Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мозаффария" мәктәбен төзекләндерүгә 400 мең сумнан артык акча җыелган


"Мозаффария" мәктәбе бинасы

Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең "Мозаффария" кызлар мәктәбен төзекләндерү өчен мөселманнар тырышлыгы белән 400 мең сумнан артык акча җыелган. Мәктәп бинасын төзекләндерүнең гомум бәясе - 4 млн 320 мең сум. Акча җыю дәвам итә.

“Мозаффария” мәктәбе өчен акчалар Halalstarter проектлар порталы аша һәм "Зәкәт" фонды аша җыелган диелә Татарстан мөфтияте хәбәрендә.

Акча Сара Садыйкова урамы, 6/22 йорт адресында урнашкан тарихи бинага төзекләндерү эшләрен башкару өчен җыела.

Акча җыю май ахырында башланган иде.

Мөфтият хәбәрендә язылганча, "мәктәп алдында татар халкына исламның асыл кыйммәтләрен һәм милли гореф-гадәтләрне саклап калырдай булачак әниләрне - кызларны тәрбияләү максаты куела".

Бүгенге көндә мәдрәсә "татар телендә белем бирүче "Мозаффария" урта гомум белем бирү мәктәбе" исеме белән хосусый мәгариф оешмасы буларак теркәлгән. Бинаны капиталь төзекләндерү планы да тәкъдим ителгән. Моннан тыш, аның мәгариф эшчәнлеге концепциясе дә төзелгән, тарихи бинага төзекләндерү ясарга килешенгән.

Бу бинада моңарчы Казанның мөмкинлекләре чикләнгән балалар укый торган 76нчы санлы мәктәбе урнашкан иде. Укучыларга һәм укытучыларга Артельная урамындагы 10нчы йорттан яңа бина бирелгән.

Әлеге милек 17 майда Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карары белән диния нәзарәтенә бушлай тапшырылган иде.

Мәдрәсә бинасын 1888 елда сәүдәгәр Ногман Габделкәримов төзеткән.

XS
SM
MD
LG