XS
SM
MD
LG