Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мозаффария" кызлар мәктәбе урынына Казанда гади уку йорты ачылырга мөмкин


Быел 1 сентябрьдә ачылырга тиеш булган "Мозаффария" кызлар мәктәбе урынына Казанда урта белемле уку йорты ачылырга мөмкин.

"Казанның "Зәңгәр" мәчете янында урнашкан "Мозаффария" кызлар башлангыч мәктәбе булдыруны без туктатырга мәҗбүр", дип белдерде Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин мөселман эшмәкәрләре белән очрашуда. Сәмигуллин узган Рамазан аенда журналистлар белән очрашу барышында "Мозаффария" яңа уку елында ачылырга тиеш, без анда кызларны гына алабыз, алар 4 сыйныф тәмамлаячак дигән иде. Соңрак уку йортын сафка бастыру ноябрь аена күчте дигән хәбәр таралды. Русиянең мөселман эшмәкәрләре берләшмәсе клубының айга бер үтә торган җыелышында, узган җомга мөфти без башлангыч кына түгел урта мәктәп булдырырга җыенабыз диде."

Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

"Безнең җир алу һәм анда мәктәп төзү мөмкинлегебез туды. Шуңа да "Мозаффария"да төзекләндерү эшләрен туктаттык. Ул бина бит әлләни зур түгел иде, аның мәйданы 800 дүрткел метр. Өстәвенә мәктәп башлангыч һәм кызлар өчен генә булырга тиеш иде. Без мөселман мәктәбе төзүдән һичшиксез баш тартмыйбыз, быел Әлмәттә “Нур” исемле уку йорты ачылды, Балтач районының Борбаш авылында малайлар өчен пансионат ачтык, Казанда күп еллар дәвамында “Госмания” мәктәбе эшли”, диде Сәмигуллин.

Мәктәпнең мөселман дип аталуы шартлы рәвештә, әлбәтта. Чөнки Русия кануннары мондый мөмкинлек бирми. Уку-укыту програмы федераль үзәкнең мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган булырга тиеш. Аермасы - ислам нигезләрен балалар дөньяви дәресләрдән соң гына өйрәнә ала, мәктәптә намаз уку бүлмәсе булырга тиеш һәм шәригатьчә тәрбияләү. Төп аерма - хөкем сөргән мохит. Мордовиядән, башка төбәкләрдән аермалы буларак, биредә кызлар һәм мөгаллимәләр уку йортына яулык ябынып рәхәтләнеп йөри алачак.

Камил хәзрәт “безгә берничә урында җир тәкъдим иттеләр, моннан тыш төрле иске биналарга да күз салырга кушканнар иде. Безнең тарафдан төп шарт - бинаның шәһәр үзәгендә булуы. Православ һәм яһүдиләрнең уку йортлары да бит Казан үзәгендә урнашкан, без алардан ким түгел. Әлеге фикер белән өстәгеләр килеште”, диде.

Яңа мәктәпнең кайчан ачылачагын Татарстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе төгәл әйтә алмады, имеш үзәктә булган биналарны алганда, бихисап кәгазьләр тутыру, көтү зарур. "Мозаффария" бинасы да тик тормас дип ышандырды мөфти һәм Казанның "Мөхәммәдия" югары мөселман мәдрәсәсе мөдире. Камил хәзрәт тарихи бинада "Мөхәммәдия"нең кызлар бүлеген булдыруны күзаллый.

"Безнең өлкән сыйныфларда кызлар һәм егетләр бергә укыйлар, бу бик үк дөрес түгел, "Мозаффария" бинасы исә мәктәп өчен кечерәк булса, мәдрәсәгә менә дигән", дип чыгыш ясады Татарстан мөселманнары җитәкчесе.

XS
SM
MD
LG