Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтияте шәһәр үзәгендә тәкъдим ителгән урыннар заманча мәктәп төзү өчен туры килми дип тапкан


Мөселман балалары уеннар өйрәнә. Архив фотосы.

Татарстан мөфтие элегрәк мөселманнар мәктәбе шәһәр үзәгендә булырга тиеш дигән иде.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте мәктәпне элек әйтелгәнчә шәһәр үзәгендә түгел, ә Совет районындагы Нокса Авышлыгында төзүгә үз аңлатмасын бирде. "БИЗНЕС Online"га матбугат үзәгендә белдерүләренчә, аларга шәһәр үзәгендә урыннар тәкъдим ителгән, әмма мөфтият әлеге урыннар туры килми дип санаган. Заман таләпләренә туры килгән мәктәп төзү өчен нәкъ Совет районындагы урын иң яхшысы дип табылган.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә мәктәп төзү өчен 2,2 гектар мәйдан җир бүлеп бирү турында Азатлык язган иде. Мөселман мәктәбе үз ишекләрен шәһәр үзәгеннән 10 чакрым ераклыкта Нокса Авышлыгы урамында ачачак. Гәрчә, моннан 9 ай өлек Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин белем йорты башкаланың кыл уртасында булырга тиеш дип җиткергән иде.

Камил хәзрәт: "Безгә берничә урында җир тәкъдим иттеләр, моннан тыш төрле иске биналарга да күз салырга кушканнар иде. Безнең тарафдан төп шарт - бинаның шәһәр үзәгендә булуы. Православ һәм яһүдиләрнең уку йортлары да бит Казан үзәгендә урнашкан, без алардан ким түгел. Әлеге фикер белән өстәгеләр килеште", диде.

Биш ел элек ачылган һәм 1552 елны Казанны басып алганнан соң беренче архиепископ Гурий исемен йөртүче православ гимназиясе өчен җирне үзәктәге Туфан Миңнуллин урамында биргәннәр иде. "Мишпахтейну" яһүд мәктәбе дә Иске Татар бистәсе, ягъни Мәрҗани мәчетенә якын урында урнашкан.

Совет районында ачылачак мәктәп 500 укучыга исәпләнгән. Проектта билгеләнгәнчә укыту татар телендә алып барылачак. Малайлар һәм кызлар ареым укыячак.

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG