Accessibility links

Казанда татар телен санга сукмаган иң зур сәүдә үзәге эшли башлады


KazanMall сәүдә һәм ял үзәгендә Татарстанның ике дәүләт теленең берсе булган татар теленә бөтенләй диярлек урын бирелмәгән.

5 декабрьдә Казанның Павлюхин урамында төзелгән KazanMall сәүдә һәм ял үзәге рәсми төстә эшли башлады.

KazanMall – UD Group ширкәте проекты. Ноябрьдә техник ачылыштан соң үзәктәге элмә такталарда, язуларда татарчага урын бирелмәве җәмәгатьчелектә зур шау-шу китереп чыгарды. Азатлык сәүдә үзәге җитәкчелегенә биргән сорауга җавап итеп бинада режим элмә такталарының татарча булуы һәм аудио игъланнарның татарча да яңгыравы әйтелде.

UD Group җитәкчелегенә Азатлыкның аларга үзәктә навигацинең ике дәүләт телендә булуы никадәр мөһим дигән соравына "UD Group барлык кунак мәнфәгатьләре балансын саклауны мөһим дип саный" дигән җавап килде.

Азатлык соравыннан һәм татар активистларының хатлар язуыннан соң рәсми ачылышка үзәк хуҗалары бинадагы бары өч төрле элмә тактага гына татарчаны да өстәп куйган. Аларның беренче икесе үзәккә кергән өлештәге сәламләү һәм хушлашу сүзләре булса, өченчесе үзәк коридорларындагы бәдрәфкә юл күрсәткән кайбер элмә такталар.

"Татарстан республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан республикасындагы башка телләр турында" канун нигезендә, белдерү язулары, афишалар, башка мәгълүмат язулары республиканың дәүләт телләрендә булырга тиеш.

Азатлык чыганакларына караганда, Казан шәһәр башкарма комитеты Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе сәүдә үзәгендәге мәгълүмат язуларында дәүләт татар телен куллану турында уңай хисап биргән.

4 декабрьдә Казан мэры Илсур Метшин KazanMall үзәген ачу тантанасында катнашты. Метшин үзәкнең хуҗаларына, пандемия сәбәпле вазгыять авыр булуга карамастан, "кыю адымга" барганнар дип мактау сүзләре әйтте һәм уңышлар теләде. "Миллионнарча кеше монда килеп шатлык кичерәчәк", диде Казан мэры.

Үзәктәге чишенү урыны, катлардагы кайда нәрсә урнашканлыгы, күңел ачу мәйданчыклары турында мәгълүмат, төрле игъланнар, коронавирустан саклану өчен дистанция сакларга өндәүләр, кәгазь һәм пыяла җыю савытларындагы язулар, үзәк харитасы, машина кую урыннарындагы язуларның барысы да урысча гына.

KazanMall сәүдә һәм күңел ачу үзәгендә 150дән артык кибет һәм 30лап тиз ашау урыны һәм кафелар. Бина өч каттан тора. Аскы катта машина кую урыны урнашкан.

Бу – Татарстандагы иң зур сәүдә үзәге. Мәйданы – 54 мең дүрткел метр.

Үзәкне төзү 6 миллиард сумга төшкән дип бәяләнә. Июльдә билгеле булганча, UD Group керә торган "Джи-групп" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять ачык акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелгән. Мөдирләр шурасын Илфат Гыйлфанов җитәкли, аның урынбасары – бертуганы Алберт Гыйлфанов.

XS
SM
MD
LG